Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Композитор Вәсим Әхмәтшин: “Безнең турында “Светлый луч в темном царстве” дип язып чыктылар!”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Театр әһелләре берлеге әгъзасы, композитор, педагог, музыка уен коралларын төзәтүче Вәсим Әхмәтшинга тиздән 70 яшь тула. Шул уңайдан легендар шәхес белән очрашып, әңгәмә кордым.

Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар мине гадәттәгечә, якын туганнары кебек елмаеп, чәй табыны әзерләп каршы алдылар. Татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән бу гаиләне бер-берсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Алар иҗатта да, тормышта да бер-берсен тулыландырып, халкыбызның рухын баетып яшиләр.
– Вәсим абый, балаларда туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәтне әни тәрбияли диләр. Исемнәрегез русча булса да, сез абыегыз белән татар моңы белән сугарылыган җырлар иҗат итәсез. Иҗатка мәхәббәт каян килде?  
– Мин Сарманда гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әнием Ольга Никитична әтигә башта ук: “Балаларга исемне мин бирәм, фамилия синеке булыр”, – дигән. Шулай итеп малайларга Валентин, Валерий дип исем кушкан. Мине дә Сарманда Александр, Шурик дип йөрттеләр. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, таныклык алгач кына үземнең Вәсим Вәсил улы икәнемне белдем. Әнием гитарада, әтием үзе ясаган скрипкада, шулай ук гитарада уйный иде. Безнең гаилә ансамбле бик көчле булды. Авылда, районда бер бәйрәм дә бездән башка узмады. Бәйгеләрдә гел беренче урыннарны алдык. Бүләккә бирелгән 3 метр ситсадан әни Лирага күлмәк тегә иде. Бу ул чакта  зур байлык саналды. Әтием – Арча районы Күлле Киме авылыннан, күренекле язучы Сибгат Хәким белән бер партада утырып, бергә үскән кеше. Ул җыр-моңга хирыс булган, рәсемнәр дә ясаган. Сәнгатькә мәхәббәт әти-әнидән килгән. Әлмәт музыка училищесын тәмамлаганнан бирле татар сәнгатенә хезмәт иттем. Башта Минзәләдә  балалар укыттым, аннары төрле шәһәрләрдә укучыларга музыкаль белем бирдем, вокал-инструменталь ансамбльләр оештырдык. 
– Әмма сезне композитор буларак, Мамадыш танытты дисәм дә ялгыш булмас. Бу районга ничек барып эләктегез?
– Мин – югары категорияле педагог. 1969 елдан бирле балаларны тынлы музыка уен коралларында уйнарга өйрәттем. Башта Минзәләдә эшләдем. Анда, мәктәптән тыш, тынлы оркестр белән җитәкчелек иттем.  Соңрак Татарстан мәдәният министрлыгы Мамадышка мәдәниятне тиешле дәрәҗәгә күтәрергә җибәрде. Мин балалар укыттым, Асия аракы заводы клубын җитәкләде, фатир биргәнче, шунда яшәп, эшләдек. 1977 елда “Нокрәт” ансамбле туды. Ул чорда вокаль-инструменталь музыканың бик популяр чагы. Без дә тиз арада халык мәхәббәтен яуладык.   
 – Һәм “Кошларым” җыры сезне бөтен дөньяга композитор итеп танытты. 
–  Бервакыт ПМКда табельщица булып эшләгән Нәкыя Йосыпова  безгә шигырьләрен күтәреп керде. Ул күңелендәге барлык уй-хисләрен шигырь юлларына салып, көн дә шигырь язган. Асия белән шигырьләрен укып чыктык. Аларда ниндидер сагыш, тирән мәгънә барлыгы безне әсәрләндерде. Арадан “Кошларым”ны сайлап алып, көй яздым. Кушымта өлешенә дә көй килә генә бит күңелгә, ә сүзләре юк. Нәкыягә кушымта язарга куштым. Ул: “Юк, яза алмыйм, ялганмый бернәрсә дә монда”, – дип, тәки язмады.   
Без Асия белән кушымтаны сүзсез генә, тавыштагы, күңелдәге бөтен моңны салып, “а-а-а-а...” дип көйләргә уйлаштык. Гаҗәеп отышлы килеп чыкты! 
1978 елда Казанда “Кышкы эстрада” җыр фестивалендә “Кошларым”ны җырлап, Асиям лауреат исеменә, “Нокрәт” I нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җыр халык арасында да зур популярлык казанды. 1982 елда Болгариядә Халыкара фестивальдә “Кошларым” өчен  бронза медаль белән бүләкләделәр.  Шуннан соң Мамадышлар Вятка елгасының Нокрәт икәнлеген белделәр.  
Бу җырны Асиядән соң дистәләгән җырчы башкарды. Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Чәчкә, Гөлсирин... Хәзер аны Гөлсирин җырлап йөри. Һәр кеше җырны үзенчә тоемлый бит, шуңа да кемнедер аерып әйтү ярамый. Шулай да җырның кушымта өлешен, иң үзәк өзгеч урынын җиренә җиткерә алмаучыларга эчебез пошкалады. Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина аны яңадан “терелтте”. 
– Гөлсирин “Кошларым”ны сорап алдымы?
–  Ул бит аны кечкенә чагыннан ук җырлап үсте. Гөлсирин – Нәкыянең авылдашы, Урта Кирмән авылы кызы.  Аның башкаруында әлеге җырым “Болгар радиосы”ның милли музыка премиясенә лаек булды. Иҗат җимешеңнең дүрт дистә ел буена халык күңелендә яшәве зур бәхет инде ул.
– Вәсим абый, Мамадышта иҗатыгыз төрле яклап “чәчәк атканда” Чаллыга киткәнсез. Сезне Чаллыга кем чакырды?  
  – 1984 елда Чаллы мәдәният бүлегенең ул чактагы мөдире Шамил Зиннур улы Закиров чакыруы буенча ак калага күченеп килдек. Без килдек – Шамил Зиннурович, безне фатирлы итеп, Казанга китте. Монда да музыка мәктәбендә балалар укытуымны дәвам иттем. Иҗади эшчәнлегебез Чаллыда тагын да көчәйде, чөнки монда мөмкинлекләр күбрәк иде. Гастрольләрдән кайтып кермәдек. Илнең төрле почмакларына конкурсларга чакырып кына тордылар. Һәрберсеннән җиңү белән кайттык. Уфа шәһәрендә 1988 елда илкүләм эстрада-джаз җыры фестивалендә катнаштык. Концерт буе акыру,  чинау катыш чыгышлар арасына, безнең башкаруда  татар моңы да килеп керде... Шушы чыгыштан соң безнең турында Мәскәүнең бер газетасы “Светлый луч в темном царстве” дип язып чыкты. Аннан соң үзәк телеканалларның “Споемте, друзья!”, “Товарищ песня”, “Шире круг” тапшыруларына чакырулар алдык.   
– Вәсим абый, Салават Фәтхетдиновны Чаллыга китерүче дә сез бит?
– Безнең 16 кешелек вокаль интсрументаль ансамбльдә нәфис сүз остасы Зөләйха Минһаҗева декрет ялына киткәч, Башкортстаннан Салаватны Чаллыга күченеп килергә кыстый башладым. Салават һаман бу эшне кичектереп килде. Аннары аңа  ультиматум белдереп: “Или сейчас, или никогда!” – дип телеграмма (аны быел үзенә тапшырдым. “Музейга куям”, – диде)  суктым. Килде. Аның тамашачы белән элемтәсен,  чаялыгын күреп исең китә. Атаклы юмор осталары Кәтүк белән Баганайның бөтен репертуарын ятлаган. Берсендә сәхнәгә Асиянең “ночнушка”сын  киеп чыгып, халыкны егылганчы көлдерде. Бервакыт мин аның җырлаганын ишетеп алдым. Әмма баштарак моңа игътибар бирмәдек.  Беркөнне җор телле егетебез Фирзәр Мортазинның “Җырым – син”ен сузып җибәрмәсенме!.. Шунда гына каршыбызда киләчәктә зур җырчы булачак талант торганын аңладык. Салаватыбыз яшен кебек тиз балкыды. Таланты янына үҗәтлеге һәм тырышлыгы да көчле. Аның күңелендәге моң дәрьяларга да сыя торган түгел бит. 
–  Вәсим абый, җырларыгызны Венера Ганиева, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәлахов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Равил Галиев, Марат Фәйрушин һ.б җырчылар башкара. Җырларны сатасызмы? 
– Хәзер җыр язуны бизнеска әйләндерделәр шул. Мин сатар өчен җыр язмыйм. Җыр язылган икән – ул җырланырга, халыкка җиткерелергә тиеш. 
– Җыр ничек языла?
– Җыр мәгънәле сүзләргә языла. Кайчак шундый шигырьләр килеп керә  – юллары үзеннән – үзе  җырлап тора. Андыйлар бер кичтә көйгә салына.  Хәзер сәхнәгә тозсыз сүз менде бит. Яшьләр ни җырлаганнарын аңламый җырлыйлар. Бу – бик кызгыныч күренеш. 
– Вәсим абый, сез театрлар өчен дә җырлар язасыз. Кайсы театрлар белән хезмәттәшлек итәсез?
– Мин 50дән артык татар театрына 300ләп җыр яздым. Оренбург драма театрының “Аферист”, “Гомер әле узмаган”, Минзәлә театрының “Буйдаклар”, “Өй салуның ние бар”, Чаллы театрының “Хыялый”, “Ул бит кичә иде”, “Гашыйклар тавы”, “Әйттереп калыйк әле”, “Сөясеңме, сөймисеңме?”  һәм башка спектакльләре, “Әтәч нигә кычкыра?” мюзиклына, Чаллы курчак, Әлмәт театрына  эшләгән музыкаль бизәлеш һәм алар өчен язылган әсәрләр күңелемә якын.  Аларны тамашачылар да җылы кабул итте.
– Сез озак еллар 3нче музыка мәктәбендә балаларны тынлы уен коралларында уйнарга өйрәттегез. Педагог күзлегеннән милли сәнгатебезнең киләчәге нинди?
– Шәһәр балалар иҗаты үзәге тарафыннан оештырылган “Беренче адымнар” конкурсында жюри рәисе булып эшлим. Талантлы балалар күп. “Бәхет йолдызы” исемле ачык республика конкурсын халыкара масштабка чыгарырга җыенабыз. Милләтебезнең киләчәккә потенциалы зур дип уйлыйм.    
– Сезнең иҗатыгызны бәяләгән күп санлы Мактау грамотлары, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең рәхмәт хаты арасында 2014 елда бирелгән “Иң яхшы тәрбияче” дигәне дә бар...
– Мин бит, интернаттагы ятимнәрне дә, тәрбиягә авыр бирелүчеләрене дә музыка уен коралларында уйнарга өйрәттем. Алар арасында Эдуард Немчинов, Антон Березин кебек Мәскәүдә хәрби оркестрда уйнаучылары да бар. Күбесе армиядә музыкант булды.  Менә бер егетем (Вәсим абый фотодан сөйкемле малайны күрсәтте), ә менә болары ул язган бер өем аңлатма кәгазьләре. Аңардан экстремаль шартларда исән калу юлларына өйрәнергә  була. Нинди авыр тормышта яшәсә дә, кыенлыктан чыгу юлын табуына шаккатырлык.  Берьюлы әбисе биреп җибәргән акчаны тотып бетергән дә, автобуста кайтырга акчасы җитмәгән. Даруханәгә кереп, калган биш сум акчасын ун тиенлекләргә алыштырган да, автобус кондукторына кушуч белән шуны тоттырган. Шыгрым тулы автобуста теге мескен апа вак акча санап тормаган инде (ә автобус билеты ун сум). Бу егет музыкаль яктан да бик сәләтле булып чыкты. 
– Гаиләгез – төп таянычыгыз. Улларыгыз нәсел дәвамчыгыз гына түгел, иҗатта да үз урыннарын тапты.  Сез бәхетлеме?
– Аллаһка шөкер, тормыш юлыннан Асиям белән бергә атлыйбыз. Бергә иҗат итәбез. Гомерем буена яраткан эшемне башкарып, халкыбызга хезмәт иттем. Балаларыбыз – гаиләбезнең горурлыгы. Алар да сәнгатькә  хезмәт итәләр. Эдуард Чаллы музыка училищесында, аннары,  Санкт-Петербургта джаз остасы, мәшһүр саксофончы Геннадий Гольдштейнда укыды. АКШта берничә колледжда музыка укыта, көйләр яза. “Хьюстон шәһәренең алтын саксофончысы” дигән титул иясе. Айдар консерватория тәмамлап, Казанда яши. Җырлар да яза, бик көчле аранжировка остасы. Ул абыйсыннан да талантлырак.  Хәзер берсеннән-берсе акыллы оныкларыбыз үсеп килә. Балалар һәм оныкларның куанычларын күреп, халкыбызга матур җырлар иҗат итеп, Асиям белән тигезлектә җырлап яшәргә насыйп булсын. 
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә сәламәт булып, безне матур, мәгънәле  җырларыгыз белән сөендереп яшәгез.

 

Әңгәмәдәш Зөлфия ГАЛИМ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә