Чаллы укытучысы Гөлнара Тимерҗанова белән гастрольләрдә йөреп кайтты
«Кичен сәхнәдә, ә иртән такта янында идем. Төнге 2-3тә кайткан чаклар да булды», - ди Нәсим Шәфыйков.
Чаллының танылган математика укытучысы республика буенча гастрольләрдән кайтты. Юк, бу шаярту түгел, ә «Шәһри Чаллы» газетасы ярдәме белән тормышка ашкан зур хыял.
Моннан нәкъ бер ел элек без шәһәребезнең 79нчы лицей-интернатында белем бирүче җырчы-укытучы Нәсим Шәфыйков хакында язган идек. Ул чакта аның ата-аналар җыелышындагы моңлы чыгышы социаль челтәрләргә күчеп, иң популяр видеороликларның берсенә әверелде. Танылган артисларны да уздырып кем шулай оста итеп башкара икән «Асылъяр» җырын, үзе белән якыннанрак таныштырыгыз әле дип сораучылар да күп булды. Укучыларыбызның үтенечен канәгатьләндереп, без шәһәрдәшебез белән әңгәмә кордык. Аның республикада әйдәп баручы математик булуы һәм шул ук вакытта җырларга яратуы хакында сөйләдек. Әңгәмәбез кысаларында Нәсим әфәнде үзенең күптәнге хыялы – зур сәхнәдән татар эстрадасы җырчысы белән бергә дуэт башкарасы килүе хакында да сөйләде. Без аның бу теләген тормышка ашырдык. Яшьлек кумирларының берсе Гөлнара Тимерҗанова белән очраштырып, редакциябезнең популяр проекты «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок» кичәсендә чыгыш ясарга тәкъдим иттек. Нәкъ менә шул мизгелдән укытучыбызның җырга-моңга бай тормышы башланды да инде. Ул бүгенге көнгә хәтта республикабызның иң кәттә залларының берсендә – «Пирамида» сәхнәсендә дә чыгыш ясарга өлгерде.
Болар хакында тулырак Нәсим әфәнденең үзеннән сөйләтик әле. Шушы көннәрдә без аның белән очрашып, янә әңгәмә корып алдык.
– Эстрада күгенә илткән йолдызлы юлым, дөрестән дә, сезнең «Пятачок» проектыннан башланды. Бик дулкынландыргыч һәм җаваплы кичә булды ул минем өчен. Моңа кадәр әле минем Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында шундый зур аудитоия каршында чыгыш ясаганым юк иде. Гөлнараны, сезне кыен хәлгә калдырмасам иде дип бераз борчылдым. Шөкер, бар да яхшы килеп чыкты. Залның безне дәррәү кубып алкышларга күмүе бүгенгедәй хәтердә.
– Моңа кадәр Гөлнара Тимерҗанова белән аралашканыгыз бар идеме?
– Юк, мин аңа бары моннан 18 ел элек концертта чәчәк бәйләме бүләк иткән идем. Аннары бергәләп фотога төштек. Шуннан соң күзгә-күз очрашкан булмады. Бары шушы «Пятачок» концертында кабат юлларыбыз кисеште. Чараны оештыручылар телефон аша таныштыргач, Гөлнара ханым Казанга тавыш яздыру студиясенә чакырды. Анда без кичәдә яңгыраячак «Парлы ялгызлар» җырын өйрәндек. Аны радио өчен дә яздырып куйдык.
– Җырчы Сезне ничек кабул итте? Аралашу авыр булмадымы?
– Гөлнара ханым үзенең гадилеге белән җәлеп итте. Үз якыны кебек, бик җылы итеп каршы алды ул мине. Соңыннан рәхмәт йөзеннән үзен дә концертка бер көн кала Чаллыга кунакка чакырдым. Рамазан ае иде ул. Фатирымда бергәләп авыз ачтык. Ул кызы белән килде, мин сеңлемне чакырган идем. Дүртәүләп сөйләшеп утырдык.
– Гастрольләргә ни рәвешле йөри башладыгыз?
– Җәй айларында җырчы минем белән янә элемтәгә керде. «Көзен Кама аръягы район-шәһәрләрендә үтәчәк сольный концертларымда катнашасың килмиме?» – дип кызыксынды. Мин, әлбәттә, бик теләп ризалаштым. Чөнки үзебездән ерак түгел генә җирлекләр бит. Концертлардан соң көнендә үк кайтып йөрергә дә җайлы. Әнә шулай 5 октябрьдә Җәлил поселогыннан гастрольләребез башланып китте.
– Гөлнарага инде бу гадәти хәл, ә менә Сезнең өчен тәүге җырлы-моңлы сәяхәт. Авырлыклары да булгандыр?
– Әлләни авырсындым димәс идем. Киресенчә, бик кызыклы һәм мавыктыргыч чор булды бу минем өчен. Мәктәп тормышы бит инде ул билгеле бер тәртип буенча үз юлыннан бара да бара: дәфтәр, журнал, дәресләр дигәндәй... Ә монда мин ниндидер башка дөньяга килеп эләккәндәй булдым. Яңа хис-кичерешләр, яңа танышулар, яңа заллар. Шушы гастрольләр кысаларында гына да мин Татарстанның дистәләгән район-шәһәрендә булырга өлгердем. Татарстан гынамы, Башкортостан якларын да шаулатып кайттык әле без. Аеруча Туймазы каласындагы концертыбыз якты хатирәләр калдырды. Бик җылы кабул иттеләр безне анда. Сәхнә артында Гөлнара хәтта: «Әллә артист булып кына китәсеңме, әнә бит ничек яратттылар үзеңне», – дип шаяртты. Шулай ук үзебезнең Чаллыда, туган якларым Урыссу, Баулыда да безне күтәреп диярлек алдылар.
– Сөйләмегездән аңлашылганча, урыны белән тамашачылар да аерыла. Шулаймы?
– Артык аерыла димәс идем, шулай да Казан тамашачысын үзгә, талымлы дип әйтер идем. Алар миңа артык җитди, таләпчән тоелды. Соңгы концертыбыз да безнең 12 декабрьдә башкаланың «Пирамида» залында үтте. Аңа инде без бик тырышып әзерләндек. Концерт костюмнарыбызны да тулысынча яңарттык, махсус стилистлар белән эшләдек. Шөкер, чыгышларыбызга тел-теш тидерлек булмады. Бар да без уйлаганча яхшы үтте.
– Гөлнараның киңәшләре дә булышкандыр...
– Әйе. Аларның күпчелеге сәхнәдә үз-үзеңне тотуга кагылышлы иде. Җырның кайсы өлешендә ни рәвешле хәрәкәт итәргә, ничек басып торырга. Басып тору дигәннән, ул минем авырткан ягым инде (көлә). «Аркаңны турырак тот», – дип бик еш кабатларга туры килде Гөлнара ханымга.
– Хезмәттәшләрегез, мәктәп җитәкчелеге Сезнең гастрольләрдә йөрүегезне ничек кабул итте? «Җитәр инде, эшең кала бит», – дип әйтүчеләр булмадымы?
– Дөресен генә әйткәндә, мин шелтәле сүзләргә урын калдырмадым. Кичен сәхнәдә булсам, иртәсен инде, кизүдәге солдат кебек, такта янында басып тора идем. Төнге икеләр-өчләрдә кайткан чаклар да булды. Әмма эшемә зыян китермәдем. Өлгерер өчен дәфтәрләрне тәнәфес вакытында да тикшерә идем. Сер түгел, мәктәпне ташлап китмәсә ярый инде дип борчылучылар да булды.
– Андыйларга ни дип әйтер идегез, хактан да, эстрадага китәргә исәбегез юкмы соң?
– Юк... Җыр – ул минем хобби. Күңелне ял иттереп, илһамландырып алучы, тормышка ямь өстәүче бер көч. Ул минем кәсебем түгел, ә бары рухи байлык чыганагы. Укытучы һөнәрен мин бернигә дә алыштырмаячакмын. Мәктәп, балалар – ул да бит үзгә бер дөнья. Озак күрешми торсак, хезмәттәшләремне, укучыларымны сагына башлыйм мин.
– Хәзер инде гастрольләрне сагынырсыз, мәгълүм булганча, башкаладагы концертыгыз соңгысы иде?
– Әйе, быелга җырлы-моңлы сәяхәтебез тәмам. Өч айга якын дәвам иткән турыбыз сизелми дә үтте. Билгеле, сагынып искә алырлык кызыклы мизгелләре дә, борчылдырган чаклары да булды. Кайдадыр салкын залларда да чыгыш ясарга туры килде, гримеркаларда туңып утырган чаклар да булды. Шуңа да карамастан, шөкер, сынатмадым. Бу чор минем тормышымда, һичшиксез, иң якты, иң истәлекле хатирәләрнең берсе булып уелып калачак.
– Тәкъдимнәр булса, киләчәктә дә концертларда катнашырга уйлыйсызмы?
– Әлбәттә. Гөлнара ханым инде: «Язгы каникуллар кайчан әле ул?» – дип серле генә итеп сорап та куйды. Күрәсең, миңа карата планнары бардыр (көлә). Сәхнә – ул сине тиз генә җибәрми инде, ләззәтле бер тәм-том шикелле гел үзенә тартып тора. Киләчәктә исә махсус үземә генә язылган җырлар турында да хыялланам. Кеше җырын гына башкарып йөрисе килми.
– Нәсим әфәнде, күпләрнең төн йокысын калдырган сорауны да бирми кала алмыйм. Җырдагыча: сез дә ялгыз, Гөлнара да ялгыз...
– Тел төбегезне аңладым. Сез генә түгел, дус-ишләр дә, туган-тумачалар да бу сорауны еш бирә. Безне исә бары тик дуслык җепләре генә бәйли. Гөлнараны мин туганымдай, үз апамдай якын күрәм, хөрмәт итәм.
Фото Гөлнара Тимержанованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев