Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Элек егылган кешене күтәреп торгыза идем, хәзер якын барырга да куркам” 

Егылып ятучыларга карата битарафлык еш күзәтелә хәзер. Чөнки тикшерүне беренче чиратта нәкъ әнә шул полициягә, ашыгыч ярдәмгә шалтыратучылардан башлыйлар.

Соңгы вакытта шәһәребезнең матбугат чаралары урамда кинәт кенә егылып үлүчеләр турында хәбәр итеп тора. Йорт подъездлары мәйданчыгында да, кибет янында да булды инде андый хәлләр. Әле шушы көннәрдә генә Яңа шәһәрдә 42 яшьлек бер ир-атның, егылып, кинәт үлеп китүе турында яздылар. Кеше йөри торган урыннарга якын җирдә ятучыларга әле игътибар итәргә мөмкиннәр, әмма читтәрәк ятучылар янына күп очракта баручы да булмый.

Электән үк килгән инде: егылып ята икән, димәк, исерек. Ләкин хәзерге тормышның үзгәрүе турында уйламыйбыз, йөрәк-кан тамырлары авырулары хәтта яшьләрне дә теге дөньяга алып китә башлады бит. Егылып ятучыларга карата битарафлык та ешрак күзәтелә хәзер. Аның сәбәбе дә бар, чөнки үлем очрагын тикшерүчеләр тикшерүне беренче чиратта нәкъ әнә шул полициягә, ашыгыч ярдәмгә шалтыратучылардан башлыйлар. Янәсе, кеше үлемендә бәлки алар үзләре гаепледер. Шаһит сыйфатында кат-кат сорау алырга да чакыртырга мөмкиннәр. Җинаять ачыкланган очракта шаһит буларак суд юлында да йөртүләре ихтимал. Минем инде язганым да булды, моннан шактый еллар элек безнең подъезддагы бер фатирда бер ханымны кемнәрдер үтереп чыккач, төнге икенче яртыда эштән кайткан хатынымны шаһит ясадылар. Югыйсә, ул төгәл генә берни дә күрмәгән бит инде, сорашучы милиция хезмәткәренә: «Әллә инде, ниндидер тавыш ишетелгән кебек тә булган иде», – дигән. Җинаятьтә шикләнелгән кешегә карата булган судка ике тапкыр чакырттылар хатынны, анда катнашкан көн өчен уртача хезмәт хакын да түләмәделәр. Чөнки элеккеге СССР канунын гамәлдән чыгарганнар да, чиле-пешле яңа канун кабул иткәннәр иде. Эш урынында да түләмиләр югалган хезмәт хакын, суд та түләми. Минем хатын шулай итеп «яхшы сабак» алды: хәзер күрсә дә күрмәячәк, белсә дә белмәячәк инде ул.

Новосибирск өлкәсендә саф һава сулап йөргән биш яшүсмернең юл читендәге картон тартмада яңа туган баланы табып алулары турындагы хәбәрне ишетмәгән, яңалыклар сюжетында карамаган кеше калмагандыр дип беләм. Әмма бит тикшерүне шул балаларның үзләреннән башлаганнар. Малайларны ялган детекторы аша үткәргәннәр. Яңа туган бала табылу турында хәбәр иткән Ренат исемле малайның әти-әнисе начар комментарийлардан гарык булдык инде дип белдерделәр. Кемнәрдер яшүсмерләрнең берәрсе баланың атасы түгел микән дигән начар уйларын да язганнар. Ренат теләсә нәрсә язучылардан тәмам гарык булып, хәтта социаль челтәрдәге аккаунтын бетерергә мәҗбүр булган. Мондый хәл яшь буында битарафлык тудыра да инде, ул яшүсмерләр нәрсә күрсәләр дә якын бармаслардыр хәзер. Алар укыган мәктәптәге йөзләрчә балалар да бу вакыйгадан соң башкача фикер йөртә башлаячаклар бит.

Күптән түгел интернеттан тагын бер вакыйга турында укыган идем. Өч егет җирдә ятучы кыйналган, таланган ирне күреп алып ашыгыч ярдәм чакырталар, полициягә хәбәр итәләр. Бу очракта да шик башта шушы егетләргә төшә, янәсе үзләре тотып кыйнамадылар микән әлеге ирне. Егетләрне өч көн буе СИЗОда тоталар, бик тә тырышып сорау алалар. Йә, киләчәктә бу егетләр җирдә егылып ятучылар, ярдәм сорап кычкыручылар янына якын киләчәкләрме инде?

Бер танышым әйтә, мин элек егылган балаларны күтәреп торгыза, өс-башларын кага идем, хәзер якын да бармаячакмын ди. Әллә нинди ата-аналар китте бит, бер гаепсезгә яла ягып, педофил ясап куюлары да ихтимал. Бала-чага да икенче төрле хәзер, уйлап-нитеп тормыйча әти-әнисенә әллә нәрсәләр әйтеп әләкләргә мөмкиннәр. Бар, акланып кара аннан соң.
Кешеләр хәзер нигә битараф икән димик, битарафлык нигезендә тормыш мисаллары үзе ята. Дөрес, битарафлык яхшы гамәл түгел. Тик тормыштагы ниндидер вакыйгаларга бәйле кешеләргә карата да күңелне кайтарырлык гамәлләр кылынмасын иде. Киресенчә, битараф булмаганнарның гамәлләрен күрә белү, пропагандалау зур әһәмияткә ия булсын.

Җәүдәт Харисов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проблема бар