Проблема бар тег белән яңалыклар
-
Чаллының 49/22 йортын таракан баскан
Проблеманың сәбәбен шәһәрдәшләр 80 яшьлек бабайдан күрә.
-
Чаллының бер урамын кош-корт һәм хайван калдыклары белән тутырганнар
«Урамнан үткән саен сасы ис аңкый, шунлыктан әллә нинди куркыныч чирләр барлыкка килүе ихтимал», - ди шәһәрдәшләребез.
-
“Элек егылган кешене күтәреп торгыза идем, хәзер якын барырга да куркам”
Егылып ятучыларга карата битарафлык еш күзәтелә хәзер. Чөнки тикшерүне беренче чиратта нәкъ әнә шул полициягә, ашыгыч ярдәмгә шалтыратучылардан башлыйлар.
-
Тукай районы Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы сукбай этләр проблемасы булуы белән килешә
Баланы тешләгән этнең хуҗасын табучыга – бүләк Өч яшьлек баланы эт тешләде. Бу хәл Тукай районының Новотроицкое авылында булды.
-
Интернет-кибеткә куар-код кирәкми
Аналитиклар исәпләп чыгарганча, бүгенге көндә Россия халкының 78%ы интернеттан файдалана. Һәм әлеге кулланучыларның 90%ы глобаль челтәргә көн дә мөрәҗәгать итә. Элегрәк компьютер артына ил-көн, дөнья яңалыклары белән танышырга, социаль челтәрләрне күзәтергә, мавыктыргыч уеннарда күңел ачарга утырсак, хәзер инде ихтыяҗлар бөтенләй башка. Интернет безгә фатир өчен түләүләрне башкарырга да, хастаханәгә чиратка язылырга да, баланы – бакчага, мәктәпкә, түгәрәкләргә теркәргә дә кирәк. Соңгы араларда әлеге исемлеккә кибеткә бару да өстәлде. Әйе, 2020 елдан хакимлек иткән пандемия шартларында, онлайн-сатып алулар аеруча популярлашып китте. «Яшәеш» рубрикасының бүгенге кунагы, шәһәрдәшебез, онлайн-кибет хуҗасы Гүзәл Хәбибуллина да әлеге сүзләрнең дөреслеген дәлилли. Игътибарыгызга яшь эшмәкәр белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
-
Яктыркычлар кайчан куелыр?
Шушы көннәрдә редакциягә шәһәрдәшебез Лилия Сираева мөрәҗәгать итте. Аны «Олимпийский» спорт мәктәбе янындагы территориянең яктыртылмавы борчый.