Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов Илмира Нәгыймованың елап яздырган видеосыннан көлә

Илмира сүзсез калмады.

Илмира Нәгыймова социаль челтәрдә елый-елый видео төшерде. «Бүтән интервьюларга йөрмим. Минем исем белән рейтинглар күтәрәләр. Аннары хейтерлар яза башлый. Аларны укысаң, котлар алына. Русланнан үрнәк ал дип тә язучылар бар. Аның кебек булырга Аллаһ сакласын» дип, яшьләренә буыла-буыла сөйләде танылган җырчы. 

Бу сторисларны Илмираның элеккеге ире, җырчы Руслан Кираметдинов та караган булса кирәк. Җырчы Вадим Захаров белән очрашкач, рәхәтләнеп көлешәләр. 

- Менә Руслан белән күрештек әле. Шул темага сүз чыгып китте дә, «хәзер нәрсә сөйләргә белмәсәң, еларга кирәк» ди Руслан, – дип Вадим Захаров видео төшергән.  

Бу видеоны Илмира Нәгыймова да игътибарсыз калдырмады. 

- Хәзер чын ир-атларның нинди булуын дәлилләп видео куям сезгә. Минем сторисларымны карап баручылар сүзнең нәрсә турында баруы турында белә торгандыр. «Хорошо смеётся тот, кто смеётся последним». Бумеранг законы барлыгын онытмаса иде! Менә карагыз, шушы була инде чын ир-атлар! – дигән Илмира Нәгыймова һәм Вадим Захаров төшергән видеоны урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

2

0

2

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев