Гаиләдә тел сакланамы?
Хәзер еш кына татар гаиләләрендә ата-аналар, әби-бабайлар татар телендә сөйләшсәләр, тел сакланачак, дип әйтүләрне еш ишетергә туры килә. Мондый сылтаулар, гадәттә, мәктәпләрдә татар телендә укытуны хәл итәргә тиешле югары дәрәҗәдәгеләр тарафыннан әйтелә. Аларча, татар телен саклау өчен әллә ни кирәк түгел икән, гаиләләрдә татарча сөйләшсәләр, шул җитә. Берсенең дә мәктәпләрдә татарча укыту мәсьәләсендә Мәскәү белән конфликтка керәсе килми.
Заманында мин үзем дә телебезне саклауны кайгыртып газеталарга шактый гына язмалар әзерләгән идем. Гаиләләрнең әһәмияте турындагылары да булды. Ул заманда планшет, компьютер, интернет, йөзәр каналлы телевизор тапшырулары юк иде шул әле. Татарча сөйләшкән гаиләләрдә, чыннан да, татарча аңлый, сөйләшә торган буын үсте. Соңгы елларда тормыш үзгәрде бит. Үземнең ике онык та татарча аңласалар да, урысча сөйләшәләр. Ә бит теге югары дәрәҗәдәге абзыйлар теләгәнчә кыз да, кияү дә өйдә гел татарча гына сөйләшәләр. Без - ике яклап әби-бабайлары да чын татар телле.
Оныкларның урысча сөйләшүләре ул тирә-як тормышның урыс теле йогынтысында булуына бәйле. Хәзер бит балалар туганда ук икенче төрле булып туалар, бераз кеше кыяфәте керүгә үк смартфонга, планшетка тартылалар, мультфильмнарга мөккибән китәләр. Трамвай-автобусларда карап йөрим, балалар арбасындагы әле торып та утыра алмаган балалар әниләре кулындагы смартфонны сорап елыйлар. Шулай инде, прогресс бара, кешеләр буыны да үзгәрү юлында.
Безнең беренче онык та, бер яшьлек чагыннан ук, әти-әнисенең планшетына ия булды, телевизордагы әллә ничә каналдан тәүлек буе күрсәтелүче “Маша и медведь” ише мультфильмнарга мөккибән китте. Сөйләшә башлаганда ук, безнең татарча әйткәнгә урысча җавап кайтара башлады. Татарча сөйләшкән гаиләдә тел саклана дигән теория үзен-үзе акламады. Дөрес, ул минем татарча сөйләшкәнне таләп иткәнне аңлый, авырлык белән булса да минем белән татарчарак сөйләшергә тырыша.
Икенче оныкның теле бик матур татарча булып ачылган иде. Яшь ярым вакытыннан ук, компьютердан үзе эзләп табып, үзенә ошаган татарча җырлар тыңлый башлады. Ә менә өч яшенә таба урысчага күчте дә куйды. Шул урысча мультфильмнар тәэсире булды, күрәсең. Хәзер анысын татарча әйттерергә тырышам. Биш яшьлек балага татар телен сакларга кирәклекне аңлатырга авыррак шул, беркөн басым ясый башлагач, бу акыллы гына әйтеп куйды: “Бабай, - ди, - мин бит татарча понимаю”. “Ник алайса татарча сөйләшмисең? - дим. “Бабай, татарча только старые люди разговаривают”, - дип, ушымны алды. Ни әйтәсең инде, чыннан да, балалар бакчасында да, урамдагы балалар мәйданчыгында да балалар үзара урысча гына сөйләшәләр шул. Кече онык та бер-ике елдан татарчалаштырып сөйләшә башламас микән дип, көтәргә генә кала.
Шулай да мәктәпләрдә татарча укытуны да гамәлгә кертсәләр, телебезне саклау проблемасы күпкә хәл ителер иде. Менә мин үзебезнең Актаныш районының Мари Суксу авылына гел кызыгып карыйм. Районда мари телендә сөйләшүче бердәнбер авыл булуына карамастан, биредә сигез сыйныф буена мари телендә белем алалар. Аларга Мәскәү дә катышмый, прокурорлар кереп, мари телендә укытуны тыеп та йөрмиләр. Булдыралар бу авылда яшәүчеләр, тыныч кына үз телләрен саклап яшиләр. Әле илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләрен җыеп "Семык“ исемле бәйрәмнәрен дә үткәрәләр.
Татар телен саклау җитди проблема. Телне саклау буенча стратегия кабул итеп кенә проблеманы хәл итеп булмаячак. Мәктәпләрдә дә татар телен татар балаларына өйрәтү буенча ниндидер яңартылган программа кабул итәргә кирәктер. Башка телле балаларны татарчага өйрәтәбез дип, җәфаламаска кирәк, аларга кирәкми дә безнең тел, чөнки кулланышын гамәлгә кертеп җибәрәлмәдек. Аккан суга ике тапкыр кереп булмый диләр, шуның кебек татар телен кулланышка кертү форсаты күптән агып китте инде, аны кабат кайтарып булмастыр.
Җәүдәт ХАРИСОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев