Үзе җырлый, үзе стоянка тота
Чаллы җырчысы Габидулла Хөрмәтуллин «Шәһри Чаллы» тапшыруына кунакка килде.
Бу юлы «Йолдызлы мизгел» тапшыруының кунагы шәһәрдәшебез, ТРның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин булды. Тәҗрибәле журналист Резидә Ганиева аның белән тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә корды.
– Еллар үткән саен тормышка караш үзгәрә. Килешәсеңме, Габидулла?
– Килешәм. Көннән-көн үзгәрә. Мин Чаллыда 1974 елдан бирле. Ул вакытта монда берничә комплекс кына бар иде. Апрель аенда килдем, бөтен җирдә сазлык, 28/10 йортындагы яңа, әле төзелгән генә тулай торакка урнаштык. Егет вакыт, күңелле, рәхәт. Двигательләр чыгара торган заводның әле стеналары гына бар иде, шунда төзүче булып кердем. Берничә айдан Тольяттига стажировкага җибәрделәр. Соңрак наладчик, бригадир булып эшләдем, бик хөрмәт итәләр иде. 1996 елда мин үземә эш ачып җибәрдем. Гектар да 60 сутый җир алдым. Чокырлы җир иде. Ерак түгел бер бульдозер тора. Берничә көн торды бу, беркем дә янына килми. Кабыздым да җирне тигезләдем. Аннары 1700 «КАМАЗ» таш керттек стоянка буласы урынга. Яхшы гына барып чыкты эшем. Тормышка караш үзгәрә дигәннән, ул вакытта бизнес башлавы җиңелрәк иде. Хәзер барысы да катлаулырак, минемчә. Шул эшем белән бүген дә яшәп ятабыз, Аллага шөкер. Бабам Хөрмәт исемле булган, шуңа стоянканың да исеме Хөрмәт.
– Үзеңне хөрмәт итүләрен тоеп яшәдеңме?
– Әйе. Миндә 26 ел музыка студиясе эшләп килде. Марат Вәлиевны мин Татарстанда иң көчле музыкантларның берсе дип уйлыйм. Аңа заказлар Башкортостаннан да, Мәскәүдән дә килә иде. Артистлар аранжировка яздыра иде. Соңыннан ул үземдә үсеш күрмим, башка урында үземне сынап карыйсым килә дип китте. Хәзерге вакытта балалар белән эшли, аларны курайда уйнарга өйрәтә, укучылары төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Маратка һәм Азат Кәримовка улым дип эндәшәм. Мин аларга әтисе кебек. Марат миңа кайчан әйтәсең, шунда киләм, сиңа аранжировка ясыйм дип тора. Безнең дуслык калды, хөрмәт калды, ул хәлемне белеп тора.
– Яңа җырлар өстендә эшлисеңме?
– Соңгы арада якташым Факил Сафин белән хезмәттәшлек итәбез. Ул Мөслим турында җыр язды. Икенче җыр да туган ягыма багышланган. Аны Илгизәр Мортазин Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев сүзләренә язып бирде. Аранжировкаларны Марат ясады. Миңа һәрвакыт акрын, салмак җырлар якын булды, бу җырлар да шундый.
– Социаль челтәрләрдән күреп торабыз – Мәскәүгә барсагыз да мәдәни урыннарда ял итәсез, Чаллыга кызыгыз кайтса да. Сез шундыймы, әллә кызыгыз сезне алып чыгамы?
– Кызым. Мәскәүгә барган саен ул мине Зур театрга алып бара. Мин бер әйбер дә аңламасам да, карап утырам. (Көлә) Кайткач, ул миңа сөйли. Аннары Дәүләт Думасы каршындагы кафега кереп тәмләп чәй эчәбез. Монда кайтканда тегеннән үк театрга билетка заказ биреп куя, безне әнисе белән алып бара.
– Кызыгыз турында сөйлә әле.
– Диана 1990 елда туды. 26нчы мәктәптә укыды, Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) белем алды. Шунда укыганда аны Норвегиягә нефть һәм газ факультетына бер елга укырга җибәрделәр. Хәзер Мәскәүдә яши, сәүдә министрлыгында эшләде, аннары башка урынга күчте.
– Башкалада яшәгәч, димәк, көчле рухлы.
– Әйе. Ул кайда гына булмады. Без дә курыкмаганбыз, җибәргәнбез. Менә хәзер фатирлы итәргә тырышабыз инде. Бигрәк тә мине ярата бит, әтием дип кенә тора. Әнисе кайчак көнләшеп тә куя. Кыз бала әтигә якынрак була икән. Әллә нинди дарулар, үләннәр төяп кайткан миңа. Шалтыратып, хәлләремне белешеп тора.
– Киләчәктә дә якыннарыңның кадерен тоеп яшә, сәхнә сине яратсын, Габидулла!
– Хәзер бераз читләштек бит, тик сәхнәгә чыгасы килә! 70 яшьлек юбилейны үткәрмәгәнгә үкенәм, 71дә булса да чыгарга исәп.
– Тормыш иптәшең Нәзилә белән сез бик матур пар. Алга таба да бәхеттә яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев