Шəhри Чаллы

Матур язганнарны яратып укыйм

Газеталарда татар теле, ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү турында күп язалар, күп кенә киңәшләр бирәләр, шуларны бик яратып укыйм, чөнки гомер буе татар әдәбияты укып яшәдем.

Безнең Әлки районын мишәрләр дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин мин күпме сөйләшеп, биредә бер генә татар сүзен дә бозып сөйләшкәннәрен ишеткәнем, күргәнем юк. Район зур, бәлки мишәрләр дә бардыр. Безне институтта тел галиме Мөхәммәт Гайнуллин белән әдәбият белгече Җамал апа Вәзиева укытты. Мин алардан бу хакта сорагач: «Әлки – мишәрләр районы түгел, ә менә Буа якларында – чын мишәрләр», – дигәннәр иде.
Дөрестән дә, Буа районына килен булып төшкәч, мишәрләр белән тыгыз аралаштым. Алар бик йомшак халык булмасалар да, искиткеч уңганнар. Үзләрен татарның каймагы дип йөртәләр. Шулай әйтерлекләре дә бар. Мин аларны бик яратып, хөрмәт итеп яшәдем. Ирем Фатыйх та шул җирләрдә тәрбияләнгән бик уңган кеше иде. Кулыннан бөтен эш килә иде. Безнең Түбән Әлки авылында туганнар гына түгел, авыл халкы да, якын итеп, аңа «наным» дип дәшәләр иде. Безнең якта туганнар арасында исем белән эндәшү юк, бер-берсенә «зур апа», «туган апа», «зур абый», «кечкенә абый» кебек сүзләр белән генә эндәшәләр. Гомер кыска, бер-беребезгә шулай матур итеп дәшеп, тату яшәүләргә ни җитә?!
Гөлсем Шәйдуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: