Чулпан Арсланова: «Яңа роль алсам, өйдәгеләр белән сөйләшмим дә»
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының танылган артисты белән әңгәмә.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының һәрвакыт елмаеп йөри торган актрисасы Чулпан Арсланованың иҗади эшчәнлегенә 20 ел тула. Шул дәвер эчендә ул шактый күп рольләрдә уйнап, тамашачыларның мәхәббәтен казанды. Театр сәхнәсендә озак еллар уңыш белән бара торган К.Гольдони әсәре буенча куелган «Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектаклендәге Смеральдина образы өчен «Тантана» премиясе дипломанты булды. Бүгенге көндә дә театрның әйдәп баручы артистларының берсе.
– Чулпан, белүемчә, Сез мәктәптә укыганда ук гастрольләрдә йөргәнсез бит?
– Әйе, 54нче татар гимназиясенең 11нче сыйныфында укыганда Илдар Хаҗиев җитәкчелегендәге халык театрына йөри башладым. Беренче зур ролем дә ул куйган «Өзелгән өмет» дигән спектакльдә Айсылу булды. «Өзелгән өмет» заманында Чаллыда гына түгел, республика шәһәрләрендә дә гөрләп барды. Аны «Татарстан» телевидениесенә төшерделәр, күрсәттеләр. Бу минем өчен зур вакыйга булды.
– Димәк, театрга мәхәббәтне шул спектакль уятты?
– Әйе, урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладым да, артист булам дип, Казан дәүләт мәдәният институтына киттем. Анда керергә теләүчеләр бик күп, бюджет урынына эләгү өчен түләргә кирәк иде. Мин керә алмадым. Аның каравы Алабуга мәдәният училищесының режиссерлар әзерли торган факультетына имтихансыз кердем. Икенче курста укыганда Чаллы татар дәүләт драма театрына практикага кайттым. Режиссер Фаил Ибраһимов «Нурислам нигезе» спектакленннән Рәфидә ролен бирде. Профессиональ сәхнәдәге беренче ролемне тамашачылар да, хезмәттәшләрем дә җылы кабул итте. Мине театрга эшкә алдылар. Шулай итеп, мин эшләп укыдым. Аннары Казан Дәүләт мәдәният һәм Чаллы дәүләт педагогия университетын тәмамладым.
– Чулпан, күптән түгел Чаллы телевидениесе «Күкәйле гөл» фильмын күрсәтте. Анда Сез дә уйнадыгыз. Кинога төшүдән нинди тәэсирләр калды?
– Әйе. Бу кинода мин сатучы ролен уйнадым. Яхшы гына кино килеп чыкты, тамашачылар яратты. Чакырсалар, кинода бик теләп төшәр идем.
– Яраткан рольләрегез бармы?
– Миңа һәр ролем кадерле. Мин аларны беренчел, икенчел пландагы рольләргә аермыйм. Һәрберсен уйнаганда кабатламаска, «изюминка»сын табарга тырышам. Режиссер тарафыннан бирелгән һәр ролемне рәхәт итеп эшлим.
– Хәтта гаиләгез барлыгын да онытасыз?
– Мин яңа роль алсам, тулысынча шуңа чумам. Хәтта өйдәгеләр белән сөйләшмим дә. Моны ирем дә, улым да белә. Аллаһка шөкер, алар минем хезмәтемне аңлыйлар.
– Ирең Руслан да иҗат кешесеме әллә?
– Юк, ул бер шифаханәдә спорт инструкторы булып эшли. Дәвалау физкультурасы үткәрә. Яшь чагында шаяннар һәм тапкырлар клубында уйный, автогигантта эшләгәндә турслетларда катнаша иде. Гитарада уйный. Хәтта туган көнемә җыр да чыгарганы бар.
Руслан белән без 14 ел бергә. Аллаһның биргәненә шөкер, бер-беребезне аңлап яшибез.
– Улыгыз Раянга иптәш алып кайтырга уйламыйсызмы?
– Раяныбыз 6нчы сыйныфка бара. Бүген максатыбыз – аны чын кеше итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгару. Икенче бала турында уйлаганыбыз юк.
– Кайнанагыз белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
– Әйбәт, Аллаһка шөкер. Мин бала тугач та эштән туктамадым бит. Ике яктан әниләребез баланы үстерергә ярдәм итте. Үсә төшкәч, балалар бакчасы булганчы, Раян минем белән театрга йөрде. Театр тузанын иснәп үскән бала ул.
– Сез театрдан тыш, юбилейлар, бәйрәмнәр дә алып барасыз. Руслан көнләшмиме?
– Театрдан тыш, гомумшәһәр бәйрәмнәрендә дә катнашам. Эш булмаганда, отпуск вакытында тик ятканчы кешеләргә бәйрәм бүләк итүне өстен күрәм. Ирем дә каршы килми, чөнки алар барысы да – әти-әнием, кайнанам минем сторисларны күзәтеп баралар. Миңа кешеләрнең җылы сүзләр язуларын, рәхмәт әйтүләрен күреп сөенәләр.
– Чулпан, Сезне күпкырлы талант иясе дисәм дә ялгыш булмас. Күптән түгел Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева үткәргән пародияләр бәйгесендә җиңдегез. Моның өстенә бик матур җырлыйсыз да. Боларга каян өйрәндегез?
– Алар минем Аллаһы Тәгаләдән бирелгән табигый талантларым. Артистларга пародияләрне балачактан ясый идем. Туганнар җыелышканда концертлар куя идем. Венера Ганиевага, Резидә Шәрәфиевага, Хәния Фәрхигә, Гөлнара Тимерҗановага, Ләйсән Гыймаевага, рус эстрадасы артистларына ясаган пародияләремне яраталар. Гимназиядә укыганда барлык бәйрәмнәрдә җырладым. Хәзер дә үзем белем алган уку йортларында, балалар бакчаларында төрле чараларда актив катнашам.
– Сезне өлкәннәр генә түгел, балалар да ярата. «Татар малае» бәйгесендә җиңгән Әмир театрга килгәч, сезне эзләп йөргән.
– Мондый балалар булу аеруча сөенеч, чөнки алар безнең киләчәгебез бит. Әйе, Әмир «Чулпан Фәритовна кайда?» дип театр буйлап мине эзләп йөргән. Мин балаларны да, алар өчен уйнарга да бик яратам. Аларны алдап булмый, нәни тамашачылар ихлас, гади булуны таләп итә. «Авыл эте Акбай», «Тыпырдык» спектакльләрен уйнаганнан соң, алар миңа төрле әйберләр, уенчыклар бүләк иттеләр. Болар – минем өчен иң кадерле бүләкләр.
– «Болан» спектаклендәге ролегезне Казан кунаклары да югары бәяләде.
– Бу спектаклебезгә тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова югары бәя бирде. Зәлияне үзенчәлекле итеп эшләгәнсең дип хезмәттәшләрем дә мактады, тамашачылар да яратты. Әсәр авторы Аяз абый Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа кулымны кысып: «Ролеңне әйбәт итеп эшләгәнсең», – диде. Бу спектакльдән соң, Зәлияне яратып, Равил исемле яшь тамашачым барлыкка килде. Ул хәзер мин уйнаган спектакльләргә даими йөри.
– «Җаның ниләр тели» спектаклендә Бичура ролен уйнадыгыз. Ниндидер сихри көчләр барлыгына ышанасызмы?
– Мин битлек киеп Бичура ролен уйнадым. Финалда күңелем тулып, битлек эчендә еладым. Бу – күңелгә үтеп керә торган, уйландыра, тетрәндерә торган спектакль. Үзем белән төрле хәлләр булгач, мин сихри көчләр барлыгына ышанам. Шуларның берсе – бервакыт йөкле чагымда йоклаганда кемдер юрганымны тарткан кебек булды. Күземне ачсам, бүлмә ишеге ярымачык. Йорт иясе шулай итеп миңа ишекне ябарга ишарәләп, мине күңелсез хәлдән саклап калгандыр, мөгаен. Юкса, ачык ишектән теләсә кем керергә мөмкин бит. Кешенең ни уйлаганын белмисең. Явыз кешеләр дә җитәрлек.
– Сез – тәҗрибәле артист, күпкырлы талант иясе. Рольләрегез дә күп, стажыгыз да җитәрлек. Мактаулы исемгә лаек.
– Мин иртән күземне ачып, торып басуга: «Аллаһка шөкер, исән-сау яңа көнне каршы алдым», – дип сөенәм. Мин – позитив кеше, гел елмаеп, көлеп яшим. Зарланырга яратмыйм. Сынауларны туры атлап, дөрес итеп үтәргә тырышам. Мин театрга рәхмәт әйтеп керәм, сәхнәгә рәхмәт әйтеп өйгә кайтып китәм. Аллаһка шөкер, тәнкыйтьчеләр тарафыннан рольләрем югары бәяләнде. Чит ил классикасы булган «Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектаклендә Смеральдина образында уйнап, «Тантана» премиясе дипломанты булдым.
Быел Марсель Мөсәвиров, Руслан Әюпов һәм мин телевидениедән «Җырлыйк әле» тапшыруында катнаштык. Шуны телевизордан карап, Мәскәүдән Сания исемле тамашачы шалтыратты. «Җырларың белән күңелемә кердең. Мәскәүгә килсәгез, барлык спектакльләреңә дә барам», – диде. Бу горурлык та, мәртәбә дә.
Бу җәйдә әтиемнең туган авылы Мөслим районы Таш-Елга авылының 100 еллык бәйрәмен үткәрдем. Сабантуйлар да сирәк уза торган кечкенә авыл халкы өчен бик күңелле, матур бәйрәм булды. Бик күп рәхмәтләр әйттеләр үземә. Район башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Эштә, рольдә булу – минем өчен зур бәхет. Аллаһка шөкер, 11 августта җәйге ялдан эшкә чыктык. Отпускта миңа нәрсәдер җитмәгән кебек иде. Эшемне сагындым. Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектаклендә роль бирделәр.
– Чулпан, Сез бер дә үзгәрмисез. Моның сере нидә?
– Мин яраткан эшемне башкарам. Сәхнә мине яшәтә һәм яшәртә. Үзеңне карарга, позитив булырга кирәк. Мин тормышта һәр нәрсәнең уңай якларын күбрәк күрергә тырышам. Күңелең, калебең чиста булса, картаймыйсың ул. Барыбызга да һәр туган көнгә сөенеп яшәргә насыйп булсын.
Рольләре:
«Туйга ничә көн кала» спектаклендә – Таңсылу
«Капка» – Нәҗибә
«Тәрәзәдә һаман ут яна» – Флүсә
«Ике хуҗаның хезмәтчесе» – Смеральдина
«Болан» – Зәлия
«Минем кайнанам» – Әлфия
«Җаның ниләр тели?» – Зәлия
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев