Альберт Вәлиуллин: «Салават абыйга үпкәм юк»
Җырчы белән иҗаты һәм шәхси тормышы тормышы турында әңгәмә кордым.
Альберт Вәлиуллин – эстрадага көтмәгәндә килеп кереп, моңлы, лирик җырлары белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган өметле җырчы. Аның «Күзләреңдә сөю күрдем», «Гомер агымсу», «Араларга ятлар кермәс», «Яралама йөрәкне» җырларын тамашачылар яратып кабул итә. Быел ул зур шәһәрләрдә үзенең беренче концерт программасын тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, Чаллыдагысы да бик уңышлы узды. Чыгышыннан соң үзе белән әңгәмә корып алдык.
– Альберт үзең белән якыннанрак таныштыр әле.
– Мин Чаллыда туып-үстем. Әти-әнием тумышы белән Әлки районыннан. Алар автогигант төзелгән елларда Чаллыга күченеп килгәннәр. Без гаиләдә ике бала үстек. Апам Лилия миннән 2 яшькә зуррак. Аның үз гаиләсе, балалары бар. Шәһәрдә яшәсәм дә каникулларга дәү әни һәм дәү әти янына авылга кайта идем. Мин дә печән өю, бәрәңге кәтмәнләү, чөгендер утау, көтү көтү кебек тормыш мәктәпләрен уздым. Авылда бер эштән дә курыкмаска өйрәндем. Бик шук идем. Балалар бакчасында иптәшләрем белән чәкәләшкәнгә әнигә еш кына: «Малаегыз тәрбиясез», – дип әйтәләр иде. Малайлар шулайрак була бит инде ул. Аннары 49нчы мәктәптә укыдым. Яшьлек елларым илнең тотрыксыз вакытларына, үзгәртеп кору чорына туры килде. Егетләр белән эләгешеп алган, үз-үземне яклаган вакытлар да шактый булды. Иң мөһиме – тәртип бозмадым, җинаять кылмадым. Аллаһка шөкер, әти-әни тәрбиясе, аларга булган хөрмәтем мине ялгыш юлга кереп китүдән саклап калды.
– Җырга мәхәббәт каян килде?
– Безнең өйдә җыр-моң тынып тормады. Кичләрен әти еш кына гармунда уйнап җырлады. Әни дә аңа кушыла иде. Җырга мәхәббәтне алар тәрбияләде.
– Белүемчә, әтиегез бик иртә вафат булган.
– Әйе, мин 2нче сыйныфта укыган чакта, сентябрь аенда 33 яшендә йөрәк чиреннән вафат булды ул.
– Син баянда да уйныйсың. Музыка мәктәбендә укыдыңмы?
– Андый теләк бар иде. Ләкин без яшәгән бистәгә якын җирдә музыка мәктәбе булмаганлыктан укый алмадым. Баянда үзлегемнән уйнарга өйрәндем.
– Җырчы булу хыялын тормышка ашыру өчен Казанга киттеңме?
– Бу җыр, музыка белән бәйле түгел. Әнинең бөтен туганнары да диярлек Казанда яши. Аларга якын булу өчен күченеп китәргә булдык. Аннары аннан Әлки районына кайтып йөрергә дә якын бит. Чаллыны яратсам да, Казанның классик архитектуралы биналары мине үзенә тартты.
– Профессиональ җырчы булуыңда кем роль уйнады? Остазың Салават Фәтхетдиновның нинди киңәшләрен истә тотасың?
– Мин бүгенге көндә зур сәхнәдә чыгыш ясавым өчен беренче чиратта әнинең бертуган сеңелесе, кечкенә апам Гөлзәмиягә рәхмәтле. Ул: «Улым тавышың, талантың бар. Җыр фестивальләрендә, конкурсларда катнашырга кирәк», – дип мине эстрада, мәдәният юлына кертте. Аннары мәдәният, сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов төркемендә укыдым. Ул: «Җырчы буласың килсә, иң беренче үзеңнең җырың, үзеңнең юлың булырга тиеш, кешене кабатламаска кирәк», – дип бик еш кабатлый иде. Хәзер очрашкач та шулай ди.
– Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың?
– Көенә дә, эчтәлегенә дә игътибар итәм. Аннары төркемдәге кешеләр белән дә киңәшләшәм. Аранжировканың да сыйфатлы булуы мөһим. Җырга күп көч сарыф итсәң, ул сыйфатлы килеп чыга, аны тамашачылар да ярата.
– Күпчелек җырларыңның авторы – Айгөл Вәлиуллина. Аның шигырьләре сине кайсы ягы белән җәлеп итте?
– Бер җыр язып җибәргәннәр иде. Аның авторы Айгөл булып чыкты. Шуннан соң танышып киттек. Иҗади дуслык башланды. Аның шигырьләре минем күңел халәтемә туры килә. Әмма барысы да йөрәгемә ята дип әйтә алмыйм. Репертуарымда башка авторларның җырлары да бар.
– Хәләл җефетең белән кайда, ничек таныштыгыз? Ул җырлавыңны яратамы?
– Казан урамында машинада үтеп барганда, бер чибәр кызны күреп алдым. Машинадан төштем дә: «Сезнең белән танышырга мөмкинме?» – дип, телефон номерын сорадым, бирмәде. Үземнекен язып бирдем дә: «Шалтыратуыгызны көтәм», – дидем. Шуннан танышып, аралашып киттек. Рузаннага очрашып йөргәндә үк: «Син минем хатыным булачаксың», – дидем. Ул бу сүзләрне уен-көлке итеп кабул итте. Әмма мин сүземдә тордым. Без инде 2008 елдан бирле бергә. Мин бит эстрадага укып бетергәч, күп еллардан соң гына кайттым. Зур сәхнәгә чыгар алдыннан башта хатыным белән киңәшләштем. Ул миңа этәргеч бирде. Җырларымны да, җырлавымны да бик ярата үзе. Ул – минем илһам чыганагым.
– Рузанна кем булып эшли? Улыгызга иптәшкә эне яки сеңел алып кайтырга җыенмыйсызмы?
– Хатыным финанс-икътисад өлкәсе белгече. Эшмәкәрлектә дә, иҗатта да гел бергә киңәшләшеп эшлибез. Аллаһ боерса, улыбызга туган алып кайтырга уйлыйбыз.
– Ә ул җырларыгызны тыңлыймы?
– Аңа 12 яшь. Тыңлый. Кызганыч, күпчелек балалар кебек татар телен камил белми. Кечкенәдән үзебез өйрәтмәдек. Хәзер гаилә белән хаталар өстендә эшлибез: улым татар телен камил белмәсә дә, мәктәптә татар төркемендә укый. Кыенрак инде. Әмма бергәләп тырышканда туган телебезне тиешенчә өйрәнербез.
– Зур сәхнәдә тәүге адымнарыңны гына ясасаң да, беренче концертларың бер сулышта узды. Моның сере нидә икән?
– Профессиональ команда туплаудадыр да. Бу эшне директор, администратор Алмаз Гыйльметдинов бик уңышлы башкара. Социаль челтәрләр белән эшләүче менеджер Айзилә Мортазинага да рәхмәт. Музыкантларым да үз эшенең осталары. Төркемдәгеләр белән гаилә дуслары булып яшибез. Киләчәктә дә бергә эшләргә язсын. Эшне җиренә җиткереп эшләсәң, яхшы нәтиҗәгә ирешәсең инде ул. Команданы Алмаз җыйды. Җыю бер хәл. Алар арасында дуслык та булырга тиеш бит әле. Шөкер, бу яктан да уңдым.
– Остазың Салават Фәтхетдинов Данир Сабиров, Рифат Зарипов белән тыгыз элемтәдә тора, аларны кайгырта. Ә сиңа булышмый кебек, үпкәң юкмы? Башкаладагы концертыңа килдеме?
– Казанда апрельдә узган концертыма килә алмады, чөнки Башкортстанда үзенең гастрольләре иде. Без аның кызы Лиана белән аралашып, хәлләр белешеп торабыз. Салават абыйга үпкәм юк. Белем биргәне өчен дә рәхмәт. Теоретик һәм практик белем алгач, калганы үзебездән тора инде. Кешене йөзәргә өйрәтү өчен суга ыргыталар да, үзең ничек тә чыгасың бит. Бу очракта да якынча шулай. Мин киресенчә, миңа ярдәм итмәгәне өчен аңа рәхмәтле. Иҗатым күңеленә хуш килмәсә, без бөтенләй аралашмас идек. Ә без сөйләшәбез, фикерләшәбез, димәк, ул миңа зур сәхнәгә хәер фатихасын биргән.
– Чаллыда сине яраттылар. Һәр чыгышыңны чәчәкләргә күмделәр. Үзең шәһәребездәге тәүге концертыңны ничек бәялисең?
– Дөресен генә әйткәндә, шәһәрдәшләребез каршында чыгыш ясарга бик дулкынландым. Үз алдыма, туган шәһәремдә икеләтә нәтиҗәле эшләргә кирәк дигән бурыч куйдым. Күңелемне биреп, тере тавышка җырладым. Аллаһка шөкер, өметләрем акланды. Җылы кабул иттеләр. Хатын-кызлар ярата инде мине. Концертларыма ир-егетләр дә, яшьләр дә күп йөри. Җрыларымны төрле категориядәге тамашачылар яратып тыңлый. Чаллыда чәчәкләр бүләк иттеләр, үзем дә андый тамашчыларыма бүләкләр тапшырдым. Концерттан канәгать калдым. Аллаһ боерса 2025 елда яңа программа белән киләбез.
– Концерттан буш вакытларыңны ничек үткәрәсең?
– Минем төп эшем эшмәкәрлек. Ә концертларымда мин ял итәм.
– Өстәвенә, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә вакыт табасың. Казанда «Кеше приюты» дип исемләнгән мохтаҗларга ярдәм итү проектын да катнашасың.
– Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәң дә, кеше булып калырга кирәк. Үзеңдә кешелеклелек булмаса аны башкалардан таләп итеп булмый. Мин җай чыккан саен мохтаҗларга булышырга тырышам. Яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтарам. Начарлык эшләүчеләргә карата нәтиҗә ясыйм һәм алар белән аралашырга тырышмыйм.
– Синең тормыш девизың нинди?
– Вакытны кадерләп, аның һәр секундын планлаштырган эшләргә багышларга кирәк. Мин бер урында таптанырга яратмыйм. Миңа хәрәкәт кирәк. Әби-бабайлардан калган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» мәкале бик дөрес ул. Хәрәкәте булса, бәрәкәте дә килә.
– Яраткан җырчың бармы? Төп эшең сәнгать белән бәйле булмагач, сәхнәдә озак булырсыңмы икән?
– Мин бөтен җырчыны да тыңлыйм. Ә сәхнәдә күпме булуны тамашачы хәл итә. Башлаган юлыңнан тайпылмасаң, репертуарыңа зәвыклы җырлар алсаң, иҗатың уңышлы, иҗади гомерең озын була.
– Тамашачыларга теләкләрегез.
– Исән-сау булып, тыныч дөньяларда яшәргә язсын. Мин сезне яңа җырлар белән сөендереп, сезнең белән бер дулкында яшәрмен.
Фотолар Альберт Вәлиуллиннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев