Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Малаймы, кызмы? Лилия Хәйруллина яңа туган сабыена бәйле серне чиште

Баласын чит илдә җайлы гына тапса да, ул үзе һәм балалары өчен иң яхшы җир дип Татарстанны саный.

Җырчы Лилия Хәйруллина дүртенче баласын табуы турында сөйләде:

- Аргентинда баланы түләүле клиникада тудырдым. Клиникага 130 мең, табибка 150 мең сум акча түләдем. Сабыемны табигый ысул белән табарга дигән максат куйдым, чөнки беренче баланы эпидураль ысул белән тудырганнан соң 3 ай утыра алмадым. 41 атна узгач миндә паника башланды. Срокны узып, балага зыян килмәсен дип курыктым. 42нче атнага киткәч табиб белән сөйләштем. 22 сәгатьтә тулгак башланды, мин бала тудыру йортына киттем. Төнге ике тулганда көтеп алган бәхетем - 3 кг 680 гр авырлыктагы улымны миңа тоттырдылар. Бәхет! 
Аннары ниндидер кешеләр кереп, минем һәм баланың бармак эзләрен алып, документлар ясый башладылар, - диде ул. 

Лилия Аргентинада палата номеры янына баланың исемен дә матур итеп бизәп куюларын да әйтте. Баласын җайлы гына тапса да, ул үзе һәм балалары өчен иң яхшы җир дип Татарстанны саный. Без Лилиягә балаларын исән-сау үстереп, аларның уңышларына сөенеп яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев