Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ләйсән Гыймаева: «РАК диюгә башта акылдан язар чиккә җиттем...»

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән Гыймаева шушы көннәрдә катлаулы операция кичерде. Җырчы 10 ай дәвамында яман шеш белән көрәшкән икән. Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә үзе бу турыда язып чыкты.

– «СЕЗДӘ РАК…»

Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте. Тормыш 180 градуска борылды да куйды. Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «җу» итә иде, ә күзеңә карап табибның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр. Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар..

Бу хәбәрне ишеткән көн — яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә ут-ялкын. Әле алып баручы ролендә идем — барысы да төштәге кебек узды.

Иң беренче башка килгәне — «Миңа күпме яшәргә калган?!» Кызларым, әни, ирем… Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди табиблардан киңәш сорарга, якыннарыма ничек әйтергә – башымда мең төрле уй...

Барысын да беренче Әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бергә бардык. Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде.

Декабрь ахырына куелган операцияне 4 күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек бик акрын барды. 29 декабрьдә ясалган операциядән соң, Яңа елны хастаханәдә каршы алдым... – дип яза Ләйсән Гыймаева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев