Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айна Еремина: «Чит телне мультфильм аша өйрәндем»

Айна Ереминаны Чаллыда белмәгән кеше сирәктер. Ул шәһәребез мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән талантлы һәм тырыш җитәкче булды. Йорт җиһазлары кибете бинасында «Шатлык» яшьләр үзәге ачып, кыска вакыт эчендә аны төрле юнәлешләрдә эшләүче коллективлары булган милли-мәдәни үзәк итте.

Биредә бик күп талантлар канат ярды. Аның шәкертләре арасында артистлар Флүзә Касаева, Рамил Закиров, музыкант Артур Гыйниятуллин, «Энергетик» мәдәният сарае директоры Венера Садирова һәм башкалар бар. Айна Еремина Чаллыда хөрмәтле кешеләрнең берсе иде. Ләкин лаеклы ялга чыккач ул чит илгә китеп барды. Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтаена кайткач, ул Чаллыда торып китте. Форсаттан файдаланып, аның белән очрашып, сөйләшеп алдык. 

– Айна Гиндулловна, Сезне «Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре» дигән мактаулы исем алуыгыз белән котлыйбыз. 

– Хезмәтемне бәяләгән өчен Татарстан Президентына, хөкүмәт җитәкчеләренә рәхмәт. Мактау грамоталары күп булса да, мондый исем юк иде, чөнки мин гомерем буена башкалар алсын дидем. 

– Чаллыдан ни өчен киттегез?

– Эшли-эшли арыган идем, чөнки бөтен бәйрәмнәрне миңа өя башлаганнар иде. Бер Сабан туенда кичке концертта директор итеп куйдылар, бөтен артистларны чыгарып бетереп булмый. Миңа үпкәлиләр... Шунда аңымны югалттым, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында уянып киттем. Шуннан соң: «Лаеклы ялга чыгуга эштән китәм», – дип сүз бирдем. Шәһәр мэрына эштән җибәрүен сорап җиде гариза яздым. Илдар Халиков: «Без бәйрәмнәрне кемнәр белән оештырырбыз, иҗатка гашыйк яшьләрне нишләтербез», – дип аларны ертып ташлады. Лаеклы ялга чыккач киттем. 

– Швециягә ничек барып чыктыгыз соң?

– Олы кызым шунда яши иде. Ул минем исемнән бер ир-атка «Танышасым килә», – дип хатлар язган. Швециягә оныгымны алырга килгәндә Лариса шул бер ир белән таныштырды. Ул вакытта минем кияүгә чыгу теләге уемда да юк иде. Әмма Чаллыдагы фатирымның балконына чыгып басып, Аллаһы Тәгаләдән: «Миңа картайган көнемдә терәк, иптәш булырлык кеше бир», – дип сорый идем. Тәкъдирдер инде, Лариса тапкан ир мине күрде дә, чытырдап ябышты. Швециядән кайтып киткәч, йөзек тотып, Чаллыга килеп җиткән. Бик изге җанлы, йомшак, киң күңелле кеше булып чыкты. Кияүгә чыкканыма бер дә үкенмим, аның белән яши башлагач бәхетле хатын-кызның нинди икәнлеген белдем. 
Ул татар халык моңнарын, бәйрәмнәрне ярата. Бәйрәмнәргә бергә йөрибез. Шөкер, бик ярдәмчел, аңлый торган кеше. Вероникам бәби тапкач, берсүзсез бала карашырга Америкага җибәрде. Швеция гражданины булсам да, күп вакытым Америкада, балалар янында үтә. 

– 1990 елларда популяр булган Вероника ни белән шөгыльләнә?

– Кияүгә чыгып, 10 елдан соң әни булды. Кызыбыз Викториягә 2 яшь, улыбыз Джорджга 2 ай тулды. Вероника – бүгенге көндә яраткан хатын, бәхетле әни. Ул Чаллыдан киткәч, Нью-Йоркта Ферли Дикенсен дигән данлыклы университетны тәмамлады. Аннары шул шәһәрдә музыкаль телевидениедә эшләде, бер ел Мәскәүдә Раше Тудей каналында эшләгәч, яңадан Америкага чакырып алдылар үзен. Кызымның язмышы көтмәгәнчә, гаҗәп булды. Чаллыда ниләр аша ына үтмәде балам, гайбәтләр, аяк чалулар, көнләшүләр... Тырышлыгы һәм максатчанлыгы аркасында барысын да җиңеп чыкты. Үз иленнән китәргә мәҗбүр булды, тик моңа үкенми, Аллаһка шөкер, бүген тормышы бик матур. Океан янында үз йортлары белән яшиләр. Киявем белән үз эшләрен булдырдылар. Кызым астрология белән дә шөгыльләнә. Эшмәкәрләр, җитәкчеләр аңардан гел киңәш сорыйлар.

– Вероника белән татарча сөйләшәсезме? 

– Кызым белән татарча да, урысча да сөйләшәбез. Ә киявем һәм аның туганнары белән инглиз телендә аралашабыз. 

– Ә ирегез белән кайсы телдә аралашасыз? 

– Eран белән шведча сөйләшәбез. Мин баргач бер ел укырга йөрдем, сигез айда швед телен өйрәндем. Шведча шигырьләр язып гаҗәпләндердем үзләрен.

– Инглиз телен өйрәнү авыр булдымы?

– Чит телләрне мультфильмнар аша өйрәнү җиңелрәк икән дигән нәтиҗәгә килдем. Татар ата-аналары балаларына «Шаян ТВ»ны күрсәтсәләр, малайлар һәм кызлар туган телне бик тиз өйрәнерләр иде. 

– Чит илләргә ирегез белән йөрисезме? 

– Ауропа татарлары альянсының төрле илләрдәге утырышларына, форумнарга үзем генә йөрим. Ә инде зур чараларга, Ауропа Сабан туйларына ирем дә баргалый. 

Мине Ауропа илләрендә Сабантуйлар уздырырга чакыралар. Сценариен язып, күп вакытта бәйрәмнәрнең режиссеры да, алып баручысы да үзем булам. Латвиядә, Литвада, Германиядә, Эстониядә... Бара алмаганнарына скайп аша ярдәм итәм. Будапештта «Ауропа татар кызы» бәйгесе уздырдым. Сигез илдән татар кызларын табып, аларны тулысынча әзерләп, бик матур милли бәйрәм ясадык. Быел Америкада Сабан туе уздырдык. Милли киемнәр киеп, милләттәшләремне милли ризыгыбыз – кош теле белән сыйладым. Америкада да дуслар таптым. ТНВда эшләп киткән Лилия Сираҗиева белән даими очрашып торабыз.

– Америкада Россия гражданнарына мөнәсәбәт нинди?

– Монда бер кешене дә кыерсытмыйлар, кырын да карамыйлар. Мин Америкага очканда самолетта кан басымы нык күтәрелгән иде. Самолеттан чыккач таможняны үткәнче «Түз, йөрәгем» дип тырыштым, кадый башлагач, авыртуга түзә алмадым, чүгәләп утырдым – тиз генә йөгереп килеп күтәреп алдылар, креслога утыртып бер бүлмәгә алып керделәр. «Нинди телдә ярдәм чакырыйк?» – дип сорадылар. «Шведча, русча яхшы сөйләшәм», – дигәч, швед кешесен табып килделәр, ул арада амбуланс (ашыгыч ярдәм) чакыртканнар, алар аппаратлары белән килеп, йөрәккә нидер тоташтырдылар... Аллаһка шөкер, исән калдым. Монда ярдәмчел халык яши. 

– Соңгы тапкыр Чаллыга кайчан кайткан идегез? Шәһәр үзгәргәнме?

– Дүрт ел кайта алмаган идем. Быел конгресс корылтаена кайткач, бер ай чамасы тордым. Чаллы бик нык үзгәргән. Европа шәһәреннән бер дә ким түгел. Бөтен җирдә матур чәчәкләр, ишегаллары төзекләндерелгән, юллар тип-тигез. Шаккатмалы. «Шатлык» яшьләр үзәген матур итеп ремонтлаганнар. Кибетләрдә халык бер-берсе белән дустанә мөгамәләдә. Мэр Наил Мәһдиев Чаллы халкы өчен бик күп эшли. Шулай дәвам итсен. Таксиларның пычраклагы гына кәефне корды. Пассажирлар белән теләмичә генә сөйләшәләр. Минем өчен бу кыргый күренеш булды. 

– Нинди планнар белән яшисез?

– Татар телендәге шигырьләремне туплап китап чыгарырга телим. Иҗат җимешләремне төрле фестивальләрдә кулланалар. Чит җирләрдә бәйрәмнәр оештырып, милләттәшләребезне сөендерә алуым миңа канәгатьлек бирә. 

– Киләчәктә Чаллыга кайтып яшәү теләге юкмы? 

– Лаеклы ялга чыккач, ирем Чаллыга кайтып яшәргә хыяллана. Күпләр фатирыгызны сатмыйсызмы дип сорый. Юк, сатмыйм. Вероника, балалары үскәч, кайтып үзенең туган шәһәрен күрсәтер. Өемә кайтып керү үземә дә бик рәхәт, күршеләрем, дусларым кайтуымны көтеп торалар. Узган тормышымдагы кыенлыклар миңа тәэсир итми, алар минем үткәнем. Алар нәтиҗәсендә ирешелгән уңышларымны гадел бәяләргә өйрәндем. Иң мөһиме: хыялларым көтмәгәндә тормышка аша. Мин яратам, тормышның һәр мизгеленнән, кечкенә генә җиңүләрдән дә тәм табып, кызларым, оныкларымның уңышларына, милләтебезнең дуслыгына сөенеп яшим. Татарстаныбыз җир шарына сибелгән татарларга ярдәм итә, булыша. Безне онытмыйлар, без рухи һәм матди ярдәм тоеп яшибез. Чит илләрдә бу бик мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев