Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Энергияле, актив, хезмәт сөючән чаллылы Нина Морзаханова 29 ел җыештыручы булып эшли

Сүз җыештыручы турында бара. Гадәттә, алар энергияле, актив, хезмәт сөючән була. Йорт территориясендә матурлык тудыра алар. Шундый кешеләрнең берсе белән без дә очраштык.

Нина Морзаханова 29 ел җыештыручы булып эшли. Элек ресторанда повар булып эшләгән. Ире үлгәндә аңа 41 яшь булган. Өч кызын берүзе Нина Кузьминична үстерә, өч эштә эшли. 
– Кечкенә кызым беренче сыйныфка укырга керергә тиеш иде. Аны мәктәпкә озатып, каршы алыр өчен эшли башлаган идем бу эштә. Бер генә ел эшләрмен дә китәрмен дип уйладым, – ди Нина Морзаханова. – Шулай 29 ел сизелмичә узып та китте. Пенсиягә чыксам да, эшемне ташламадым. 
Ул 40нчы комплексның ике йортына хезмәт күрсәтә, үзе торган йортның җаваплы кешесе дә. Нина Куьминична үз эшен, анда яшәгән кешеләрен дә ярата, алар белән горурлана. 
– Урам себерүче чүп кенә җыя дигән сүз түгел, – ди Нина Морзаханова. – Мондагы һәр кешене беләм мин: кемнең кая киткәнен, күпме бала туганын, кемнең авырганын, күпме инвалид барлыгын. 
Яхшы хуҗабикәнеке кебек бу ишегалдында бар нәрсә дә тәртиптә: тәрәзә астында матур чәчәклекләр, машиналар парковкада, җирдә бер чүп тә юк. 
Фатир хуҗалары да аңа матурлыкны сакларга булышалар. «Бу чәчәклекне инде күп еллар  утыртабыз. Аларга бөтен кеше сокланып карый. Без бергәләп җирне казыйбыз, орлык сатып алабыз, җәй буе алар артыннан карап, су сибеп торабыз. Былтыр шәһәркүләм конкурста икенче урын алдык», – ди Нина Кузьминична. 
Фатир хуҗалары да җыештыручыларын яраталар, хөрмәт итәләр. «Иртән аларның шат йөзләрен күрү, җылы сүзләрен ишетү минем өчен иң югары бәя, – ди Нина Морзаханова. – Кышын ике ай чирләп, эшли алмадым. Шул вакытта алар минем хәлем белән көн саен кызыксынып тордылар, тизрәк терелеп чыгуымны теләделәр. 
Җыештыручыны йортта яшәүчеләр белергә һәм танырга тиеш. Шулай булганда гына аларның үз ишегалларын тәртиптә тотасы килер. Һәм, әлбәттә, инде алар нәтиҗәне күрергә тиеш. Әгәр ишегалды ялт иткән икән, кешегә чүп ыргытырга яисә чүп тулы пакетны подъезд янында калдырырга оят булачак. «Мине яшәүчеләр беләләр, исәнләшәләр, рәхмәт әйтәләр, бу миңа дәрт өсти, эшкә теләкне тагын да арттыра», – ди ул. 
Алла Орехова 40/13А йортында 2004 елдан бирле яши. 
– Безнең йортыбыз үзенчәлекле, фатирларның яртысында милек хуҗалары түгел, ә чит кешеләр арендага алып яши. Мондый йортта чисталыкны тотарга бик авыр, шуңа да карамастан бездә тәртип: Нина Кузьминична подъездны һәрвакыт юып, чистартып тора. Бу кешене беркем дә алыштыра алмый, андыйлар бүтән беркайда да юк. Яшьләр килә дә китә, ә Нина апа алыштыргысыз. Иртә таңнан килеп эшкә тотына ул. Аның беркайчан да зарланганын ишетмисең, киресенчә, ул һәрвакыт синең хәлләрең белән кызыксына, яңалыкларны сораша. Ул бик тырыш, ярдәмчел, эшчән, аның белән төрле темаларга сөйләшеп була. Без Нина Кузьминичнадан бик канәгать, эшләсен генә дип теләп торабыз, - ди Алла Орехова. 
Сиринә Харисова да шундый ук теләктә. «Нина Морзаханова кебек кешеләр бик сирәк. Иртән урамга ишекне ачып чыгабыз да яшел жилетлы Нина апаны күргәч, кәефләребез күтәрелә. Безнең өчен ул гади генә җыештыручы түгел, ә чын хәзинә һәм «аяклы» энциклопедия. Кыш көне киленем машина ачкычын югалтты, эзләдек, әмма таба алмадык. Нина апа табып кертте. Сөенгәнебезне белсәгез! Ул бик пөхтә, ягымлы, һәр кеше белән уртак тел таба. Кирәк икән, балаларга шелтә дә ясый. Кыш көне кулын сындырып өйдә утырган иде, сагынып беттек, яңадан эшли алырмы дип кайгырдык. Эшли генә күрсен берүк, андый кешене көндез шәм белән эзләсәң дә табып булмый». 
«Эшегез авыр, кышын бигрәк тә. Барысына да ничек җитешәсез? », - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. 
- Үз эшемне бик яратам, кешеләрнең тормышын уңайлы итәр өчен эшлим бит мин, - ди елмаеп Нина Морзаханова. – Кыш көне кияүләрем, кызларым булышырга чыга. Иң мөһиме, эшем саф һавада, графигы уңайлы, миңа барысы да ошый. Элек балаларыма күз-колак булып торсам, хәзер оныкларымны карашам.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр