Шəhри Чаллы

Кыр казлары тавыш бирде...

Кеше гомерен серле бер йомгакка тиңләр идем. Яши - яши ул йомгак сүтелә. Еллар узган саен серле йомгакның асылына төшенә башлыйсың, уйланасың. Шагыйрь шул уйлануларны кәгазь битенә төшереп, киләчәк буынга мирас итеп калдыра.

Бар гомерен кешеләр дәвалауга - табиб һөнәренә багышлаган шәһәрдәшебез Флорит Хәмитов моннан дүрт ел элек кулына кәлам аллып беренче шигырен язган. Әйтерсең, уйланулары күңеленнән ургып чыгып, шигырь юлларына тезелгән. Гомер агышының кадерен белә торган фасылга җиткән булса кирәк. Сагыну, юксыну, туган як, мәхәббәт, дуслык-туганлык - менә нәрсәләр турында уйлана ул. 
Башкортстанның Борай районы Бустанай авылында туып, авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, тормыш юлы аны еракларга алып китә. Уфа Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Башкортстан Републикасының клиника хастаханәсендә башлап җибәрә. 1987 елда Чаллы шәһәренә санитария-эпидемология станциясенә эшкә килә. Үз һөнәренә тугры калып, күп еллар Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастахнәсендә (БСМПда) кордиолог, УЗИ белгече, бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшли. Кешене үтәли күрү сәләтенә ия дә дип әйтергә була аны. УЗИ, ренгент белгече булып, төшерелгән сурәтләр аша саулыгына бәя бирә. Флорит Хамитов аларда кешенең "тормыш китабын" да укый төсле. Аның хезмәт юлын танылган язучы Ягъсүф Шәфыйков "Әгәр син табиб..." дигән китабына кертә. Бүгенге көндә дә Флорит әфәнде шәхси клиникада халкыбызга медицина ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
Быел 28нче июньдә Флорит Хәмитов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәменә зур бүләк - тәүге китаплар җыентыгы дөнья күрде аның. Табиб шагыйрьне редакциягә чакырып, аның белән җылы - нурлы әңгәмә кордык.
- Флорит абый, иң беренче шигырегез ничек язылды?
- Бүгенгедәй хәтеремдә, 2017 елның май ае. Авылда бакчамда казынып йөрим - чүпләрдән арындырып, яшелчә түтәлләре әзерләргә исәбем. Шул вакыт баш очымнан кыр казлары каңгылдашып очып үттеләр. Аларның тавышы күңелемә үтеп кергәндәй булды шулчак. Күз уңыннан югалганчы, казлар артыннан карап калдым. Күңелем нур белән тулды. Өч көн шуларны уйлап йөрдем. Тынгы таба алмыйча, кулыма каләм алдым. Аннары язганымны кат-кат укып, үземчә формалаштырып йөри торгач, бер атнадан шигырь килеп чыкты. Шул көннән бирде, күңелемнең бер җөе сүтелеп, хисләрем кәгазь битенә түгелә дә түгелә. Алар барысы да шушы китабымда. Әле дә язудан туктый алмыйм. Икенче китапка шигырьләр туплый башладым. 
- Китапны шулай үзенчәлекле итеп үзегез җыйдыгызмы?
- Әйе, китабымны дүрт өлешкә бүлеп, гаилә һәм шәхси фотоларны кертеп, үзем теләгәнчә бер форматка китердем. Чаллыда "Ислам нуры" нәшриятендә бер мең данә итеп бастырылды ул. Үзем канат ныгыткан "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсенең җитәкесе, РТ атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина китабыма кереш сүз язды. Беренче өлешне мин туган ягыма, туган авылыма багышладым. Чыннан да, кайларда гына яшәсәк тә, туган нигез, туган туфрак үзенә тарта. Бар гомер аны сагынып үткән икән. Шигырьләрне нәкъ анда яза башлавым да туган җирнең тәэсире, көче турында сөйли. 
Кайтам әле туган якларыма
Якташларның хәлен белергә.
Ялгыз гына уйга батып калган
Туган- үскән йортны күрергә.

(“Кайтам әле туган якларыма” шигыреннән)
Еллар узган саен гүзәллек, дөнья матурлыгын чын-чынлап күрә, тоя башлыйсың, мәхәббәтне тирәнрәк сизәсең икән. Мәхәббәт "җырларым" китабымның икенче өлешендә урын алган. Бер шулай авылга кайтуымда каты җилдән бакчада миләш агачы сынган. Ник сынган?! Чөнки ул бер үзе. Янында таянычы юк. Без дә шулай, таяныр кешеләребез булмаса, миләш хәлендә калырга мөмкинбез. Шуңа өченче бүлекне таянычларым булган шәхесләргә, якыннарма багышладым. Уйлар кайвакыт тирән коеларга да алып төшә. Фәлсәфи, серле тормыш йомгагын сүткән уйларым дүртенче бүлектә. Һәр шигырь кайнар йөрәк аша үткән. Бар гомерем - балачак, яшьлек, ир, әти булган чакларым - шушы китапта. Салкын яңгырдан җылы табып, җилләр елавын, тынлык тавышын тыңлап язылган алар. 

- Табиб һәм шагыйрь икесе бергә күңелдә ничек "яши" ?
- Мин табиб булмасам, кем булыр идем икән?! Сайлаган һөнәрем, яратып башкарган эшем ул. Әйе, табиб булу бер дә җиңел түгел. Элегрәк өчәр көнгә кадәр эштә яшәгән чаклар булды. Барлык авырлыгын үз башыннан кичкән кеше  генә беләдер. Хәзер инде шигырь язып бушанам. Арып кайтсам да, бар уйларымны кәгазьгә төшереп җиңеллек табам. Табиб һәм шагыйрь бер тандемда "яши". Медицина мине әле тормыш иптәшем - Лилиям белән дә таныштырды. Без икебез дә табиблар. Ул минем тормыш чәчәгем, гомер юлдашым, дустым, хезмәттәшем дә.
- Балаларыгыз да сезнең сукмактан китмәдеме соң?
- Ике улыбыз бар, Аллага мең шөкер. Икесе дә заманча һөнәрдә - программистлар. Казанда яшиләр. Беренче шигырем язылгач, алар да мине хуплады. Интернет челтәренә теркәлеп, анда ул шигырьне урнаштырдык. Бик күп танышларым күреп алып, үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр. Бу үз чиратында алга таба язырга илһам һәм көч бирде миңа.
Флорит Хәмитов аз сүзле, бик тә төгәл, итагатьле кеше буларак үзенә тартып тора. Аның хисләрен шигырьләреннән генә укып белеп буладыр. Ә ул аларны анда яшерми, бөртегенә кадәр юлларга тезә. Мәхәббәтне дә шулай тоя, аңлата белүче ирләр соклануга лаек минемчә.
Яннарыңа барып кайтыр идем,
Кошлар кебек канатлы булсы.
Шул карашны гына сайлар идем,
Бу дөнҗяга яңадан тусам!..
Яшҗлегемнең кайтавазы булып
Серле караш тора каршымда.
Сөю хисен оныту мөмкин түгел, 
Йөрәк әле типкән чагында.

(“Карашыңа кереп адаштым” шигыреннән)

Безнең укучыларыбызга Флорит Хәмитов өр-яңа, китапка да кермәгән шигырьләрен тәкъдим итә.

ЯРЛАРЫНА БАСКАН ГАШЫЙКЛАР
Ике ярда ике ярсу йөрәк,
Араларда гомер елгасы...
Йөрәкләргә илаһи көч биреп,
Гөрли анда иҗат дәръясы.

Шигырьләре туа гашыйкларның,
Очып, кочып йолдыз-галәмне...
Ничә төннәр көнгә бәйләнешкән,
Кысып тотып кулга каләмне?!.

Яшьлектәге әйтелмәгән сүзләр
Шигырь юлларына салына...
Тәүге хисләр бүген йөрәкләргә
Илһам нуры булып сарыла.

Иҗат кавыштырган карашлардан
Күңел шатлыкларга күмелә.
Гашыйк алар барча дөньялыкка,
Калганнарын,.. инде кем белә?!.

Гашыйклардан туган әсәрләрдән,
Матураеп кала дөньясы...
Канатланып иҗат итсен алар,
Корымасын гомер елгасы!..

28.06.2021 ел.

ГАДИ ТАТАР СҮЗЛӘРЕ

Туган телен сөйгән нечкә күңел,
Авыр хисләр кичеп, пошына...
Чөнки кайбер татар сүзләренә
Искергән  дип исем кушыла...

Әмма  ул сүзләрнең тамырлары
Тарих битләрендә яталар...
Яз уянган алма агачыдай,
Яңарышып чәчәк аталар...

Телләребез, гореф-гадәтебез
Иман нуры белән сызылган.
Изгелекле бул дип дөньялыкка,
Коръән битләренә язылган.

Бөек татарларның әйтемнәре
Мәңгелеккә ташка уелган.
Халкын, телен яклап җанын биргән,
Шәһесләргә һәйкәл куелган.

Гасырлардан килгән сүзләр белән,
Акыл яши халкым телендә.
Тапталса да, күпме изелсә дә,
Шытып чыксын татар җирендә!..

07.07.2021 ел

Айзирә ИМАМОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: әңгәмә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: