Аңлый алмыйм
Эшкә барганда лифтта күрше кызын очраттым. Кулында ике чиләк, аларның эчендә өй җыештырганда кулланыла торган көнкүреш химиясе, төрле гель, сыеклык шешәләре.
Аның фармацевтка укып йөргәнен беләм, шуңа күрә, гаҗәпләнеп: «Кая барасың?» – дип сорадым. Сәгать ярымлык кына эш тәкъдим иткәннәр икән. Бер түрәнең фатирын җыештырып кайтам ди. Түләү дә бик әйбәт, шул сәгать ярымда кемдер ай буе эшләп алган акчаның яртысын эшләп кайта икән. Әллә нинди заманда яшибез, кайбер хуҗабикәләр өй җыештыруны да авыр хезмәткә тиңлиләр. Әллә дәрәҗә төшереп, мондый эш белән вакланмыйбыз диләрме? Сәгать ярым өчен шуның кадәр акча чыгарып сал әле син! Ә без эшкә чабабыз. Йокыдан торуга өйдә нәрсәдер маташтырабыз, әле эштә дә өйдә тегесен эшләргә кирәк, монысын болай итәсе бар дип, уйлап утырабыз. Кайткач тагын бетмәс-төкәнмәс мәшәкать. Өеңне яхшылап җыеп-юып чыгаргач, күңелгә рәхәт бит. Сәламәт булсаң, нинди авырлыгы бар соң инде аның? Көне буе телефоннан сөйләшкән, кафеда кичләрен үткәргән хатын-кызларны аңламыйм мин. Бәлки алар безне аңламыйлардыр.
Фәйрүзә СӘФӘРГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев