Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Күрәзәче белән киңәшләшеп яшим

«Миңа бозым ясадылар, үлсен-бетсен, теләсә нинди эштән кулы китсен дип эшләгәннәр», «Көндәшем сихерчегә барды, ирем гаиләбезне ташлап китте», «Үземне гел начар хис итәм, табиблар сәламәт диләр, ә үзем көннән-көн сула барам». Мондый сүзләрне танышлар арасында ишеткәнем бар. Нәрсә соң ул бозым? Кешене ниндидер көчләр белән үзенә каратучылар кемнәр алар? Бозымны бетерүчеләр, күрәзәчеләр ничек эшли?

Кеше ниндидер серле көч барлыгына ышанып, үзенең теләкләрен, уй-максатларын тиз генә чынга ашырырга тырыша. Кешеләрнең сихерче-күрәзәчеләргә табибларга караганда күбрәк баруы, шуларга эчкерсез ышанулары мине гел гаҗәпкә калдыра иде. Хәтта кайбер табибларның да, без белмибез, сихерчегә барып карагыз әле, дип әйткәннәре була бит.

Бозым, сихергә кемдер ышана, кемдер уйдырма дип саный. Бер таныш ханым: «Шушы сихер генә гаиләбезне таркатты, тормышыбызның астын өскә китерде. Ничә еллар иңгә-иң куеп яшәгән, олы терәгем-таянычым булган ирем башка хатын янына чыгып китте. Балаларны ташлады, хәзерге вакытта хәтта оныклар белән дә аралашмый. Бозым икәнен төгәл беләм. Ни өчен дигәндә, иремнең нерв чиреннән интегүен ишеттем, күзләреннән нур китте, кеше сүзен кабул итә алмый торган ниндидер зомбига әверелде дә куйды», – дип ачынып сөйләгән иде.

Бозым ясауның төп сәбәбе, минемчә, кара көнчелек. Нәкъ шул көнләшүдән кеше башын югалта, ашый, йоклый, бернинди эш эшли алмый. Көнләшкән кешесен юкка чыгарырга тели, нәрсә дә булса эшләргә, үзен табарга, үсәргә теләми. Кешегә барысы да җиңел юл белән килә дип уйлый. Һәм иң куркынычы: күп суммалардагы акчасын, вакытын сарыф итеп, гөнаһлы адымга – бозым ясатырга бара.
Күрәзәчеләр дә бар бит әле. Шул бозым ясаучыларны, гомумән, кеше күрмәгәнне күрүчеләрне күрәзәчеләр дибез. Аларга да ничектер шикләнеп һәм куркып карыйбыз. Шулай да чарасыз калганда күпләр нәкъ менә күрәзәчеләр янына ярдәм сорап бара. Булыша алган күрәзәченең сәләте турында исә чыбыксыз телефон аша йөзләгән кешегә барып ирешә.

Шундыйларның берсе – Тукай районы Комсомолец поселогында гомер итүче Юрий Ямщиков. Юрий Леонидовичның техник һәм медицина белемнәре бар. Моннан тыш, ул Коломбо һәм Шри-Ланканың Комплементар медицина институтын тәмамлаган. Аны традицион сәламәтләндерү системалары буенча белгеч дип тә атарга була. Шуңа өстәп, Юрий Ямщиков – парапсихолог, халыкара класслы биоэнерготерапевт. Белгеч терәк-хәрәкәт аппараты, гинекология, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын дәвалауда булыша, хәтта авыручыларга читтән торып та консультация бирә. Алда әйтеп кителгән бозым-каргышлардан арынырга ярдәм итә, яши торган бүлмәләрне энергетик чистарту белән шөгыльләнә.

Боларның барысы турында да миңа бер таныш ханым сөйләде, үзе дә күп еллар дәвамында Юрий Ямщиков янына йөри икән. Үзе медицина өлкәсендә хезмәт куючы танышым күрәзәче янына нигә бара? Ниләр сорый? Барганда ниләр кичерә? Күрәзәче ниләр әйтә? Нинди киңәш бирә? Танышыма шул сорауларны бирдем.   

– Юрий Ямщиков турында очраклы гына газета битләрендә чыккан игълан аша белдем. Ул вакытта борчылу, шомлану, нидәндер курку хисе бар иде миндә. Аңлата алмаслык шик-шөбһә белән йөрдем. Күрәзәчелек турындагы белдерүне күреп алгач, ниндидер өстән җибәрелгән билге буларак кабул иттем дә, тәвәккәлләп, белгечкә язылдым. Дөресен әйтәм, мондый кеше янына бару да ничектер куркытты мине, үземне начар хис иттем. Ләкин куркуларым юкка булып чыкты. Парапсихолог мине бик итагатьле итеп каршы алды, кулларымнан тотты. Әйтергә кирәк, Юрий Леонидовичның кулларыннан ниндидер энергия, көч-куәт килүе сизелеп тора, куллары әйтеп бетергесез җылы иде. Ул тынычландыра белә, юату сүзләре әйтә, проблемаларны чишү юлларын күрсәтә. Аның белән сөйләшкәннән соң урамга чыккач, үзеңне гел икенче төрле итеп хис итә башлыйсың: күзләр ачыла, тәнеңдә җиңеллек барлыкка килә, күңелләр күтәрелеп китә.

Белгеч янына балалары булмаган ирле-хатынлы парлар да килә. Юрий Ямщиков парлар белән аерым-аерым сөйләшә, проблеманы өскә чыгарып, бергәләшеп чишү юлларын таба. Моннан тыш, әйткәнемчә, куллар көче белән дәвалый. Ишеткәнем бар: озак еллар балалары булмыйча, белгечкә дәвалануга йөри башлаганнан соң нарасыйлары туган парлар рәхмәт йөзеннән Юрий Леонидовичка олы торт бүләк итәләр. Торт 1 метр киңлектә һәм 1 метр озынлыкта була. Бу үзенә күрә бер күркәм традиция. Моннан тыш, Ямщиков начар гадәтләрне бетерергә булыша. Шул исәптән алкоголизмны һәм тәмәке тартуны.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, минем алда гына ике култык таягына таянган, көч-хәл белән өстерәлеп баручы яшь егетне күрәзәче янына алып кереп киттеләр. Берникадәр вакыт узгач, шул аксаклаган, көчсез егет үз аяклары белән йөреп чыкты. Моны могҗиза дими, ни дисең инде!

Юрий Леонидович чын мәгънәсендә көчле энергетикасы булган психолог. Үземнән беләм моны. Мин, әйткәнемчә, нидәндер куркудан, шикләнүдән интегә идем. «Куркуыңның сәбәбе үзеңдә генә. Бу хис синең башыңда утыра. Теләсә нинди уйларыңны алып ат. Кайбер гади генә әйберләргә җиңелрәк кара – шуннан соң курку хисең дә бетәр, тормыштан тәм таба башларсың», – диде ул миңа. Чыннан да, аның сүзләре булышты. Мин аңа консультациягә дә йөрдем, параллель рәвештә йога белән дә шөгыльләнә башладым. Тәнемә генә түгел, бөтен җаныма рәхәтлек иңде. Бу әйтеп бетергесез искиткеч тойгы!

Белгеч белән без бик яхшы мөгамәләдә. Мин аның күп кенә саклау талисманнары, төрле амулетлар ясаганын да беләм. Бу саклык чараларын кешеләр үзләре белән йөртәләр, кайберләре машиналарына куя. Безнең гаиләдә дә ул ясаган амулетлар бар. Әйтик, финанс ягын яхшырта торган, автомобильдә бәла-казалардан саклый торган, уңыш энергиясе салынган талисманнар бар. 

Юрий Леонидовичка киңәшләр сорап та мөрәҗәгать итәм. Мисалга, ял итәргә киткәндә самолетта очарга туры килә. Белгечкә шалтыратып, очканда нинди медальон кирәк булачагын ачыклыйм. Аны тыңлаганнан соң гына үземне ничектер ышанычлы итеп хис итә башлыйм. 
Миңа катлаулы ике операция кичерергә туры килде. Операция вакытында да, аннан соң реабилитация үткәндә дә Юрий Леонидович миңа энергия, көч-куәт биреп торды, без аның белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булдык. Араларыбыз ерак булса да, аның энергетикасын тоеп, сиземләп тордым мин. Үземне ул вакытта да тыныч хис иттем, тәнемне рәхәтлек уратып алды. Юрий Ямщиков исә үзенә энергияне урманнардан, кырлардан ала. Берничә көнгә урманга китә һәм шунда берүзе генә яши. Шуннан үзенә канәгатьлек, көч-куәт җыеп кайта. Аннары исә энергиясе белән бүлешә, кешеләргә ярдәм итәргә ашыга, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.                     

Бозым, сихер, ниндидер традицион булмаган чаралар белән дәвалауга ышану-ышанмау һәркемнең үз эше. Бозым турында әйткәндә, моны эшләүчеләр алга таба нәрсә буласы турында да уйласыннар иде. Кешене ирегеннән мәхрүм итеп, көчләп яраттырып, әле бер кешенең дә бәхетле булганы юк. Сиңа дигәне була ул, вакыты җиткәч килә. Кеше шуны аңласа, бәхетсез тормышлар да әзрәк булыр иде... Ә инде традицион медицинадан баш тартып, күрәзәчеләр янына йөрүчеләр алдын-артын уйлап эш итсеннәр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев