Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер "Мама Маликушки": «Чаллы Сабан туенда җырларга хыялланам»

Чаллының билгеле блогеры Олеся Борина әкрен генә, әмма ныклы адымнар белән балачак хыялларын тормышка ашырып килә. «Мама Маликушки» исеме астында блог алып баручы тырыш, чая ханым «Минем юлым» исемле беренче җырын яздырып, «Күңел» радиосына ротациягә бирде.

Аны тыңлаучылар җылы кабул итте. «Олесяның тавышында Мадонна чалымнары бар. Тыңларга рәхәт. Иҗаты уңышлы булсын», – ди аның турында хезмәттәшебез, шагыйрә Айзирә Имамова. Блогерның тәүге җыры чыгу уңаеннан редакциябезгә чакырып, әңгәмә кордык.

– Олеся, син – уңышлы блогер. Җыр яздыру нигә кирәк булды? Эшен русча алып баручы мишәр кызын татарча җыр дөньясы куркытмадымы?

– Сәхнәгә чыгу минем балачак хыялым иде. Балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә укыганда да вокал белән шөгыльләндем. Хәзер исә халык күп булган урыннарда йөрергә, кешеләр белән аралашырга, аларның кәефен күтәрергә, позитив энергия бирергә яратам. Кешеләрне җырларым белән сөендерү хисе көчле булганлыктан, ниһаять, «Минем юлым» дигән беренче җырымны яздырдым. Дөрес, башта бик курыктым, хәзер дә дулкынланам. Җыр сүзләрен язган Алия Сәмигуллина: «Бу җыр синең тормышың турында, син авырлыклар аша үтеп, тырышлыгың белән бүгенге дәрәҗәгә җиткәнсең. Курыкмыйча җырла», – диде. Мин педагог Радослава Сафинадан вокал дәресләре алам. Ул да: «Тавышың бар, аны үстерергә кирәк», – дип үсендереп тора.

– Синең җырыңны тыңлагач, каз тәннәре чыга һәм ирексездән Олесяның тормышы шулкадәр авыр булдымы икән дигән сорау туа.

– Мин 1988 елда туган кеше. 1990 елларда беркемгә дә җиңел булмады. Билгеле сәбәпләр аркасында әниебез әтидән аерылып, ике бала белән берүзе калды. Эш тә, акча да юк. Мин апамнан калган киемнәрне киеп үстем. Кайвакытларда ашарга да булмый иде. Кара ипигә кайнатма ягып чәй эчкән чаклар күп булды. Авылдан бәрәңге алып киләләр иде. Минем буем да кечкенә, матур киемнәрем дә юк иде, шунлыктан миннән гел көләләр, ә мин гел елыйм. Бәләкәй вакытта ук: «Мин болай яшәмәячәкмен, баламны бәхетле тормышта үстерәчәкмен», – дигән максат куйдым. 

– Максатны тормышка ашыру нидән башланды?

– Мәктәптә «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укыдым. Һәм әниемнең теләге буенча икътисадчы булу өчен Казанга институтка укырга кердем. Ике ел укып, бу һөнәрнең минеке түгел икәнлегенә инангач, укуымны ташлап Чаллыга кайттым. Сату буенча менеджер булып эшкә урнаштым. Отпуск алсам акча аз була дип, 17 яшьтән 30 яшькә кадәр ялсыз эшләдем. Мине гел укырга җибәрәләр иде. Бу укулар миңа бик файдалы булды. Хәзер мин хәтта кыш көне кар да сата алам. Ул вакытта алган белемнәрем миңа блог алып барырга да ярдәм итә.

– Кайчан блогыңны алып бара башладың? 

– Үз брендыңны булдырып, блог алып бару җиңел түгел. Мин видеоларда тормышымны ничек бар, шулай төшерәм. Язылучыларым гадилегем һәм ихласлыгым өчен яраталардыр дип уйлыйм. 

Урыс телле язылучыларым татарча күбрәк сөйләшсәм үпкәлиләр. Күңелемдә татарлык хисе күбрәк, татар җырын ишетсәм дә, миндә каз тәннәре чыга. Җырларны тыңларга да, җырларга да бик яратам. Татарча сөйләшкәндә югалып калмас өчен алдан әзерләнәм, сүзләрне өйрәнәм. Блогың уңышлы булсын өчен үзеңне гади тотарга, оялмаска, кайвакытта мактарга да кирәк. Хәзер кешеләр мактауга бик саран бит, шунлыктан үзеңне кирәк урында чама хисен югалтмыйча гына мактауның бер зыяны да юк.

– Ирең блог алып баруыңны ничек кабул итте?

– Башта каршы булды. «Тормышны, гаиләдәге хәлләрне төшермә», – ди иде. Эшемне яңа гына кабул итә башлады. Хәзер видеолар, вайннар төшерергә булыша. Үзе дә төзелеш турында блог алып бара. 5000 язылучысы бар. Тик хәзер блогына вакыты җитеп бетми. Эшли, йортыбызны төзи... Ул – йолдызнамә буенча үгезбозау, җир кешесе. Ә мин – укчы, локомотив, гел төртеп, тартып торам. Шулай бергәләп хыялларыбызга ирешәбез. Аллаһы боерса, Яңа елны яңа өебездә каршыларга җыенабыз.

Йортыбыздагы бар эшләрне Марат үзе башкара, 2 млн сум акчабызны янга калдырды. Ул бу эшне яратып, күңел җылысын биреп, үзебезгә ничек кирәк, шулай эшли. Кулыннан килмәгәне юк аның. 

– Мондый уңган ирне каян таптың?

– Мин телевидениедә реклама буенча белгеч булып эшли идем, Марат медиаүзәктә тапшырулар чыгару буенча җитәкче. Бервакыт кабинетына кердем дә, күзем бер егеткә төште. Бер күрүдә гашыйк булдым, әкренләп аның мәхәббәтен яуладым. Аллаһка шөкер, 12 ел бергә яшибез. Кызыбыз Мәликәгә 10 яшь тулды. 

– Ни өчен блогыңны «Мама Маликушки» исеме астында алып барасың?

– Мин кызымның киләчәге өчен эшлим. Аны хәзердән үк белсеннәр дип тырышам. Хәер, аны миңа караганда да яхшырак беләләр. «Тик-Ток»та 160 мең язылучысы бар инде. Мин кызымны чын шәхес итеп үстерергә тырышам. Ул да җырларга ярата, вокалга йөри. Төрле бәйгеләрдә җиңүләр яуларга, гран-при алырга өлгерде. Быел «Йолдызлык» фестивалендә Казанда чыгыш ясадылар. Киләчәктә аның да җырын яздырырга хыялланам.

– Син хәйриячелек белән дә шөгыльләнәсең... Мошенникларга да юлыктың бугай?

– Мин һәр көнне игелекле эш башкарырга тырышам, чөнки уңышка ирешәсең килсә, игелекле гамәлләр кылырга кирәклеген яхшы аңлыйм. Аллаһы Тәгалә дә моны хуплый бит. Җирдә яткан чүпне савытка салу, кешеләргә карап елмаю да саваплы гамәл. Моннан тыш, Түбән Камадагы ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләргә мөмкинлегемнән чыгып ярдәм итәм. Кызганыч, изге гамәлләрне тиешенчә кабул итмәүчеләр дә бар. Әмма мин моңа да артык борчылмыйм, чөнки бу да сабак. Белүегезчә, читтән килеп, кырда палатада яшәгән бер гаиләгә булыштым. Волонтерлар белән фатир арендаладык, хатынны бала тудыру йортына урнаштырдык. Сау-сәламәт бала туды. Тик бу гаилә игелекне дөрес кабул итмәде. Алар турында Чаллыдан киткәннәр дип ишеттем. Бала да кирәк булмаган, сабыйны бер гаилә уллыкка алган. Аллаһка шөкер, без бергәләп сабыйның тормышын саклап калдык. Шуңа сөенәм. Акча сорап, шул акчага эчеп йөрүчеләр дә булгалады. Мондый күңелсез хәлләр кабатланмасын өчен, мин хәзер хәйриячелекне волонтерлар аша алып барам, мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтәм. 

– Блогерлар арасында көндәшлек бармы?

– Юк, без, киресенчә, бер-беребезгә булышып яшибез. Татарстан, Башкортостан блогерларының ватсапта махсус төркеме бар. Без гел бергә: шатлыкларны бүлешәбез, күңелсез хәлләрне, борчуларны уртаклашабыз. Чулпан Гини, Энҗе, Алинә һәм башка блогерлар белән бергә бәйрәм итәбез, уртак чаралар үткәрәбез. 

– Киләчәккә планнарың?

– Мин үземнең киләчәгемне иҗат кешесе итеп күрәм. Бүгенге көндә иң зур хыялым – зур сәхнәгә чыгу, Чаллы Сабан туенда җырлау. Дөрес, әлегә сәхнәгә чыгарга куркам, нык дулкынланам. Әмма бу хисләрне якын киләчәктә әкренләп җиңәрмен дип уйлыйм. Минем кешеләрнең күңелен айкарлык итеп, матур итеп җырлыйсым килә. Педагогым да, беренче җырга көй язучы, оранжировка ясаучы Ришат Шәйхетдинов та, язылучыларым да: «Син булдырасың!» – дип канатландырып торалар.

Язылучыларымны арттырып, Россия күләмендә эшлисем килә. Аллаһы боерса, хыялларым тормышка ашар дип уйлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев