Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Ни хәлләрдә?

Дәниф Шәрәфетдинов: «Чир турында сөйләшмик әле!»

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның моңлы тавышы бик күпләрдә соклану уята. Заманында бит аңа меңләгән гүзәл зат гашыйк булган! Кызганычка каршы, каты авыру Дәниф әфәнденең иҗат карьерасында озын пауза ясый. Бүгенге көндә җырчы ничек гомер итә? Иҗат белән шөгыльләнергә үзендә көч табамы? «Шәһри Чаллы» журналисты Дәниф әфәнде белән очрашып, җылы әңгәмә корды.

– Дәниф абый, кайсы якта туып-үстегез? Әти-әниегез белән таныштырып үтсәгез иде.  

– Мин Актаныш районы Киров авылында туып-үстем. Балачагым, үсмер елларым туган якларымда үтте. Кече яшьтән үк сәхнәгә тартылдым. Мәктәптә уздырылган чараларда да катнаша идем. 9-10нчы сыйныфларда укыганда мәктәбебездә баян классы ачылды. Мин бик теләп шунда йөри башладым. Шул вакытларда җыр буенча төрле бәйгеләрдә, фольклор конкурсларында, хорда катнаштым. Укырга да вакыт калмый иде (көлә). Атна саен нинди дә булса чарада чыгыш ясый идем. 

Әтием һөнәре буенча электрик, әнием – төзүче. Әтием бик матур итеп гармунда уйный, әнием аңа кушылып җырлый иде. Бүгенге көндә әниемә 82 яшь, туган авылымда гомер кичерә. Аллага шөкер, кайтып йөрергә урыныбыз, сыеныр кочагыбыз бар. Әтием, кызганыч, гүр иясе.  

– Музыка белемегез бармы? Кайчан беренче тапкыр сәхнәгә чыктыгыз?  

– Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Алабуга шәһәренең агарту училищесына халык инструментлары оркестры җитәкчесе белгечлеге буенча укырга кердем. Ике еллап анда белем алганнан соң, училищены ташлап китәргә туры килде. Педагоглар белән карашлар туры килмәде диимме... (көлә). Берничә ел үткәч, барыбер ул уку йортын тәмамладым, дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырдым да, кулыма диплом алдым. Моннан тыш, бер еллап хор бүлегендә дә укыдым.
1994 елда Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән таныштым. Аннары беренче тапкыр шул елның август аенда, КамАЗның 25 еллыгы уңаеннан, «Чаллы җыры» фестивалендә катнаштым. Шул вакыттан актив иҗат тормышы башланып китте. Виталий Агапов нигез салган «Моңлы Чаллы» җыр студиясендә эшли башладым. Авылларга, төрле шәһәрләргә гастрольләргә йөри идек. Виталий Агапов белән 1996 елга кадәр эшләдем.  

Аннары мине «Бәйрәм» ансамбленә солист итеп чакырдылар. Анысы да кызыклы гына булды. «Моңлы Чаллы» белән чыгыш ясаган вакытлар. Шунда безнең концертка Хәния Фәрхи дә килгән булган. Мине күреп алган, бик ошатканын да әйткән иде. Аннары, әйтәм бит, күп вакыт үтмәде, шалтыратып, аның ансамбленә күчүемне сорады. Бүгенгедәй хәтеремдә, 1996 елның 3 августында Хәния Фәрхи белән беренче тапкыр чыгыш ясадык. 

– Без белмәгән Хәния апа нинди иде ул? Аның белән ничә ел хезмәттәшлек иттегез? 

– Биш елдан артык эшләдек Хәния апа белән. Татарстан буенча гына түгел, бөтен Россия буенча гастрольләргә йөрдек. Без бармаган шәһәр-авыл калмагандыр ул елларда. Мин Хәния Фәрхи белән дуэтлар да башкардым, соло гына да җырладым. Рәхәт, искиткеч еллар иде ул! Хәния апа бик гади, халыкчан булды. Бернинди яшерен ягы юк иде, ачык китап белән чагыштырыр идем аны. Кешедән нәрсәдер яшереп, астыртын эшләр эшләп йөргәне булмады, турысын бәрә дә әйтә иде. Аның белән эшләве дә җиңел иде.

– Шәхси тормышыгыз турында да сөйләп китсәгез иде.   

– 1997 елда Зәринә исемле кызга өйләндем. Ул тумышы белән Таҗикстан якларыннан, әмма үсмер елларын Азнакайда үткәргән. Аның гаиләсе Азнакайның Күктәкә авылына 1989 елда ук күченеп кайткан. Без аның белән 1993 елда Алабугада училищеда таныштык. Зәринә хореография белгечлеге буенча укырга кергән иде. 1998 елда улыбыз туды, 2001 елда кызыбыз дөньяга килде. 2002 елда «Бәйрәм» ансамбленнән киттем. Гастрольләр вакытында тормыш иптәшемне, балаларымны сагына идем, тизрәк кайтасы килә иде. Бер чыгып китсәк, 20-25 көнгә китә идек. Ул бит бер айлап гаиләңне күрмичә торасың дигән сүз! Яшермим, беренче вакытларда бик авыр булды, аннары ияләшәсең, өйрәнеп китәсең... Хәзер дә әле, ничә еллар үткәннән соң, Зәринәнең миңа: «Гастрольләргә чыгып киткәндә елап та кала идем. Төннәрен дә елап чыга идем», – дип әйткәне бар. Аңа да җиңел булмаган. Тора-бара Зәринә аңлады, минем төп эшем шушы икәненә күнде. Аллага шөкер, гаиләбездә олы тавыш-гауга чыкканы булмады.

Бүген тормыш иптәшем логопед булып эшли. Ул бу һөнәр буенча педагогия институтында югары белем алды. Кызым Диана медицина институтын тәмамлады, шифаханәдә эшли. Улым Динар минем юлдан китте. Хәзер Казанда, консерваториянең 3нче курсында белем ала. Моннан тыш, вокал дәресләре дә бирә. Балаларыбыз Казанда, кызымның быел никахын укыттык. Аллага шөкер, барысы да әйбәт.  

 

– Дәниф абый, Сез бит куркыныч авариягә дә очраган идегез. Хәзерге көндә исә «Бехтерев авыруы» дигән куркыныч диагноз белән яшисез. Авыру белән ни рәвешле көрәш алып барасыз? 

– 2000 елның көз аенда авариягә очрадым. Авыруым исә аңа кадәр барлыкка килгәнме – әйтә алмыйм. 2005 елда умыртка сөягем авырта башлады һәм йөрергә кыенлашты. Шуннан урын өстенә аудым. Нәрсә әйтим – яман чир. Әгәр дә аны вакытында махсус препаратлар белән бастырып тормасаң, барысы да аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шул авыруым башта аякларыма бәрде, күзләрем күрмәс булды. Гөлия, әйдә, бу турыда сөйләшмик әле, арыдым... Хәзер күпме вакыт узды...  

– Бүген хәлегез ничек?

– 2016 елга кадәр концертлар белән һаман гастрольләргә йөрдем бит. Аннары күзләрем дә күрми башлагач, иҗат юлымны туктатырга туры килде. Бүген исә бер күзем бөтенләй күрми, икенчесе дә 20-30 процентка гына.   
Миңа үз вакытында күп суммаларда акчалар җыеп, препаратлар алырга булыштылар. Хәтта хәйрия концертлары да оештырылды. Хәзер, Аллага шөкер, дәүләт программасы аша кирәкле даруларны алам. Яшәргә дәрт бар!

– Бүген нәрсә белән шөгыльләнәсез? 

– Дәваланам да, эшлим дә. Өйдә үз студиям бар, тавыш яздыру, аранжировкалар ясау белән шөгыльләнәм. Хәзер исә күзләремә дәвалану курсы алырмын дип торам. 

– Әгәр дә Сезне бәйрәмнәргә, концертларга чакырсалар, ризалык бирәсезме? 

– Бик сирәк кенә риза булам, чөнки йөрергә авыр. Соңгы чыгышым Сара Садыйкова залында «Күңел» радиосының юбилей кичәсе уңаеннан булды. Башта анда киләм дидем дә, аннары нигә ризалашканыма үкендем. Әллә каушаудан, әллә куркудан, әллә борчылудан сәламәтлегем дә начарайды хәтта. Тамашачыга чын мәгънәсендә рәхмәт, бик җылы каршы алдылар.

– Татар эстрадасында кемнәр белән аралашып торасыз? 

– Саный китсәң, күп алар. Лилия Муллагалиева, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Ринас Әхмәтов... Аллага шөкер, барысы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. 

– Нинди авторлар белән хезмәттәшлек итәсез? 

– Башкортстаннан Рәис Ханнанов, аннары Илгиз Закиров, Виталий Агапов, Урал Рәшитов, Зиннур Сәфиуллин; шагыйрьләрдән Марат Кәбиров, Зифа апа Нагаева белән эшлим.   

– Тамашачы каршында басып торганда нинди хисләр кичерәсез? 

– Ул хис-тойгыларны әйтеп бетереп кенә булмый. Беренчедән, һәр чыгышым алдыннан каушыйм. Һәр чыгышым – беренче тапкыр сәхнәгә чыккан төсле. Һаман да тамашачы алдына чыкканда уч төпләрем тирли, тез-буыннарым калтырый. Алкышлар белән дә нәкъ шулай... Аны әйтеп бетереп булмый! Ә кайвакыт мин ул алкышларны ишетмим дә, чөнки икенче җырны ничек башкарырмын дип уйлап торам.  

– Ансамбльгә эшләргә чакырсалар, кайтыр идегезме?

– Юк. Хәзер яшьләр бар инде. Элеккеге кебек сәламәтлегем дә юк бит. Гастрольләргә йөри алмыйм. 

– Яшьлек еллары сагындырамы?

– Әлбәттә! Бик еш искә дә алам. Гастрольләрдә йөргәннәребез дә, нинди җырлар башкарганыбыз да – барысы да истә. Коллектив бик дус иде безнең. Бер-беребез өчен янып тора идек. 

– Дәниф абый, Аллаһы Тәгалә Сезгә шундый зур сынау биргән. Аны рухи яктан ничегрәк кабул иттегез? Аннары, кеше авырый башлагач кына сәламәтлекнең кадерен белә, диләр...

– Махсус бу турыда уйланып утырганым юк. Бирелгән икән сынау, аны барыбер башны аска имичә узарга кирәк. Аллаһы Тәгалә үзенең яратканнарына гына бирә ул сынауны.

– Алга таба планнарыгыз нинди? 

– Дөресен генә әйткәндә, планнар корып яшәгәнем юк. Бер шулай план төзеп, бик җитди алынган идем, эшем барып чыкмады. Иртән торып, урыннан кузгала алсам – аның шунысы да рәхәтлек. Тору дигәннән, 4тә, 5тә үк торам мин. Нилектән алай икәнен әйтә алмыйм. Шулай күнегелгән. Менә яңа җырлар яздырырга да исәпләп торам, Аллаһ боерса. Тик башта сәламәтлек ягын карап бетерәсе бар.

Дәниф әфәнде очрашуга тормыш иптәше Зәринә ханым белән килгән иде. Ул ирен шулкадәр кайгырта, ипле генә сөйләшә. Авыр сынауны уфтанмыйча бергә узган, дөнья мәшәкатьләренә бирешмәгән, тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп атлаган сокланырлык пар алар.

– Дәнифне бер күрүдә үк ошаттым һәм гашыйк булдым. Алай да була икән! Хәзер менә 25 ел бергә тату гомер итәбез, – ди Зәринә ханым. 

Сүз уңаеннан, «Күңел» радиосы 23 октябрьдә Казанның «УНИКС» концертлар залында «Безнең яшьлек җырлары» дип исемләнгән концерт-тамаша тәкъдим итәчәк. Концертта Дәниф Шәрәфетдинов та катнаша. «Уникс – яраткан залым. Бу чыгышымны ниндидер дулкынлану белән көтәм, каушата да, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, махсус әзерләнмим, нинди җырлар башкаруымны да әйтә алмыйм. Аллаһ кушса, исән-сау булып, Казанны әйләнеп кайтасым бар, – ди Дәниф Шәрәфетдинов. 

Гөлия ИБАТУЛЛИНА
/ Фотолар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев