Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев әбиләргә өшкертергә йөрергә кирәкми, ди

Җырчы Әнвәр Нургалиев ТНВ каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында катнашып үзенең язмышы, иҗат юлы турында сөйләде.

Әңгәмә барышында иҗади кризиска кагылышлы сораулар да яңгырады. Артистлар арасында еш очрый торган бу замана чире «Җылы сүзләр ишетәсе килә»,«Кочаклама яратмыйча» кебек хитлары белән популярлык казанган җырчыны да  читләтеп үтмәгән. Күңел төшенкелеге булды, эшкә кул бармады, дип сөйләде ул. Андый чакларда башкалар кебек үк әбиләргә өшкерелергә дә, психологларга да йөргән. Ярдәмнәре тимәде, ди җырчы. Әнвәр Нургалиев андый чакларда мәчеткә барып, эшкә «чумып» кына котылып була, ди.
Җырчы тыгыз гастрольләр режимында  тагын 7-8 ел эшләргә планлаштыра. Аннары тезгенне бераз йомшартырга да мөмкин, ди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев