Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Хәния Фәрхинең кайсы җырын яратасыз?" (сораштыру)

Халык мәхәббәтен яулаган легендар җырчы Хәния Фәрхинең вафатына биш ел вакыт узса да, аның үзен, иҗатын яратучылар бу хәл белән килешә алмыйлар. Сагыналар, социаль челтәрләрдә үзләренең фикерләрен язалар.

«Җырчылар күп булса да, аның кебек үзәкләргә үтәрлек моңлы итеп җырлаучылар юк. Ул – бердәнберебез», – диләр. Җырларын кабат-кабат тыңлыйлар. Шәһәрдәшләребезгә «Хәния Фәрхинең кайсы җырын яратасыз?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

Гөлдания Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты:

– Хәниянең җырлавын тамашачылар гына түгел, без артистлар да бик яратабыз. Күп артистлар аның җырларын үзләренең репертуарына алды. Мин дә «Дусларга» дигән җырын бик яратып башкарам. Ирем, композитор Рөстәм Хәйруллин да Хәния Фәрхинең иҗатын ярата иде. Рөстәмнең ике җырын Хәния җырларга өлгерде. Нурислам Гафиятов сүзләренә «Күп сорамыйм, язмышкаем» һәм Сания Әхмәтҗанова сүзләренә «Мин синеке» җырларын тамашачылар җылы кабул итте. Хәнияне барыбыз да сагынабыз, ул иҗаты белән үлемсез. 

Светлана Захарова: ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе:

– Хәния Фәрхинең иҗатын бик яратам. Аның «Утыр әле әни яннарыма» һәм «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә» җырлары күңелемә аеруча якын. Аның җырларын әнием дә ярата иде. «Утыр әле әни яннарыма» җырын еламыйча тыңлый алмыйм. Әниемнең яраткан җыры булгангадыр. Бер җыр үгет-нәсихәт кебек, кызыма да тыңлатырга тырышам. Хәния Фәрхи ихлас кеше иде, җырларын да күңелен биреп башкарды. Шуңа күрә халык аның вафаты белән һаман килешә алмый. 

Әнисә Вәлиева, акушер-гинеколог:

– Бөтен җырын яратам, чөнки аның кебек йөрәген биреп җырлаучылар юк хәзер. Ул бер һәм бердәнбер иде. Аның бит һәр гамәле сәнгать дәрәҗәсендә. Ул кызы Алсуны да җырлары кебек җиңел, рәхәт итеп тудырды. Әгәр мин композитор булсам, бу турыда җыр язган булыр идем. Рәссам булсам, матур картина ясар идем. (Әнисә ханымның истәлекләре белән газетабызның киләсе саннарында танышырсыз. – З.Г.) 

Фидания Сәлахова, пенсионер:

– Хәния иң яраткан җырчым иде. Аның һәрбер концертын карап барырга тырыштым. Барлык җырларын да яратам, чөнки алар барысы хатын-кызларның язмышын чагылдыра. Теге яки бу җырын тыңлаганда, ирексездән, «Минем турында язылган җыр бит», – дип куясың. «Дусларга», «Аңлыйсыңмы?», «Балаларга фатиха», «Син дөньяда яши дисәләр» – һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия булган, татар җыр сәнгатенең алтын фондын тәшкил итә торган әсәрләр. 

Алия Нуриева, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат мәктәбе укучысы: 

– Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын тыңлап үстек. Хәзер дә бу җырны яратып тыңлыйм. Аның сүзләре гади, көе дәртле. Рәхәтләнеп биергә була. 

Гөлнур Айзат, язучы: 

– Дустым Хәния Фәрхи репертуарындагы барлык җырларны яратам, чөнки аларның барысы да зәвыклы, мәгънәле. Ул үзе дә татар җыр сәнгатендә моңлы бер җыр булды. Кыска гына гомерендә халкын таланты белән сөендерде. Кызганыч, аны сәхнәләрдә күрә алмыйбыз, әмма ул йөрәкләрдә яши.

Ай сылуы суга төшкән сыман 
Бер мизгелдә күздән югалдың. 
Биш ел гомер – аз да, күп тә кебек:
Истәлеккә бары җырларың калды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев