«Мин дә сине беренче күрүдән үк ошаттым бит»
Беләсезме, мин Аны бер күрүдә ошаттым. Алай булырга да мөмкин түгел сыман! Әмма Аның минем белән булачагына ышандым! Ә Ул миңа, киресенчә, игътибар итмәде... Бу мине бераз борчуга салды.
Ничек очраштык соң әле без?! Ул медицина университетының 4нче курс студенты, ә мин «яңа» студент, «первак». Ашханәдә булды бу очрашу. Ул шау-шулы дуслары белән төшке аш ашарга университет ашханәсенә төшкән иде. Без исә дус кызларым белән бер кечкенә өстәл артында утыра идек. Дусларыннан шактый аерылып тора Ул: тыйнак, басынкы, күп сүз сөйләмәс. Ә тышкы кыяфәтенә килгәндә: сары бөдрәрәк чәчле, ипле генә киенгән, кулында килешле генә букчасы бар, ә күк төсендәге күзләре шул ук мәлне әсир итәрдәй сыман. Без күзләр белән очраштык, әмма әйткәнемчә, Ул игътибар итмәде...
Шул көннән тынычлык бетте дисәм, бер дә ялгыш булмас. Көн торсам да, төнгә йокларга ятсам да Аның серле күзләрен оныта алмыйча яттым. Нигәдер Аны гел истә тотып, хәзерге вакытта нәрсә эшли микән дигән уйлар белән саташып ята идем. Хәтта берәр кыз белән күзаллап, көнләшеп тә ала торган идем! Университетка да аны күрер өчен генә бара идем, фәкать…
Шулай бер вакыт уку йортында студентлар спектакле оештырып, берәр тамаша куярга дигән бурыч әйтелде. Мин мондый авантюрага тиз алындым. Үземне күрсәтәсем, сәләтләремне ачасым килде. Театрыбызга актерлар составы тиз җыелып бетте. Көн саен репетицияләр китте һәм мондый мәшәкатьләр Аның турындагы уйларымнан беразга гына булса да арынып торырга ярдәм итте.
Репетиция көне иде. Без, гадәттәгечә, студентлар белән җыелып, шау-гөр килеп рольләр кабатлыйбыз. Ишекне берәү шакыды һәм, барыбыз белән дә исәнләшеп, Ул килеп керде! Май кояшыдай балкый, елмая, бераз гына оялып та китте сыман. Баксаң, Аны театрыбызның режиссеры итеп куйганнар. Шунда безнең күзләр янәдән очрашты. Бу юлы тәннәрем буйлап «каз тәпиләре» йөгерде...
Шулай итеп, көн саен Аның белән спектакль репетициясе вакытында күрешә башладык. Аның үтә дә төпле, акыллы булуына игътибар иттем. Ничек эшләргә кирәклеген төгәл белә, безгә дә матур гына аңлата, кычкырмый, авыр сүз әйтми. Үзе дә миңа гына карап сөйләшә кебек...
Бервакыт репетиция тәмамлангач, Ул үзе минем яныма килде:
– Бигрәк чая, үткен кыз син! Сине кайдадыр күргән дә кебек... Мондый актив кызларны беренче күрүем. Куркып тормыйсың! Эшлим дип намус белән эш башкарасың! – дип сүз башлады.
– Рәхмәт. Мин шундый инде! Башкача эшли дә, яши дә белмим! – дип тыйнак кына җавап кайтардым.
Ул сихри елмайды... Безнең күзләр очрашты. Ничек кенә тырышсам да, күзләремне ала алмадым. Ул да шулай сизә булса кирәк! Аннары икебез дә кычкырып көлеп җибәрдек... Шундый ихлас очрашу-сөйләшү булды ул.
Аннары инде без аерылышмадык. Көн саен очрашып йөри башладык. Аңа, кыюлык җыеп, беренче күрүдән үк гашыйк булуым турында сөйләдем. Ул матур гына елмайды да: «Мин дә сине беренче күрүдән үк ошаттым бит. Ашханәдә...», – дип, олы кочакларына алды!
Гөлшат.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев