Шəhри Чаллы

Аның кебек кешеләр юк

Мин кайнаналары белән начар мөнәсәбәттә булган кешеләрне аңламыйм. Тормыш иптәшеңнең кадерле кешесе белән ни рәвешле дошман булып яшәргә була? Ул бит пар канатыңа гомер биргән, аны карап-тәрбияләп аякка бастырган. Ирең белән сүзгә килгән очракта мөнәсәбәтләрне җайларга, эч-серләреңне бушатырга аннан да якын кеше юк бит. «Каенанам» дип әйтергә телем дә әйләнми минем, әни ул минем өчен, үз әниемнән дә якын кеше.

Беренче иремнән аерылганда балама ике генә ай иде. Аңа өч яшь тулгач, икенче кешегә кияүгә чыктым. Балалы киленгә кем риза булсын инде? Әни дә эчтән борчылгандыр, әлбәттә, тик ялгыш кына да минем үткән тормышым һәм беренче ирем белән кызыксынмады. Беркайчан да: «Нигә аерылдың? Кем гаепле?» – дип сорау бирмәде. Шундый итәгатьле, зирәк, сабыр кеше иде. Аның кебек кешеләр бу дөньяда бүтән юктыр.
Баламны үз оныгы кебек кабул итеп, башка оныкларыннан беркайчан да аермады. «Син безне тәүге тапкыр әби-бабай иттең бит, иң олы оныгыбыз», –дип әйткәне бүгенгедәй хәтердә. Улым да аларны бик якын күрде, яратып кабул итте. Әнинең ике улы булганлыктан, ул мине кызы урынына күрде. Аерым торсак та гел бергә идек. Базарга да, җиләккә дә икәү йөрдек. Җәй көне авылга кайта идек. 
Әнием тумышы белән Әлмәт районыннан. Гаиләдә өч бала үскәннәр, өчесе арасыннан әби әниемне якын иткән. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки ул бик ипле, сабыр, бар нәрсәне дә ярты сүздән аңлый торган кеше иде. Әбине дә соңгы көненә кадәр ул карады. 
Мәҗлесләр үткәрсәк тә, ашлар уздырсак та, һәрвакыт бер-беребезгә булыша торган идек. Безнең бөтен нәрсә уртак булды: мин ике каз алсам, ул ике банка бал ала иде. Кая гына барсам да, нәрсә генә алсам да, иң беренче итеп аны кайгырттым: әнигә дә кирәк, дип икешәрне алдым. 
Әни изге күңелле кеше булды. Күпме еллар бергә торып, безнең беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады, киресенчә, ул һәрвакыт ипләп кенә төрле четрекле хәлләрдән чыгу юлын күрсәтте. Аның белән сәгатьләр буе төрле темаларга сөйләшеп, серләребезне уртаклаша идек. Ул һәрвакыт безнең һәм балаларыбызның хәлләре белән кызыксынып торды. 
Оныклары да аны үлеп яратты, якын итеп «яшь әби» дип эндәшә иделәр. «Картайтасылары килми, шуңа яшь әби дип әйтәләрдер», – дип шаярта иде әни. Алар белән заманча сүзләр кыстырып сөйләшүе, шаяртып утыруы һаман да күз алдыннан китми. Өстәл уеннары, качышлы уйнап, гел оныклар күңелен күрде. Шуңа күрә балалар да каникул саен яшь әбиләренә ашыкты, чөнки анда аларның көен көйләп, аларга бөтен назын, мәхәббәтен биреп торучы кеше бар иде. Аның сабырлыгына, тынычлыгына исең китәрлек. Ул беркайчан да кычкырып сөйләшмәде, салмак кына, әкрен генә матур тавышы белән һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп итте. 
Әни беркайчан да гайбәт сөйләмәде, төшенкелеккә бирелмәде. Ул гел алга карап, якты киләчәккә өметләр баглап яшәде. Гомере буе безне кайгыртты. «Сез яхшы торсагыз, миңа башка бернәрсә дә кирәкми, минем өчен бәхет – ул сезнең тыныч тормышыгыз», – дия торган иде. Без, балалар, аның йөзенә кызыллык китермәдек, үз көнебезне үзебез күреп, әти-әнине борчуга салмаска тырыштык.  
Малайларына дөрес тәрбия биреп, аларны эш сөючән, тәртипле булып үстерүче дә – әни. Бүгенге көндә ике улы да тормышта үз урыннарын табып, әнине бары тик яхшы яктан гына искә алалар. 
Иде дип әйтергә дә әллә ничек, әнинең безнең янда түгеллегенә һаман да ышанасы килми, телефон трубкасын алып, аның матур тавышын ишетер өчен бар нәрсәне бирер идем. Кызганыч, әнием кебек изге кешеләр теге дөньяда да кирәк шул. Бу язма аның рухына дога булып ирешсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: