Шəhри Чаллы

Бәрәңге уңышы мул булсын дисәң...

Авыл кешеләре бу ялларда дәррәү кубып бәрәңге алды. Кемнеңдер уңышы мул булган, ә кемнеңдер ярыйсы гына. Соңгы төркемгә керүчеләр өчен, мөгаен, әлеге язмабыз кызыклы булыр. Газета укучыбыз, Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылыннан Рәсимә Галиуллина, безгә бәрәңгедән мул уңыш алу серләрен чиште. Үзе ул быел 10 төрле сортлы 10 чиләк бәрәңге утыртып, 10 капчык уңыш җыеп алган.

“Бу әле вагыннан, орлыкка дигәненнән башка. Минем 18 сорт бәрәңгем бар иде. Аларны Мәскәүдән кайтарттым - бер капта 10 бүлбе була, гадәттә. Бәяләре 150 сумнан 300 сумгача. Шуларның бер бәрәңгесен дүрткә-бишкә бүлә-бүлә арттырдым. Шулай да быел сортлар санын 10га гына калдырдым”.  
Рәсимә ханымның иң яраткан сортлары – Королева Анна, Венетта, Адретта. Бу – ярмалы, ак бәрәңгеләр, аларны “тәм эталоны”(эталон вкуса) дип бәялиләр. Чиргә бирешә торганрак булса да Синеглазка, Василек дигән сортлары да тәмле икән, матур – күзләре дә тирән түгел.  Шунысы да бар, бу бәрәңгеләр гадәти сортлар белән кушылса, соңгыларның да тәме яхшыра.
Бәрәңгеләрне алганда җентекләп тикшерергә – кара нокталарсыз, чиста, шома булганнарын гына сайларга кирәк. Әгәр яшелчә тамчысыман формада булса, аны утыртырга калдырмау яхшы, чөнки мондый рәвешкә керсә, бәрәңгенең орлык үзлекләре кими.
Яхшы бәрәңге сабагыннан ук күренә, алар начар булса, бәрәңгесе вак була, андыйларны орлыкка калдыру дөрес түгел. Рәсимә ханым бакчада ук һәр сортны аерыбрак, формасына, төсенә карап җыя. Аннары һәр сортны аерым капчыкка салып, авызын ачып сарайда бер-ике атна тота. Базга төшерер алдыннан капчыктагы бәрәңге өстенә  берәр чүмеч, ярты чиләк тирәсе көл сибә. Анда да капчык авызлары ачык була. Бакчада үскәндә һәр рәттә сорт исеме язылган таяклар тора, шуларны капчыкка урнаштыра.
Колорадо корты белән көрәшүгә килгәндә, ул ике ел инде агу сипми. “Сәбәбен төгәл әйтә алмыйм, шулай да быел кортлар безгә соң - бәрәңе чәчәк атканда килде.  Чәчәк аткач, кортның бәрәңгегә зыяны ул кадәр үк көчле булмый инде. Интернетта бик яхшы ысул барын күрдем, безнең күрше авылларда аны инде кулланып караганнар, файдасын күрделәр. Бәрәңге кабыгын, яки вак бәрәңгеләрне иттарткычтан чыгарып, агу белән болгатасың да бакча почмакларына куясың. Шунысы бар, моны күмәкләп, авылың белән эшләргә кирәк. Күптән түгел күрше Чаллыбаш авылында “Җәмәгать, казларны бакчага кертмәгез, агу куйдык” дигән белдерү элгәннәрен күрдем. Димәк, инде куйганнар”. Бу ысулның файдасы шунда – кортлар көзен үлеп бетә, кышка җиргә керми. Язын инде кортлар булмый, булса, тагын бер кат башкарып чыгарга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: уңыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: