Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хастаханәгә барырга куркалар

Без коронавирус инфекциясе башлангач та, әнием белән икебез дә чирләдек. 2нче хастаханәгә эләктек. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, табибларның тырышлыгы белән мин бу чирне җиңдем. Ә 77 яшьлек, үз тормышын алып бара торган әнием, шикәр чирле булганга үлеп китте.

Яңа фатир алып, ремонтлар ясаган идек. Шул фатирда ярты ел гына торып калды. Әнинең гәүдәсен алган вакытта, кыенлыклар булмады. Моргта вакытта ук полиэтиленга төреп, агач тартмага салып чыгардылар. Табут түгел, агач тартма. Агач барыбер җирдә чери, дип үземне юаттым. Башкортстанда чын табутка салып күмәләр икән, ди. Моргтагы татар егетләренә кәфенлекләр дә биргән идем. Пакет өстеннән төрделәр микән кәфенлеккә, юкмы, анысын белмим. Авылыбыз мулласы, тартмасын кадаклаганчы, кырыена бер уч туфрак салып калдырырга кушты. Анысын үтәдек.
Әнине авылга катафалка белән алып кайттык. Авылдашлар кабер казып куйганнар иде. Шул бригада егетләре кабергә үзләре иңдереп, бераз балчык аткач, авыл ир-атлары эшне тәмамлады. Авыл халкы әниемне бик ярата иде. Куркып тормаганнар, бик күп килгәннәр иде.
Коронавирустан үлгәннәрнең җәсәдләрен төрмичә генә бирә башлаячаклар дип ишеткән идем. Ләкин монда финанс ягы да уйланылган кебек. Ул табутларны ясап, морг кырыена өеп куйганнар. Ясагач, аларны сатарга кирәк. Катафалка хезмәте дә түләүле. Әнә, күршемнең кайнанасы да үлгән. Күмү мәшәкатьләре 70 меңгә төште, ди. Мин табут һәм катафалка яллап, әнинең гәүдәсен авылга алып кайту өчен 22 мең түләдем.
Авылда әниемнән соң тагын ике кеше үлде. Хәзер авылларда авыручылар күп. «Үлсәк, ислам дине каннунары буенча күммиләр», – дип, авыл кешесе хастаханәгә барырга куркып ята. Ә менә чирле килеш ашка йөрми тормыйлар.


Рәиф Госманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш