Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова: «6 сәгать операция кичердем»

Татарстанның халык артисты элемтәгә чыкты.

ТР һәм БР атказанган артисты Гүзәл Уразова операция кичерде. Кай төшенә икәнен артист әйтми. Әмма караватына беркетелгән язудан җырчының пластик хирургия бүлегендә ятуы аңлашыла. Кәгазьдә табибның фамилиясе - Горкуш К.Н. (Кристина Николаевна – ред.) язылган. Кристина Горкуш – Мәскәүдә пластик операцияләр ясаучы хирург.

«6 сәгать операция кичердем. Барысы да яхшы үтте диделәр. Әле наркоздан чыкканны сөйләп көлдерделәр. «Гузель, ты в реанимации», диләр икән миңа бераз үземә килгәч. Мин: «Я в реанимации? А я думала на фотосессии», дигәнмен. Социаль челтәрләрдә бик күп теләкләр теләгәнсез, зур рәхмәт. Шулай кирәк ул сиңа дип язган кешеләр дә бар. Аларына игътибар бирмибез инде хәзер. Саулык булса, җитә бар да! Исән-сау гына булыгыз. Мин сезне яратам», – дип яза җырчы Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев