Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кычыткан гына димәгез

Апрель ахыры, май башы сусыл яшь кычытканнарны җыю, алардан организм өчен файдалы төнәтмәләр, ризыклар әзерләү, матурлык кулланмалар әзерләү вакыты.

Сәламәтлек өчен

– Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар.
– Бу үсемлек ярдәмендә азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.
– Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә.
– Кычытканнан кайнатма имезүче хатыннарның сөт килүен арттыра.
– Кычыткан согы белән иске яраларны, җәрәхәт һәм эренле тирән яраларны дәвалаганнар.
– Радикулит, буыннар авыртуы вакытында кулланалар. Кайчак авырткан урыннарны ике-өч көнгә бер тапкыр яшел кычыткан белән «чагу» киңәш ителә.

Матурлык өчен 

– Болгариядә чәч коелуга каршы 0,5 л суга һәм 0,5 л уксуска 100 г вакланган кычыткан яфраклары исәбеннән әзерләнгән кайнатма кулланалар. Кайнатманы 30 минут кайнаталар, сөзәләр һәм кичен йоклар алдыннан шуның белән башны юалар.
– Франциядә чәчне ныгыту өчен кычытканны менә болай кулланалар: ике атнага бер тапкыр юганнан соң башны чылаталар һәм тирене коры яфраклар төнәтмәсе белән ышкыйлар. Аны әзерләү өчен 1 аш кашыгы вакланган кычыткан алалар, аңа 1 стакан кайнап торган су салалар, чәй кебек төнәтәләр, суынган чәйне сөзәләр.
– Яңа җыеп юылган һәм бераз кипшенгән яфраклардан җыерчыкларны бетерүгә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче маскалар ясыйлар. Иттарткычта туралган 50 г яфракка бер аш кашыгы бал салалар, болгаталар һәм юка гына итеп биткә, муенга ягалар, өстен 25-30 минут тастымал яки сөлге белән каплап торалар. Шуннан соң масканы кайнаган җылы су белән юып төшерәләр һәм битне, муенны бераз гына крем белән майлыйлар. Яз һәм көз көне шундый 10-12 маска ясау тәнне бөтен ел буена менә дигән итә.

Тәмле ризыклар

Кычыткан ашы. Аны пешерү өчен тозланган итне ваклап турап 2 сәгать пешерәбез, 3-4 бәрәңге, кишер-суган, эссе суда кайнарланган яшь кычыткан яфракларын турап салабыз. Пешеп җитәр алдыннан 1 тугланган чи йомырка өстибез. Табынга каймак, яшел тәмләткечләр белән бирәбез.

Салат. Кычыткан белән йомыркадан ясалган язгы салатлар да бик тәмле. Моның өчен 150 г кычыткан яфрагын юалар һәм 5 минут кайнаталар. Аннары иләккә бушаталар, суыталар, турыйлар. Тәмнәренә карап серкә һәм тоз, 20 г каймак салалар, өстенә пешкән йомырка турыйлар.

Тәмләткеч. Кычыткан яфраклары һәм сабакларыннан тәмләткеч әзерләү өчен аларны җилләтелә торган урында күләгәдә киптерәләр, аннары ваклыйлар, илиләр һәм коры урында банкаларда саклыйлар. Шулай итеп, алынган порошокны яз көне киң файдаланалар, аны соусларга, ашларга, йомырка тәбәсе, хәтта ботка һәм коймакларга да кушалар. Витаминнарны саклау өчен кайнар ашларга кычытканны соңгы чиратта салалар.

Тозлау. Яфраклары белән бергә тозлап куелган яшь кычыткан тәме буенча тозлаган кәбестәдән ким түгел, ә туклыклылыгы белән аны узып та китә. Аны әзерләү ысулы кәбестәнеке кебек үк, тик уылган кишер урынына бакчада үсә торган портулак яфраклары салалар.

Кычыткан яфракларын чәчәк аткан вакытта, майдан сентябрьгәчә җыялар. Гадәттә яфракларын калын бияләйләр белән тамыр яныннан башлап өскә кадәр сыдырып алалар. Үсемлекне чабарга яки урак белән кисеп алырга була. Бераз шиңдереп, соңыннан яфракларын чиста җәймәгә коялар да чормада ныклап киптерәләр. Кояш нурлары төшмәскә тиеш, чөнки ул вакытта чималның тышкы кыяфәте бозыла һәм витаминнарының бер өлеше юкка чыга. Киптергәннән соң күгәргән, саргайган урыннарын алып ташлыйлар. Коры кычыткан яфракларын 2 ел сакларга мөмкин.

Мәгълүмат интернеттагы ачык чыганаклардан тупланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев