Фоат Закиров: «Агачтан әйберләр ясап рәхәтлек алам»
Шәһәрдәшебез Фоат Закиров туган ягының гына түгел, Чаллының да горурлыгы. Аның «алтын» куллары искиткеч матур әйберләр ясый иҗат итә. Фоат абый агачтан мәчет, борынгы йорт җиһазлары, транспорт һәм башка сувенирлар ясый.
«Борынгы йорт җиһазларын, көнкүреш кирәк-яракларын ясарга яратам, чөнки алар хәзер бетеп бара. Минем халкыбыз элек кулланган әйберләрне киләчәк буыннарга күрсәтәсем, тарихыбызга үз өлешемне кертеп калдырасым килә. Үзем ясаган сувенирлар белән күргәзмәләрдә дә катнашам, максатым сату түгел, аларны кешеләргә күрсәтү, тарихыбыз белән таныштыру», – ди язмам герое.
Ул Саба районы Сабабаш авылы егете. Башта Саба урман хуҗалыгында урманчы, техник-урманчы булып эшләгән. Аңа бу сәләт әтисеннән күчкәндер, мөгаен. «Әтием бик уңган балта остасы иде. Ул бар нәрсәне күз явын алырдай матур, зәвыклы итеп ясады. Үзем агачтан әйберләрне армиядә ясый башладым», – ди Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты балта остасы Фоат Закиров.
Өйләнеп, Чаллыга килеп урнашкач, балалар бакчасында кызларына кул эшләнмәләре ясаган. «Шырпыларны җилем белән ябыштырып, ярты метр биеклектәге «Сөембикә» манарасын ясадым. Аен да куйдым. Аннары пәке белән төрле рюмкалар ясадым», – ди ул беренче сувенирлары турында. Аннары агачтан чана, көрәк, балта, тәгәрмәч, арбалар... «1990нчы милли күтәрелеш елларында балалар бакчасыннан татар аш-су бүлмәсе ясавымны сорадылар. Агачтан кечкенә чәнечкеләр дә ясаган идем», – ди язмам герое. Бүгенге көндә аның төрледән-төрле 500дән артык сувениры бар. Аларның 40ка якыны Саба урман музеенда һәм кайберләре Сабабаш мәктәп музеенда саклана. Моның өчен якташлары аңа бик рәхмәтле.
Ул ясаган әйберләр белән туган якны өйрәнү тарихы, экология музейларында, картиналар галереясендә, «Нур Ихлас» мәчетендә танышырга була. «Мин мәчетләрнең макетын ясап Аллаһ йортларына бүләк итәргә яратам. Чаллының «Нур ихлас», Аксубай районының Яңа Ибрай, Яшел Үзән районының Кече Шырдан, Теләче районының Җөри авыллары һәм туган авылымның ике мәчетен ясадым. Аның берсе Сабабашта, берсе үземдә саклана», – ди оста.
Аның коллекциясендәге иң зур мәчет макетларының берсе – шәһәребездәге «Нур Ихлас» мәчете. Ул аны ике ай ясаган. Кайберләрен ясау өчен еллар кирәк икән.
Фоат абый тарихи темаларга иҗат итәргә ярата. «Татар авылы ишегалды» дигән темага йорт кирәк яраклары: эш кораллары, арба, мотоцикл, чана ише әйберләрне аеруча яратып ясый. Ул ясаган «Уфалла арбасы» аеруча популяр булган. Фоат абый аны шул исемдәге җыр авторларына да, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга да бүләк иткән.
Ул Тукай иҗаты буенча да әйберләр ясый. Экология музеенда аларны күреп, үзем дә сокланып кайттым.
Фоат Вафа улы сувенирларны заказга да ясый, тик күбрәк бүләк итәргә ярата. «Кечкенә әйберләрне өемдә, ә зурларын бакчамда ясыйм», – ди ул. Танышлары соравы буенча ул бакчага тегермән һәм башка әйберләр дә ясый икән. Үзенең туган йорты макетын да ясап куйган. Өйнең тышы гына түгел, эчендәге җиһазлары да агачтан.
Язмам герое хатыны Шәргыя апа белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Биш оныклары бар. Фоат абый оныкларында да үзенең яраткан шөгыленә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. «Оныкларымда балта эшенә кызыксыну бар. Киләчәктә эшемне дәвам итәрләр дипе ышанам», – ди ул.
Фоат абый кешелекле, ярдәмчел. Ул кешеләргә матурлык бүләк итәргә ярата. Мәчетләр, арбалар, йорт җиһазлары музейларда, Аллаһ йортларында, кешеләрнең фатирларында, бакчаларында ямь биреп тора. «Агачтан төрле әйберләр ясап рәхәтлек алам. Вакыт узганы сизелми дә, иң авыр эшне дә җиңел башкарасың, яраткан эш катлаулы тоелмый», – ди ул. Бер ясаган әйберне икенче тапкыр ясарга тырышмый. Гел яңалыкка омтыла. 70 яшьлек юбилеена Кол Шәриф мәчетен ясады. Аның хезмәтләре «Ел рәссамы» һәм башка бәйгеләрдә югары бәя алды. Фоат абыйның дистәләгән Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары шул хакта сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев