Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Баянчы Шәфәгать Салихов кызы: «Әтиемне уйламаган бер көнем дә юк» - ФОТОЛАР

2018 елның 27 октябрь кичендә Чаллы юлында танылган баянчы Шәфәгать Салихов юл-транспорт һәлакәтенә очрап вафат булды. Легендар гармунчының кызлары Айгөл, Миләүшә, уллары Рәзил, Рубин әтисез, хатыны Лариса ирсез калдылар. Без Шәфәгать абыйның кече кызы Миләүшә белән сөйләшеп, әтисенең дә рухы шат булыр дип, әңгәмә кордык.

27 октябрь көненә әйләнеп кайтыйк. Шәфәгать әфәнде Казанның бер ресторанына Балык Бистәсе районының «Агрохимсервис» җәмгыяте директоры Айрат Сафинны 50 яшьлек юбилее белән котларга килә. Бәйрәмнән соң Шәфәгать Салихов кире Чаллыга ашыга, анда да аның чыгышы була. Казан-Чаллы юлының Мамадыш районын чыккан урынында авариягә очрый ул. Легендар баянчыны Азнакай районы Татшуган авылы зиратына җирлиләр.

– Әтиемнең беркайчан да миңа ачуланганы булмады. Минем бит телем дә «әни» дип түгел, «әти» дип ачылган. Йомшак кына итеп «мәтрүшкә» дип эндәшә иде. Ул янәшәдә булганда бернәрсә дә куркыныч түгел иде. Мине әтиемнең «койрыгы» дип тә йөртәләр иде. Кая барса да артыннан калмадым. Без гел бергә булдык. Җиде яшьтән аның белән концертларга йөрдем. Чаллыда узган бер генә концертны да калдырмый идек, – дип сөйли Миләүшә.

 

– Шәфәгать абыйның каберенә еш кайтасызмы?  

– Әлбәттә. 27 октябрь көнне әтинең арабыздан киткәненә дүрт ел булды. Әни белән башта мәчеткә бардык, аннары әтиебез янына кайттык. Аның янында әле дә җылы һәм рәхәт. Әтием белән озак кына сөйләшеп утырдык, үзебезчә серләштек, хәлләрне сөйләдек... Вакыт булган саен авылга кайтырга тырышабыз. Әтинең кабере янында булып кайткач, күңелем тынычланып калам. 

– Үзең турында да сөйләп кит әле. Кайда укыйсың, нәрсә белән шөгыльләнәсең? 

– Хәзерге вакытта Чаллы шәһәренең педагогия колледжында музыка факультетында белем алам. 4нче курста. Булачак һөнәрем – музыка укытучысы. Аллага шөкер, «5»леләргә генә укыйм. Исәбем – колледжны кызыл дипломга тәмамлау. Аннары югары уку йортына керермен дип уйлыйм. Тормышымны сәхнә, мәдәният өлкәсе белән бәйлисем килә. Концертлар оештыручы яисә администратор булып эшләрмен дип планнар корам. Бу эштә бераз тәҗрибәм дә бар. Мин танылган җырчы Илмира Нәгыймовага оештыру эшләрендә  ярдәм итәм. Аллаһ теләсә, декабрьдә Башкортостан якларына гастрольләр белән чыгып китәбез. Илмира Нәгыймова миңа бертуган апам кебек. Бик рәхмәтле мин аңа. 

– Әниегез, абыегыз ни белән шөгыльләнә? 

– Аллага шөкер, бар да яхшы, әнием эшләп йөри. Әти белән бергә төзи башлаган өйне әкрен генә үзе җиткерергә тырыша. Абыем минем бик тырыш егет, нык горурланам аның белән. Укуын тәмамлагач эшли башлады. Әнигә дә, миңа да гел ярдәм итә, гаиләбез өчен тырыша. Абыем – безнең терәгебез. 

– Әтиеңне сагынасыңдыр?..

– Аңлатырлык түгел! Бик сагындыра! Әтиемне уйламаган бер көнем дә юк. Әтиемнең сурәте, әйткән һәр сүзе колагымда яңгырап тора. Әни белән берәр эшкә тотынабыз да, әти ничек уйлар иде икән, нәрсә дип әйтер иде икән дибез. Кызганыч, әтием төшләремә бик сирәк керә шул. Атна саен җомга көнне мәчеткә йөрергә тырышам, әтием рухына догалар укыйм.

Татарстан һәм Башкортстанның күп  артистлары белән әтием турында сөйләшеп, искә алып торабыз. Аллага шөкер, әтиемнең якты истәлеге исән, аны онытмыйлар.

/ Фотолар Миләүшә Салиховадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X