Лилия Муллагалиева: «Яңа проектларга юл ачучылар – ирем һәм балаларым»
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенә генә хас моңлы тавышлы җырчы гына түгел, матур җырлар иҗат итүче, балаларын инсафлы, тырыш итеп тәрбияләүче күп балалы әни, уңган хуҗабикә, эшмәкәр дә. Соңгы вакытларда ул үзен журналистика өлкәсендә дә сыный башлады. Әниләр, гаиләләр турында тапшырулар әзерләп тамашачыларга күрсәтте. Җырчы белән әңгәмәбез дә шул хакта.
– Лилия ханым, әниләр, гаиләләр турында фильмнар төшерергә нәрсә этәрде?
– Гаилә – һәркем өчен изге, кадерле урын. Башта кеше туып-үскән гаиләсен кадерли, аннары үзе корган гаиләдә яши. Гаиләләр нык булган ил дә бай, тотрыклы. Гаилә кыйммәтләрен, әти-әниләрне хөрмәтләп, тапшырулар эшләп, киләчәк буыннарга тапшыру турында мин күптәннән хыяллана идем. Моңа үзебез алган гаилә кыйммәтләре дә этәргеч булды. Аллаһка шөкер, безне әти-әниебез дөрес итеп тәрбияләгән. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр була. Әмма уртак фикергә килеп, бер-береңә ярдәм итү безнең каныбызга сеңгән. Безнең гаиләдә бар эшне бергә башкару традициясе бар. Беребез башлый, икенчебез эләктереп ала, калганнар ярдәм итә. Бер-береңнән көнләшү, астыртынлык безгә хас түгел. Без туганлыкның кадерен белеп, ярдәмләшеп яшибез. Без ирем белән бу сыйфатларны балаларыбызда да тәрбияләргә тырышабыз. Тирә-ягымда да тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырлык үрнәк гаиләләр күп. Шуларны халыкка күрсәтү максатыннан дустым Гөлнара Хафизова белән «Моя семья-Минем гаиләм» коммерциянеке булмаган автоном оешма теркәдек. Гөлнара 17 ел ЗАГСта эшләде, аңа да гаилә институтлары, гаилә кыйммәтләре якын. Мин аның проектларда җитәкче булуын теләдем. Ул каршы килмәде һәм без Аллаһка тапшырып бу эшне башладык.
– Пандемия вакытында үзегез теләгән, халыкка кирәкле эш тапкансыз.
– Әниләр, күркәм гаиләләрне халыкка таныту турында фикерләрем күптәннән башымда йөри иде инде. Әмма тормышыбызга килеп кергән коронавирус пандемиясе аркасында аны тормышка ашыра алмадык. 2022 елны каршы алганда «Яңа елда минем гаиләм» проектын гамәлгә ашырдык. Татар сәхнәсендә популяр булган иҗади гаиләләрнең Яңа елны ничек каршылауларын, гаиләләрендә булган традицияләрен аларның җырлары белән аралаштырып төшердек. Безнең проектларны ТР Президенты каршындагы Татар телен үстерү комиссиясе хуплады, финанс ярдәме күрсәтте. Без һәр проект үзенчәлекле булсын дип тырышабыз.
– «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруларын да яратып карадык.
– Чөнки безгә тормыш биргән әниләр – иң изге затлар. Юкка гына «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» димиләр бит. Кеше нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, әнисен, әтисен онытмаска, аларны хөрмәтләргә тиеш. Без бу тапшыруларда геройларыбыздан әти-әниләре турында сөйләттек. Кайбер нәселләрнең төбенә төшеп, җиде буынга кадәр барып җиттек. Ана, бала мөнәсәбәтләре, гаиләдәге җылылык, тормыш сулышы... Бу тапшырулар балаларга үзләре ата-ана булгач, киләчәк буын өчен кирәк булачак. Геройларым арасында Чаллыдан мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, язучы Зифа Кадыйрова, җырчы Равил Галиев, хирург Мининур Гайфетдинова... Легендар җырчы Ренат Ибраһимов (кызганычка, бүген инде мәрхүм) әнисе турында елый-елый сөйләде. Геройларым арасында спортчылар, язучылар, хәйриячеләр, күп балалылар, ятим бала үстерүчеләр бар. Исемлектә 200дән артык кеше. Ул тулылана бара. Аллаһы боерса, без бу эшне дәвам итәрбез.
– Сюжетны төшерү бер хәл. Аны фильм дәрәҗәсенә җиткерү өчен бик күп тырышырга кирәк. Сезгә кемнәр ярдәм итә?
– Режиссер, монтаж остасы, оператор, җитәкче – барыбыз бер команда булып эшлибез. Мин аларның барысына да рәхмәтле. Проектның идеясе минеке булгач, бу эшкә үтә җаваплы карыйм. Һәр эшнең үзәгендә кайнап, энәсеннән җебенә кадәр җиренә җиткереп башкарырга тырышам.
– Гаиләләргә багышланган чара да үткәрдегез бит?
– Халыкара гаилә көне уңаеннан, «Гаиләм – иң зур бәхетем» дигән онлайн-конкурс уздырдык. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырачакбыз.
– Иҗатыгызда нинди яңалыклар бар?
– Иҗат та читтә калмый. Концертларга барып җырлап кайтам. Яңа җырлар яздырам. Ел ярым элек балалар җырларыннан тупланган китап чыгару эшенә тотынган идем. 1-17 яшьлек балалар өчен 20 җырым бар инде. Ноталары, әзер аранжировкалары булган китап чыгар дип уйлыйм. Аның презентациясен оештырырбыз. Киләсе елга үземнең концертымны да оештырырга дигән уйлар бар. Икенче китаплык үземнең җырларым да җыелды. Исән-сау вакытта аны да эшләп, тамашачыларга җиткерәсе иде.
– Яңа җырлар язасызмы?
– Хәзер күп җыр язуның кирәге юк дип уйлыйм. Хәер, аны чыгарып та булмый, чөнки җырны халыкка тарату өчен күп акча кирәк. Әйтик, «Гөрләвекле балачак»ны тугыз ай ротацияләдек, аннары клип төшердек. Аның бәясе кыйммәт. 5-6 җыр чыгару өчен миллиардер булырга кирәк. Җыр, сәнгать дөньясы шоу-бизнеска әйләнде инде. Шуңа күрә сыйфатлы һәм мәгънәле итеп, елына бер җыр яздырсаң җитәдер.
– Сез күпкырлы эш алып барасыз. Гаиләгез моңа ничек карый?
– Аллаһка шөкер, гаиләм минем – бәхетем. Гаиләмдә минем һәр эшемне хуплап, ярдәм һәм көч биреп торалар. Ирем дә, туганнарым да, балаларым да ярдәм итәләр. Бу – бик зур бәхет.
Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.
Фотолар Лилия Муллагалиевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев