Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илзидә Госман: «Тере куян, тавык, хәтта капчыгы белән балык бирәләр»

Җырчы иң кызыклы бүләкләре турында сөйләде.

Җырчы Илзидә Госман соц челтәрләрдә зур балык тотып төшкән фотосын урнаштырды. Кызыксынып аның белән элемтәгә чыктык. Балыкны Лаеш районыннан җибәргәннәр.

"Минем күптәнге фанаткам ул Мәдинә апа. Ташкирмәнгә концерт белән барганнан бирле элемтәдә торабыз. Ачык йөзле, киң күңелле матур апа! Күптән түгел Казанда узган концертыма да килде. Инде менә туган көнемә бер капчык балык җибәргән", - дип сөенә җырчы.

Искәртергә кирәк, бу беренче шундый бүләк түгел икән. Илзидә Госманны тамашачылары гел шундый файдалы һәм тәмле бүләкләр белән сөендереп тора.  

"Бервакыт тере куян бүләк иттеләр, тавык та булганы бар. Гөлләр, чәчәкләр, мамык шәл, бияләй, перчаткалар… Аларны киеп, фотосессия дә ясаганым булды. Ерак Камчаткадан посылка җибәргәннәре бар, "Туган-үскән якларым" дигән җырым өчен иде ул. Хәтерлим, җырлый гына башлаган чаклар. Радиодан беренче җырларым яңгырырй. Камчатка тиклем Камчаткадан посылка килеп төшмәсенме?! Шаккаттым. Башкортстаннан вахта белән китеп эшләүче бер абзыйдан булды ул. Посылкада кызыл, кара икра консервалары, сырокопченый балык, океан буендагы ташлар...Уфадагы концертыма кайтты ул соңыннан, шунда очраштык та әле», - дип уртаклашты җырчы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев