Кем карар икән?
Күршебездә Мәсрүрә апа яши. Сиксәнгә таба бара. Соңгы вакытта бик авырлык белән йөри: аяклары авырта.
Бердәнбер улы көн аралаш килеп, дарулар, ашамлыклар калдыра. «Мине карарга кеше юк», – ди Мәсрүрә апа. Килене, оныклары турында сорашсам, боегып кала, күзенә яшь тула. «Үзем гаепле, сеңлем», – ди.
Улы, югары уку йортын тәмамлауга, курсташ кызына өйләнгән булган икән. Мәсрүрә апа аларга кооператив фатир алырга булышкан. Акчаны үзе түләп барган. Хәтта коммуналь түләүләр өчен дә үз кесәсеннән өлеш чыгарган. Улының бер-бер артлы балалары туган. Менә шуларны башта балалар бакчасыннан, аннан мәктәптән алырга кирәк булгач, килене каенанасыннан булышуын сораган. Мәсрүрә апаның эшләп йөргән вакыты, шулай да, «юк» дияргә батырчылык итмәгән.
Киленнең шулай ук эшләп йөргән, шәһәр читендә яшәгән әнисе дә балаларны карарга булыша башлагач, Мәсрүрә апаны чит күрә башлаганнар. Хәтта улы да үзгәргән, ачылып сөйләшми икән. Инде оныклар мәктәп тәмамлап, югары уку йортында укыйлар икән. Мәсрүрә апаның кодагые да күптән инде кызы-киявендә хөрмәттә яши.
Эштә бу хакта хезмәттәшләремә сөйләгән идем, берәү: «Хәзер тормыш хакыйкате шундый – киленең белән оныкларыңа булышмыйсың икән, картайгач, син аларга кирәк булмаячаксың», – диде.
Лия ХАКОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев