Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Бер елда 20 килограммга ябыктым”

Бер ел эчендә 20 килограммга ябыгу – бу мөмкинме? Әлбәттә. Моны шәһәрдәшебез Алмаз Мәһәдиев үз мисалында исбатлады. “Алдан ук искәртеп үтәм, бернинди дә ябыктыра торган препаратлар кулланмадым”, - ди ул. Авырлыгы кимү сере нидә соң? Бу хакта ул үзе сөйләр.

Ябыгуның сере бик гади. Беренчедән, үз алдыңа максат куярга һәм ихтыяр көче тупларга кирәк. Эшемдә төшке ашны төрле вакытта ашаганга (кайчакта 15.00 яки 16.00 сәгатьтә дә тукланырга туры килде), мин гәүдә авырлыгымны ташлый башладым. Әмма нормалы эш режимына кабат кайткач, дусларым минем янәдән тазара башлавымны сизделәр. Ул вакытта минем гәүдә авырлыгым 109 кг иде. Әлбәттә, бу авырлыгым миңа күп кенә проблемалар тудырды: зур үлчәмдәге яңа киемнәр алырга кирәк булды, баскычтан менгәндә хәлем бетә башлады. Һава үзгәрешен дә беренчеләрдән булып сизә идем. Иң уңайсызы: бик каты тирли идем, эшкә барыр алдыннан аяк киеме кигәндә дә, зур кулъяулыкка битемдәге тир тамчыларын сөртә идем. Кызлар янында да бит матур булып күренергә кирәк. Егетләргә нәфис буй-сынлы кызлар ошаган кебек, кызларга да төз, матур гәүдәле егетләр ошый! (Кызлар, мин хаклымы?). Мин бу проблеманы ахыргача хәл итәргә карар кылдым.

Менә мин нәрсәдән башладым:

1.    Төшке һәм кичке ашка карабодай боткасы ашый башладым. Беренче вакытта ботканың үзен генә авыз итә идем, соңыннан янына шампиньон гөмбәсе, тавык итенең ак өлешен кушарга булдым. Ул вакытта рационның 80%ы бары тик карабодайдан гына торды, ә соңыннан ел дәвамында мин салат, яшелчәләр, башка боткалар кушып, карабодайны бераз киметтем.

2.    Терлек итен ашауны туктаттым. Бөтенләй үк димим, ел дәвамында якынча 500-700 грамм ашарга мөмкин.

3.    Бәрәңгене чикләдем. Чөнки ул гәүдә авырлыгына көчле тәэсир итә. Ел дәвамында бары тик 1 килограмм гына кулланам.

4.    Кыздырылган һәм баллы ризыкларны читкә алып куйдым. Бары тик өйдә пешерелгән кекс, печенье гына ашарга мөмкин. Кайнатма (варенье) да ашамаска киңәш итәм, чөнки анда шикәр күп. Иң яхшысы – бал куллану. Кибеттән сатып алынган камыр ризыкларын, кабартмаларны да ашаудан баш тарттым. Аларны куллану ел дәвамында 5-7 данәдән дә артмады, бу аерым очракларда гына.

5.    Аз һәм ешрак ашый башладым. Диетологлар әйтүенчә, күп һәм сирәк ашау тазаруга китерә. Мин аларның бу фикере белән тулысынча килешәм. Мин порция күләмен 50%ка кадәр киметтем һәм атна дәвамында ашказаны зурлыгының да күпкә кимүен сиздем. Мин хәзер берьюлы ике стаканнан да күбрәк су эчә алмыйм (300әр миллилитр). 

6.    Ач килеш йокларга ятарга күнектем. Моны төгәл үтәргә кирәк! Бернинди искәрмәсез! Әгәр сез соң ашасагыз, ашказаныгыз бушаганны көтеп торырга кирәк. Белгәнегезчә, сумо буенча көрәшчеләр махсус рәвештә гәүдә авырлыкларын арттыралар. Рационнарында җиңел ризыклар булуга карамастан, алар, гәүдә авырлыкларын арттыру өчен, ашаганнан соң йокларга яталар.

7.    Күбрәк су эчәргә өйрәндем, аеруча ач килеш 1 стакан.  Мин һәм якыннарым менә инде 5 елдан артык болай эшлибез: кичтән (көндез дә ярый) лимонлы су әзерлибез, 1 кешегә 1 стакан хисабыннан кайнап торган суга лимон кисәкләре салабыз (кирәгенчә). Ул икенче көнгә иртәнгә кадәр әзер булачак. Ач килеш шул суны эчәбез. 1-2 көннән соң нәтиҗәсен сизәргә мөмкин. (Ашказаны-эчәк тракты проблемасы булган очракта, табиб белән киңәшләшегез). Суның катылык дәрәҗәсе ким булганын эчәргә кирәк. Күп очракта фильтрлар ярдәм итә алмый (стационар да, фильтр-кувшин да). Суның катылыгы дәрәҗәсен махсус прибор яисә индикатор ярдәмендә тикшереп тору зарур. Без суны пластик шешәләрдә сатып алабыз, мин даими рәвештә суны тикшереп торам. 

8.    Һавада йөрүгә һәм физик күнегүләргә игътибарымны арттырдым. Калорияне яндырыр өчен һәм шулай ук күңел күтәренкелеген тәэмин итү максатыннан күбрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз! Шулай итеп, сез куйган максатыгызга ирешәчәксез!

Дусларым! Әлбәттә, һәркемнең организмы төрле, мин язганнар һәркемгә төрлечә тәэсир итә. Шуңа күрә махсус белгеч яисә диетолог белән киңәшләшегез. Мин шәхсән үзем бу мәсьәләдә компромисска бармыйм, чөнки үзеңне яхшы хис итү һәм матур фигура – бу бәһасез! Үзегезне саклагыз! Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек