Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллин бәби көтәләр?
Фанатлары Алиянең түгәрәкләнеп китүенә игътибар иткән.
Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина (хәзер Төхвәтуллина) иҗатын яратучылар яшь гаиләне бәби көтүләре белән котлый. Алия шәхси аккаунтында Ришат белән романтик видеосын элгән иде. Анда фанатлар җырчының түгәрәкләнеп килүенә игътибар иткән. «Ура!», «Күземә генә күренәме, әллә чыннан да бәби көтәсез?!», «Сезнең өчен шатбыз» – дип күпләгән комментарийлар калдырганнар. Җырлы гаилә бу хакта бер сүз дә язмады.
Исегезгә төшерәбез, Алия белән Ришат Төхвәтуллиннар никахларын 25 июньдә зурлап бәйрәм иттеләр.
Фотолар Алия Карачурнаның (Төхвәтуллина) шәхси аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев