Алмаз Ишморатов «Иҗатны ташлап булмый икән»
Татарстанның атказанган артисты «Йолдызлы мизгел» тапшыруында кунакта.
«Шәһри Чаллы»ның «Йолдызлы мизгел» проекты уңышлы гына эшләп килә. Бу хакта ВКонтакте төркемебздәге тапшыруны караулар саны сөйли. Һәр артист белән Резидә Ганиеваның әңгәмәсе 8әр меңгә кадәр карау җыя. Бу юлы редакциябезгә кунакка Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишморатов килде.
– Алмаз, без синең белән чордашлар, бәлки шуңа фикерләр, дөньяга карашлар да охшаштыр. Бүген рәхәтләнеп сөйләшә алу мөмкинлегенә мин бик шат. Һәркем бу дөньяга ниндидер миссия белән килә. Синеке нинди икән?
– Минем абыем бар. Әтиләребез бер, әниләр башка. Русчалап әйткәндә, сводный брат була. Флер Ишморатов. Ул 60-70нче елларда Казандагы җыр һәм бию ансамблендә вокалист булган. Бик көчле тавышлы. Аның бер генә җырының язмасы калган. Рафаэль Ильясов исән чагында аннан сорап алдым. Тыңлап карагач, ушларым китте. Тавышы – икенче Илһам Шакиров! Сезгә дә бер тыңлатып күрсәтермен әле. Мин аны Фән абыйга да тыңлаттым – «Вәт диапазон!» дип сокланды. Миндә аның 1967 елдагы фотосы бар, Казан телевидениесендә төшкән – Сара Садыйкова уртада утыра, Алмаз Имаев, башка танылган артистлар да бар анда. Абый ни сәбәпледер озак җырламады, заводка эшкә керде. Әлмәттә яши иде. 1995 елда мине Ганс Сәйфуллин татар яшьләре җыенына чакырды. Телефонын табып, Флер абыйны да чакырдым. «Энем, мин җырлый башладым да ташладым, Син дә бит сәхнәдә, нинди артистлар арасында йөрисең. Дәвам ит!» – диде. Хәзер уйлыйм, мин иҗатым белән абыемның эшен дәвам итәмдер.
– Димәк, миссияң шушы.
– Берничә ел мин җырламыйча йөрдем. Бераз проблемалар булып алды. Хәзер барысы да Аллага шөкер. Бүгенге көндә яңадан ниндидер икенче дулкын китте минем. Радиоларга чакыралар, төрле чараларда катнашам, сәхнәләрдә чыгыш ясыйм. Әйтәсе килгәнем шул – ташлап карадым, ташлап булмый икән иҗатны!
– Мин синең «Чәчәкләрем» җырын бик яхшы хәтерлим. Аның тарихына тукталыйк әле.
– 1993 елда иҗатым башланып китте. Башта «Эх, Чаллы гүзәле» дигән җыр чыкты. Аннары – «Чәчәкләрем». Авторлары – шәһәрдәшебез Илдар Хәсәнов, Шәрига Таһирова. Мин аны күп еллар «Сабан туе гүзәле»ндә башкардым. Илдар 58нче комплекста махсус мәктәптә укыта иде. Шунда барып аның белән таныштым. Ул миңа җырларны бүләк итте, ул вакытта әле сату дигән нәрсә юк иде. Аннары тагын бер хит «Шомыртлар чәчәк ата» җыры иҗат ителде. Хәзер аны яшь җырчылар да башкара. 1997 елда «Бизнес-Рекордс» студиясе бар иде, алар кассеталар чыгара иде. Аудиокассета күп тираж белән чыккач, аны Швециягә җибәрделәр. Аннан 1 мең тираж белән компакт-дискларым кайтты. «Күңел» радиосы ачылгач, мин аны шунда бүләк иттем. Тагын бер кызыклы момент – мин 30 декабрь көнне Чиләбе шәһәренә шәхси мәҗлескә, юбилейга бардым. Аның хуҗасы мине эзләп табып, нәкъ менә «Чәчәкләрем» җырын башкаручы буларак чакырды. Баксаң, шул җыр белән ул тормыш иптәшенә тәкъдим ясаган булган икән.
– Бу хатирәләр хәзер тарихка кереп калды. Нинди кызыклы алар!
– «Күңелләр юанганчы» җырының авторлары Илдар Хәсәнов, Рәшит Гәрәй. 1996 елда мин Тукай районы мәдәният бүлегенендә эшли идем. Калмия авылында мәчет ачылуга бардык. Шушы җырны башкардык. Аннары яныма бер бабай килде. «Бу җырның сүзләрен кем язганын беләсеңме?» – ди. Мин Рәшит Гәрәй дим. «Дөрес. Мин шул булам», – ди. Шунда бер генә тапкыр күрешеп калдык. Ул миңа ике китабын автографлар белән бүләк итте.
– Алмаз, тагын бер хезмәтең алдында баш иям. Син иске гармуннарны төзекләндерәсең.
– Аның этәргече Фән абый Вәлиәхмәтов булды. Аңа гармунын көйләп бирдем. Аннары кайдадыр сәндерәдә яткан башка гармунны алып килделәр, тагын, тагын... Гел беткән уен коралларына икенче тормыш бирдем. Һаман рәхмәтләр әйтәләр. Бу эш белән 2009 елдан шөгыльләнәм. Төрле гармун, баяннар булды. Әле мин Италиягә дә йөрим инструментлар артыннан. Шулай бервакыт үзебезнең татар тальянын анда алып бардым. Бу безнең милли уен коралы, дидем. Ә син беләсеңме, бу инструмент безнең илдә чыккан – «тальян» сүзе Италия сүзеннән ясалган диләр. Антонио Морзиолли дигән оста янына Костольфидарда шәһәренә бардым. Анда бөтен дөньяга танылган баяннар ясыйлар. Төрледән-төрле фабрикаларда булдым. Морзиолли каядыр чыгып китте дә бер сызым алып керде. Карасам, мин алып килгән тальянның сызымы! 1870 ел. Мин шаккаттым. Берничә кешегә шундый гармун алып кайттым. Аның яңгырашы башка, нык матур дип бәяләделәр.
– Бу һөнәреңне яшьләргә дә өйрәтеп калдырсаң иде. Чаллыда бит гармуннарны рәтләүче бик оста Зидияр абый бар иде.
– Яшь булганмын ул вакытта. Шуның янына гына барып өйрәнәсе калган. Концертлар белән йөри идем. Хәзер бармаганыма нык үкенәм. Ә бит ул чакыра иде. Зидияр абый кебек гармун тавышларын дөрес итеп ясаган кеше юк ул.
– Туган ягың, гаиләң белән дә таныштыр әле.
– Элеккеге Сарман, хәзер Тукай районы Таулык авылында туып үстем. Тормыш иптәшем Рәмиләм белән 30 ел яшибез, Аллага шөкер. Ике кыз үстердек, икесе дә кияүдә. Ике оныгым – ике кыз бар. Җомга көнне безгә кунакка киләләр. Ял көннәрендә оныклар белән рәхәтләнеп мәш киләбез.
– Якташлык җәмгыяте турында да әйтеп үт әле.
– Мин Сарман якташлар җәмгыяте рәисе. 2017 елны сайлаганнар иде. Пандемия аркасында бер-ике ел очраша алмадык. 2024 елның апрелендә, Аллаһ теләсә, җыелырбыз дип торабыз. Алдан хәбәр бирермен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев