Шəhри Чаллы

Алданганына рәхмәтле ул

“Элек авылда балалар сеансында фильм карау 5 тиен тора иде. Ләкин ул акча да гаилә бюджетында гел булмады. Мин киномеханик янында кайнашырга яратканга, киноны гел бушлай карадым. Башта, сабыр гына механик абыйның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп, үземә сеңдереп бардым. Шунлыктан кино күрсәтү техникасы серенә тиз төшендем. Механик абый да аппаратын миңа ышанып тапшыра иде. Инде 6 класста укыганда ук авылдашларыма үзем дә кино күрсәтә башладым.

Беркөнне эштәге Камил исемле хезмәттәшем белән моннан ярты гасыр элек авыллардагы кино сәнгате турында гәпләштек. Шул чорда бик популяр булган фильмнарны искә төшердек: “Пираты 20 века”, “Бриллиантовая рука”, “Офицеры” “Москва слезам не верит”, “А зори здесь тихие”; һинд фильмнарыннан: “Бобби”, “Танцор диско”, “Зита и Гита” һ.б.
Һиндостан кино прокатында абсолют беренчелекне алган, 1972 елда чыккан “Зита и Гита” фильмы безнең илдә дә иң яратып каралган фильм саналды. Сабый чакта ук бер-берсеннән аерылган ике игезәк кыз язмышы турындагы мелодрама ул.
Камил дә авылда киномеханик булып эшләгән икән. “Зита и Гита” фильмы белән булган вакыйга бигрәк тә аның хәтеренә уелып калган.
“Авылыбызда кинозалыбыз зур – 300 кешелек иде. 5тәге – балалар, 8дәге – өлкәннәр сеансында зал шыгрым тулы булды. Фильм 165 минут бара. Кичке сеанс 11дә тәмамланды.
Халык таралып беткәч, клубны ябарга җыенганда әллә каян бер төркем чегән таборы килеп керде дә, мине кино күрсәтергә сорады. Болай да нык арыган булганга каршы килеп маташтым. Ләкин чегән халкын үзегез беләсез... Бик тә чибәр ханым, һәр бармагында ялтырап торган йөзекле кулын күрсәтеп: “Теләсә кайсын сайла – синеке!” – дип мине ымсындырды. Мотоцикл алырга хыялланып йөри идем, җае чыкканга куанып, ризалаштым. Чегән халкы, залдагы урындыкларга утырмыйча, сәхнә тирәсендәге идәнгә урнашты. Һинд киносында җыр-биюле урыннар күп була. Матур итеп киенгән чибәр чегән кызлары, фильмга кушылып, сәхнәдә күз явын алырлык биюләр башкара. Ә мин мотоциклымны күз алдына китерәм, аңа утырып авыл, басу-кырлар буенча җилдертәм...
Өченче сеанс төнге икедә тәмамланды. Нык арысам да, күз алдымдагы өр-яңа мотоцикл үземә көч биреп тора иде. Янәдән клубны ябарга җыендым. Каршымда тагын чегәннәр. Чал чәчле, яланбашлы карт әбине култыклап кереп: “Менә ул үлем түшәгендә ята иде. Аның да бу фильмны күрәсе килә. Зинһар, каршы килмәгез!” – дип үтенделәр. Теге чибәр ханым, янәдән пәйда булып, бармагыннан йөзек сайларга кушты. Йөзекне күргәч, күзалдыма инде коляскалы матай килеп басты, тагын ымсындым. Мине күндерделәр. Чегән халкы күңел ачып, икенче кабат кино карады. Ә мин һаман коляскалы матаема атланып, җирдән күтәрелеп, ак болытларга таба очтым да очтым...
Кино иртәнге биштә бетте. Чегәннәр дә таралышты. Артларыннан бөтен җирдә көнбагыш кабыгы өемен калдырганнар. Кая барасың, сукрана-сукрана себердем инде. Эт кебек арсам да, кесәмдәге ике алтын йөзек, рәхәт хисләр биреп, үземне дәртләндерә иде.
Өйгә кайтып, бераз черем итеп алдым да, күптәнге хыялымны тормышка ашыру өчен Ижау шәһәренә, зәркан әйберләр остаханәсенә киттем. Антиквар, кулымдагы ялтырап торган йөзекләрне күрүгә үк: “Болар – шалтыравык бит!” (побрякушка) – диде. Мин телсез калдым. Алданганымны белгәч, башымны аска иеп, остаханәдән тиз генә чыгып шылдым.
Белгечләр хыялың тормышка ашсын өчен аны күз алдына китерергә –визуальләштерергә кирәк диләр. Мин дә, матайны гел күз алдына китереп, хыялланган идем. Ләкин ул чактагы хыялым кысыр булып калды”, - дип төгәлләде әңгәмәдәшем.

Без барыбыз да бу дөньяга, иң беренче чиратта зур хәрефтән язылырлык Кеше булыр өчен килгәнбез. Бу уңышсызлыктан Камил төшенкелеккә бирелмәгән. Үзенә зур сабак биргән чегән халкына рәхмәтле. Кешеләргә башка күзлектән карый башлаган. Ә хыялын ул барыбер чынга ашырган: хезмәт куеп, матаен да, соңыннан машинасын да алып, шатлыклы мизгелләр кичергән һәм яшәүнең ни дәрәҗәдә бәһасез икәнен аңлаган.
Шәфкать Ганиев

Фото: moyaokruga.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: