Миләүшә Имамова: « Әни мине артистлыкка җибәрергә теләмәгән иде...»
Ул – әбиләрне дә, малайларны да, яшь кызларны да бер үк дәрәҗәдә оста уйный торган, трависти ампуласындагы сирәк очрый торган талантлы артистларның берсе.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында әбиләр, яшүсмерләр ролен аеруча оста уйный һәм шул образлары белән тамашачы күңеленә кергән артист Миләүшә Имамовага быел көз 50 яшь тулды. Шул уңайдан талантлы актриса белән очрашып, гомер йомгагын сүттек.
Әле ярый артист булган
Миләүшә тумышы белән Биектау районыннан. Язмыш аны 1993 елда, Казан театр училищесыннан соң, Чаллыга китерә. Ул курсташлары Чулпан Садыйкова, Илнар Илмәмәтов, Алсу Хәбетдинова, Марат Касыймов белән Чаллы Татар дәүләт драма театрына эшкә кайта. Һәм бер-бер артлы яшь кызлар рольләрен (Рәфидә – «Күбәләк булып җаның кайтыр», Зәйтүнә – «Үп мине, Зәйтүнә», Динә – «Кыйссаи Йосыф», Флера – «Кияү абый» һәм башкалар) башкара. Миләүшә аларны йөрәген һәм күңелен биреп, төгәл итеп, җиренә җиткереп уйный, дөресрәге, ул рольләрендә яши. Баксаң, үзе кечкенәдән укытучы булырга хыялланган, апасы белән гел мәктәпле уйнаган, ә әти-әнисе кызларының табиб булуын теләгән икән. Күңелендәге таланты өченче сыйныфта укыган кызны артист итә. Миләүшә Нур Гайсин әсәре буенча куелган «Ялгышу» пьесасында Равил исемле малайны уйный.
– Аклы-каралы телевизордан Г.Камал театрының Кашаф Әмиров әсәре буенча куелган «Зөлфия» спектаклен карадым да Раушания һәм Николай Юкачевларның уенына гашыйк булып, хыялыма омтылдым. Шуннан соң үземә: «Мин артист булам!» – дидем. Башта әниләргә әйтмәдем. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, документларымны Казан театр училищесына илтеп тапшырдым. Әнинең артистлыкка җибәрәсе килмәсә дә, теләгемә каршы килмәгене өчен аңа мин рәхмәтле, – ди Миләүшә Имамова.
Училищеда ул данлыклы Шамил Бариев, Ренат Әюпов төркемендә белем ала, Рәүф Нуриев, Асия Хәйруллина, Мәсгут Имашевлардан дәресләр ала. Чулпан Садыйкова, Алсу Хәбетдинова, Марат Касыймов, Илнар Илмәмәтов, Шамил Фәрхетдинов, Искәндәр Сираҗи, Ләйсән Мәхмүтова, Илфат Камалиев белән бергә укый. Алар белән бүген дә дустанә мөнәсәбәтләрдә яши. Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин театр училищесының беренче курсында укыганда ук аны Камал театрына спектакльдә уйнарга чакыра. Мәдинә Маликова әсәре буенча язылган ятим балалар тормышы турындагы «Оҗмах балалары»нда интернатта яшәүче Дездемонаны уйнап, башкала тамашачысы мәхәббәтен яулый.
Әйткәнемчә, Чаллы театрында башта гел хатын-кызлар ролендә генә уйный ул. Аннары аның иҗат тормышына малайлар һәм әбиләр рольләре килеп керә. Миләүшә – әбиләрне дә, малайларны да, яшь кызларны да бер үк дәрәҗәдә оста уйный торган, трависти ампуласындагы сирәк очрый торган талантлы артистларның берсе.
Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Без бит авыл малае» спектаклендәге Ирбатыр ролен яратмаган тамашачы юктыр, мөгаен. Миләүшәнең һәр хәрәкәте, мимикасы, сөйләме нәкъ яшүсмер малайныкы кебек. «Азат улым ул вакытта Ирбатыр кебек 12 яшьләр тирәсендә иде. Аның хәрәкәте, холкы шул образга туры килде», – ди ул.
Туфан Миңнуллинның «Саташу» драмасында – Саташкан карчык, Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»ендә – Тайфә әби, Надежда Птушкинаның «Кызым кияүгә чыга» комедиясендә – Сафия, «Брежнев. Шәһәр. Нокта»да – Лариса, «Хуш, Агыйдел!»дә йорт иясе Миләүшәнең иң уңышлы рольләре дисәм дә ялгыш булмас. Актриса рольләрен мимика, пластика белән тулысынча ачып бирә. «Ул Лариса ролен пластика аша тулысынча тапты. «Брежнев. Шәһәр. Нокта» спектаклендә аларны карап торасы гына килә. «Кызым кияүгә чыга» спектаклендә ул минем «әни»не уйнады. Ул бик яхшы партнер», – ди Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова.
«Милүшә дустым гына түгел, туганыма да әйләнде. Без аның белән бергә укыдык. Остазларыбыз Шамил Бариев һәм Ринат Әюпов иде. Диплом спектаклебездә, Мостай Кәримнең «Айгөл иле»ндә, Миләүшә – Айгөлне, «Кыз урлау»да Айгөлгә капма-каршы Иштимер ролен оста уйнады. Шуннан соңгы һәр роле тамашачы күңелендә үз урынын тапты», – ди Татарстанның атказанган артисты Чулпан Садыйкова.
Чаллы татар дәүләт драма театрында Миләүшә Имамова турында: «Кечкенә дә, төш кенә, ул безнең театрыбызның җимеше. Тирән фикерли торган, зирәк, тырыш, тәмле телле актриса. Нинди генә кыенлыклар очраса да, аны тиешенчә кабул итеп, чыгу юлын таба», – диделәр.
Бүгенге көндә Миләүшә Аяз Гыйләҗевның «Баласын җуйган болан эзеннән» әсәре буенча куелган «Болан» драмасындагы роле өстендә илһамланып эшли.
«Бабамның медальоны табылу тетрәндерде»
– Мондый хәлне киноларда гына була дип уйлый идем. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган бабайны табарбыз дип башыма да китермәдем. 2017 елда, җиңү көннәре якынлашканда, әни белән телефоннан сөйләшкәндә: «Кызым, бабаң табылган», – диде. Өскә кайнар су сипкән кебек булды, ул вакыттагы хисләрне хәзер дә аңлатып бетереп булмый. Баксаң, бабайның медальоны табылган икән. Вязьма тирәсеннән бабайның берничә хаты килгән булган. Аннары тукталган. Ул иптәшләре белән нәкъ менә Смоленск өлкәсенең Вяземск казанында калган. Октябрьдә совет солдатлары соңгы боҗраны өзгәннәр һәм казаннан чыга алмаганнар. Шуңа күрә аны яңадан күмүне дә октябрь аенда оештырдылар. «Медальоныңа үзең турында мәгълүматларны язып калдыргансың», – дип, бабама гел рәхмәтләр укыйм. Ул бик укымышлы кеше булган. Медальондагы мәгълүмат та төгәл һәм матур итеп язылган. Кызганыч, дәү әни генә моны күрә алмады. Медальон табылган урынга әнине алып бардык. Безне бабай табылган җиргә, шул чокыр янына алып бардылар, сугыш турында сөйләделәр. Туганнар каберлегеннән әни бер уч туфракны әбинең каберенә алып кайтып салды...
Тугры хатын, гаҗәеп әни
Миләүшә Имамова бәхетле гаиләдә туып-үскән кыз. Аның үзенең гаиләсе дә күпләр өчен үрнәк. Күрше авыл егете Айрат белән 4нче сыйныфтан бирле алар бергә. Дусларын сөендерерлек күркәм гаиләләрендә ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары Азат үзе гаилә башлыгы инде. Илнурга да 21 яшь тула. 7нче сыйныфта укучы Назгөл әнисе кебек театрны бик ярата. Театр студиясенә теләп йөри. Ул театрда: «Бермәлне театрда» дигән сәхифә алып бара. Гадәти мәктәптә укыса да, саф татар телендә сөйләшә. Буй җиткән уллары да әни дип өзелеп торалар. Пар канаты Айраты һәрвакыт янында. Энҗе Шиһапова, Алсу Хәбетдинова, Чулпан Садыйкова, Флүзә Касаева белән алар иҗатта да, тормышта да гел бергә. Бәйрәмнәрне күңелле итеп уздыралар, бергә ял итәргә йөриләр. Бу дус, тату коллективта Миләүшә зирәклеге, тәмле телле һәм алтын куллы булуы белән аерылып тора.
Язмам герое үзенең юбилей көннәрендә тетрәнү кичерде. «50 яшькә кадәр бик бәхетле бала булганмын икән. 50не тутырдым да, әтием мәңгелеккә китеп барды. Әти-әни исән булганда синең дөньяң түгәрәк була. Аларның кайчан да булса безне гомерлеккә ташлап китәсен белсәң дә, көне килеп җиткәч моңа рухи яктан бөтенләй әзерлексез икәнеңне аңлыйсың. Хәзер йөрәкнең бер чите кителгән кебек, күңелдә бушлык. Яшь барган саен бу югалтуны ныграк аңлыйсың, юксынуны әйтеп, аңлатып булмый. Якыннарыбызның янәшәдә булуы зур бәхет икәнен алар исән-сау булганда аңлап бетермибез шул», – диде.
Миләүшәгә шәхси һәм иҗат тормышында шатлыклы вакыйгалар гына телибез, чөнки талантлы актриса һәм үрнәк әни буларак ул моңа лаек.
Фотолар Миләүшә Имамовадан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев