Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймова шок хәлендә

«Мин хәтта торып бастым» – ди җырчы.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң популяр җырчы Ильмира Нәгыймова Шри-Ланкага ял итәргә китте. 

 Җырчы Шри-Ланканың табигатенә хозурлана, диңгездә коена, экскурсияләргә бара, юл буйларындагы маймылларга сокланып йөри.

Ул җирле музыкантның  татар көен уйнавын күреп шакката. 

Музыкант саксофонда Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова репертуарындагы «Әниемә» (Гафу Каербеков сүзләренә Шәмши Калдаяков иҗат иткән җырны Госман Әхмәтҗанов татарчага тәрҗемә ясаган) көен уйный.

«Мин шок хәлендә, монда татар көе яңгырый. Мин хәтта торып бастым. Бик каты сөендем»,  – дип Ильмира  музыкага кушылып үзе дә җырлый. 

Фотолар җырчының  телеграмм каналыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шок Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА