Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Махсус хәрби операциядә катнашучы җырчыга мактаулы исем бирелде

Радик Динәхмәтов ялга кайткан иде.

«Әле дә син бар әле янымда» җыры белән популярлык казанган Радик Динәхмәтов үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән иде. Күптән түгел ул кыска вакытлы ялга кайтты.

Бүген аңа «Башкортостанның халык артисты» дигән исем бирелде.

"Ул үз теләге белән СВОга барырга карар итте һәм үзенең хәрби бурычын үти", - диде Башкортостан республикасы башлыгы Радий Хәбиров бүләкне тапшырганда.

Радик Динәхмәтов республика башлыгына СВО зонасында санитар-машина йөртүче булып эшләгән Таһир Кусимов исемендәге батальонда Радий Хәбировның "Башкортстан, алга!" дигән сүзләрен истә тотуларын әйтеп, аларның сәламнәрен, ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Халык артистлары