Әлфия Айдарская: «Без – горур милләт вәкилләре»
Татар халкының бөек композиторы Сара Садыйкованың кызы, татар классик балетына нигез салучы, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында 22 ел балерина булып эшләгән Әлфия Газиз кызы Айдарская 96 яшьтә булуына карамастан, иҗат белән мәшгуль. Әтисе татар театрына нигез салучы күренекле артист Газиз Айдарскийның һәм татар халкының моңлы сандугачы Сара Садыйкованың исемен халык күңелендә яшәтү өчен ел саен Мәскәүдә, Казанда, Чаллыда концертлар оештыра. Әнисенең җырларын туплап китаплар, дисклар чыгара. Казанга барган саен мин Әлфия апа белән очрашам.
Кайчан очратсаң да, концертлар кую мәшәкате белән йөри. Бу юлы да сөйләшүебез татар халкының күренекле шәхесләрен искә алудан башланып китте.
– Мин татар классик балетын барлыкка китерүдә катнаштырганы, күренекле артистлар, балейтмейстерлар, дирижерлар һәм музыкантлар белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтлемен. Әмма йөрәгемдәге зур урынны мине дөньяга китергән якын кешеләрем Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкова турындагы якты истәлекләр били.
Әтием – трагик пландагы драматик артист һәм югары профессиональ белемле татар режиссерларының берсе, ә әнием – популяр драма артисты, опера җырчысы һәм композитор иде. Аны халык татар сандугачы дип йөртте.
Аллаһка шөкер, Сара Садыйкова исемен халкыбыз данлый, аның турындагы истәлекләрне күңелендә йөртә, җырлары күренекле җырчыларның репертуарыннан төшми. Бүген дә яратып җырлыйлар, ә тамашачылар, гадәттәгечә, җылы кабул итәләр. Әнинең җырлары фольклорга нигезләнеп язылып, моң һәм халыкчанлык, милләт язмышы белән сугарылган. Ул драматик спектакльләргә, музыкаль комедияләргә көйләр язды. Сара Садыйкова – Салих Сәйдәшев традицияләрен дәвам итүче, татар җыр сәнгатенә фокстрот һәм танго стильләрен кертүче дә. Әнием озын моңлы, лирик, шаян, патриотик, дуслык, мәхәббәт турында төрле жанрда бик күп музыкаль әсәрләр иҗат итте. Моннан тыш, ул ислам диненә ышана иде, Коръәнне гарәп макәмнәре белән моңлы итеп көйләп яттан укый, гарәпчә укый, яза белә иде.
– Әтиегез дә татар сәнгатендә тирән эз калдырды бит.
– Әйе, ул А.Луначарский исемендәге ГИТИСта укыган, профессор А.Петровский шәкерте Газиз Айдарский Мәскәү дәүләт татар музыкаль-драма театрын оештырган. Шунда баш режиссер һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. Әнием шул театрда уйнган, музыкаль спектакльләрдә җырлаган. Әтием җитәкләгән театрда күренекле артистлар Гөлсем Камская, Галия Булатова, Хөсәен Уразиков, Габдулла Йосыпов, Галимә Ибраһимова, Фуат Халитов һәм башкалар сәхнәдә беренче адымнарын ясаган. Александр Ключарев, Газиз Әлмөхәммәтовлар биредә үзләрен композитор буларак сынаганнар. Уратача гәүдәле, матур, күңелгә ятышлы тавышлы артист буларак ул Г.Камал театры сәхнәсендә «Таһир һәм Зөһрә»дә – Таһир, «Ревизор»да – Хлестаков, «Отелло»да – Кассио, «Гамлет»та – Лаэрта һәм башка образлар тудырган.
Әтием вафат булгач, Мәскәү татар театры ябылган һәм труппаны Казанга җибәргәннәр. Биредә ул Камал театрының филиалы булып колхоз-совхоз театры статусы алган. Аннары әнием эшсез калып, безнең өчен авыр көннәр башланган. Икешәр көн ашамыйча торган чаклар да булды. Аллаһка шөкер, алар озак бармады.
– Әниегез сезнең балерина булуыгызны теләдеме?
– Шуны әйтергә кирәк, мин балачактан язмышымны үзем билгеләдем. Тәпи йөри башлаганчы, бии идем инде. 12 яшемдә Ленинградның балет мәктәбенә укырга кердем. Мин Казанда әнием ягыннан әби-бабай янында үстем. Мине балет мәктәбенә башкорт халкының күренекле биючесе һәм балетмейтеры Фәйзи Гәскәров кабул итте. Әнием консерваториянең татар опера студиясендә укуын дәвам итте. Бу вакытта ул танылган җырчы иде инде. Әтиемнең «Сара – татар сәнгатенең энҗесе» дигәне тормышка ашты, әнием милләтебезнең өметле җырчысына әйләнде. Үзем Мин Аграпина Ваганова исемендәге балет училищесында укыдым. Хәзер дә уйлап куям, күбебез урыс телен бик начар белсәк тә, балет мәктәбендә бик яхшы укыдык.
– 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач камалышта калган Ленинград тормышына эләкмәдегезме?
– Юк, училищены эвакуацияләделәр. Сугыш башлангач безне Уфага җибәрделәр. Биредә Башкорт опера театрына аена 60 сум хезмәт хакы белән артист итеп эшкә алдылар. Әни мине Казанга алып кайтты. Шулай итеп мин Татар дәүләп опера һәм балет театрына килдем. Беренче тапкыр Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында сәхнәгә чыктым… Минем сугыш елларында илебезгә башкачарак ярдәм итәсем килде. Мин озак уйлап тормыйча, Украинадан эвакуацияләнгән 543нче хәрби заводка эшкә кердем. Анда тәүлегенә 12 сәгать, ялсыз эшләдек. Төнге сменада эшләү аеруча авыр иде. Иртәнге 4тә үтереп йокы килә, ашарга юк. Тәүлегенә 600 грамм ипи бирәләр иде. Еш кына төшке һәм кичке ашка тоз сибелгән бер кисәк ипи кала иде. Кайвакытта кайнаган су да булмый иде. Зур үлчәүгә хәрби кирәк-яраклар салынган тартмаларны ташый идем.
– Шундый шартларда да сезнең өйдән кунаклар өзелмәгән.
– Безнең тыйнак, гади йортыбызның дуслар өчен ишеге һәрвакыт ачык булды. Композитор Александр Ключарев пианино артына утырып, көйләр чыгара. Ул бик оста уйный, мин аны тыңларга ярата идем. Әни ул вакытта җырлар иҗат итә генә башлаган иде. Аны да Александр Ключарев мактый иде. Ул татар фольлорын яхшы белә иде. Әхмәт Фәйзи белән Әхмәт Ерикәй дә еш булдылар.
– Хәрби заводта озак эшләдегезме?
– Бер елдан соң мин кабат театрга кайттым. Госпитальдә дәваланып чыккан хәрбиләр: очучылар, танкистлар, артиллериячеләр безнең рәхмәтле тамашачыларыбыз булдылар. Без госпитальләрдә, мәйданчыкларда, таш идәннәрдә, ачык һавада, палаталарда Делибаның пиццикатосын, Дулов һәм Либлинг вальсларын, «Щелкунчик»тан курчак биюләрен, «Башмагым»нан адажио һәм башкаларны биеп, авыруларның кәефен күтәрдек…
Сугыш ахырына якынлашкач, хореография училищесын тәмамлап, бөтенләйгә туган театрым, әнием янына Казанга кайттым. 22 еллык иҗат юлымда бик күп биедем. Шөкер аларның барысын да тамашачы җылы кабул итте. Лаеклы ялга чыккач, 1965 елда режиссер Ильяс Әүхәдиев мине музыкаль училищега эшкә чакырды. Мин талантлы балаларны балет серләренә өйрәттем.
– Милләтебезнең күренекле шәхесләре: әти-әниегезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт Сезгә.
– Халкым Сара Садыйкова исемен онытмый. 1977 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме, ә вафатыннан соң Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. 100 еллык юбилейлары уңаеннан изге күңелле дусларым ярдәмендә әниемнең туган ягы Апас районының Тутай авылында һәм әтиемнең туган ягы Яшел Үзән районының Айдар авылында музейлар ачтым. Моннан тыш, Казанның 4нче татар гимназиясендә әниемнең музей бүлмәсе бар. Аның Казанда музее һәм үзәктә һәйкәле булырга тиеш. 2011 елда Мәскәүнең Асадуллаев йортына әтиемә истәлек тактасы куелды. «Калфаклы сандугач» исемле фестиваль-конкурс уза, Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Казан һәм башка шәһәрләрдә мәшһүр сәнгать осталары катнашында искә алу кичәләре, тематик концертлар оештырам.
– Сез Чаллыда да еш буласыз…
– Әнием биредә КАМАЗ төзлеше елларында заводларда, Чаллының концерт залларында чыгыш ясаган. Шәһәр үзәгендәге мәдәният сараена аның исемен бирделәр. Чаллының берәр музыка мәктәбенә, берәр урамга Сара Садыйкова исеме бирелсә, халык шәһәр җитәкчеләренә рәхмәтле булыр идек.
– Әлфия ханым, Сез тормыштан зарланмыйча, милләтебезгә хезмәт итәсез. Бүгенге көндә Сезне нәрсә борчый?
– Казан үзәгендә Сара Садыйковага һәйкәл куелсын иде. Бүгенге буын вәкилләре Шамил, Тимур Садыйкларның туган теллләрен белмәүләренә борчылам. Теләгем шул: татар балалары туган телләрен өйрәнсеннәр иде.
Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев