Чаллы театрында - «Бик сагынсаң әгәр...»
Шоу-бизнес

Чаллы театрында - «Бик сагынсаң әгәр...»

Өзелгән җепләрне ялгарга бәлки бергәләшеп концерт кую, җыр-моң ярдәм итәр...

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга шул исемдәге спектакль-мюзикл тәкъдим итә. Спектакльнең авторы һәм режиссеры артист Марсель Мөсәвиров.

Яңа тамаша авыл тормышы, мәхәббәт темаларын үз эченә алган. «Барысын да онытырга мөмкин кебек: сөйгән кызың яшәгән йорт коймасын ялгыш кына җимерүеңне дә, шул ояттан шәһәргә сыпыртуыңны да. Ә мәхәббәтне алай җиңел генә онытып буламы соң? Өзелгән җепләрне ялгарга бәлки бергәләшеп концерт кую, җыр-моң ярдәм итәр... Яшьләрнең уен-көлкегә, моңлы һәм шаян җырларга төренгән тамашасы менә шулар хакында», – ди Марсель Мөсәвиров.

23 апрельдә «Бик сагынсаң әгәр...»
спектакленең премьерасы була. Анда катнашучы яшь артистлар  спектакльне кызык һәм күңелле булыр дип ышандыралар.


Нет комментариев