Иркә: мәктәпне гаепләргә кирәк түгел, барысы да ата-анадан тора!
Телне саклыйм, үстерәм дигән ата-ана кеше биргән киңәшләрне дә тыңлап тормый һәм, тууга, баласы белән татарча сөйләшә башлый.
Соңгы елларда чып-чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үсүче балаларның туган телебезне белмәве, ата-ана биргән сорауга русчалап җавап кайтаруы гадәти күренешкә әверелеп бара. Җырчы Иркә әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.
Чыннан да, олы кызым Айсылу татарча сөйләшә һәм, иң мөһиме, татарча уйлый. Аның татарча шулай иркен аралашуында минем генә түгел, әбисе белән бабасының да өлеше зур. Ул татарча матур итеп сөйләшә, яза, элекке сүзләргә кадәр белә. Айсылуны чын татарча сөйләшә дип тә әйтеп булмый әле, ул, күбрәк мишәрчә сөйләшә. Шулай ук Айсылуның, татар теленнән тыш, тагын 5-6 телне яхшы белүе хакында да әйткәнем бар инде.
Ә инде кечкенә кызларыбызга килгәндә, җәй айларына каникулга кайтарып куйгач, мин аларның әбиләре белән гел татарча гына, бер рус сүзе дә кыстырмыйча сөйләшкәннәрен шыпырт кына, сөенеп тыңлап торам. Ләкин башка вакытта минем балаларым саф татарча гына сөйләшә дип күкрәк кагып, мактанып әйтә алмыйм. Казанда булганда, әлбәттә инде, балалар русчага күчә.
Кызлар 16нчы татар-инглиз гимназиясендә укыйлар. Айсылу да шул мәктәпне тәмамлаган иде. Шуңа күрә балаларның күбрәк русча сөйләшүендә мәктәпне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Ата-ана бала белән тугачтын да нинди телдә сөйләшә, бала да шулай сөйләшеп китәчәк. Рус сүзләре кыстырып сөйләшү үзебезгә дә бик уңайлы бит инде, килешәсездер. Русча сөйләшкән кешеләр янында да йөрибез, шәхсән минем төркемемдә дә андый кешеләр бар. Ана белән ата нинди телдә сөйләшсә, бала да иң беренче итеп шул телне өйрәнә.
Минем тормыш иптәшем Артур татарча сөйләшми. Алай да, без өйләнешкәндә бер татарча сүз дә белмәгән Артур бүгенге көндә бөтен әйткәнне дә аңлый, ватып-сындырып булса да, татарча сөйләшә ала. Шулай да, аңа русча сөйләшүе җиңелрәк. Мин исә татарча җавап кайтарам. Гаиләдә ике тел булгач, балаларыбыз да русча һәм татарча 50гә 50 сөйләшәләр дип әйтер идем. Татарча да сөйләшәләр, ирем кайтканда, шәһәрдәге тирәлектә русча да сөйләшәләр. Әлбәттә, мин аларга, кереп: «Татарча гына сөйләшегез!» – дип тә кычкыра алмыйм. Чөнки безнең гаиләдә баш кеше – ул әтиебез. Кычкыру дигән нәрсә гаиләбездә, гомумән, юк. Әтиләре белән русча әңгәмә корып утырган балаларыбызга минем: «Әйдәгез, татарча гына сөйләшегез»,– дип әйтергә дә хакым юк.
Балаларга гына түгел, кайвакыт, рус сүзләрен кыстырганым өчен, үземә үзем дә кисәтүләр ясарга туры килә. Иң беренче чиратта үзебезгә дә телне җиңеләйтү ягын карарга түгел,ә сөйләмебезне чистарту турында уйланырга кирәк.
Мин үзем кызлар белән татарча сөйләшәм, бергәләп татарча китаплар укыйбыз. Кечкенәләренә (Айсылуга аңлату кирәк түгел инде) татар телен белергә кирәк икәнлеген аңлатам. Тик дуслары, сыйныфташлары, әтиләре белән аралашу русча булгач, рус теле балаларга җиңелрәк бирелә, әлбәттә.
Ә инде башкаларга нинди киңәшләр бирүгә килгәндә, бер гаилә икенче гаиләгә охшамый, дип саныйм мин. Минемчә, һәр гаилә – ул үзе бер дәүләт, һәм аның үз кануннары бар. Телне саклыйм, үстерәм дигән ата-ана кеше биргән киңәшләрне дә тыңлап тормый һәм, тууга, баласы белән татарча сөйләшә башлый. Баланың татарча белүенә фундамент кечкенә вакытында салына.
Безнең балаларның татар телендә белем алу мөмкинлекләре, татар мәктәпләре бар. Моның өчен рәхмәт хөкүмәтебезгә. Ләкин өйдә русча сөйләшеп торган килеш, баланың телен саклауга мәктәп кенә булыша алмаячак. Өйдә, ишегалдында русча сөйләшеп үскән балаларны укыткан укытучыларны жәлләп үләм. Хәзер болай да балалар белән эшләү җиңел түгел. Миңа калса, хәзерге заман балаларын тәрбияләү, укыту – ул үзе бер зур хезмәт. Укытучыларның хәлләрен бик яхшы аңлыйм. Баланың телне белмәвендә мәктәпне гаепләргә кирәк түгел. Барысы да бездән – ата-аналардан тора.
Гөлназ Хәбибулллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев