Мине эт тешләде бит
Хуҗасыз этләр, мәчеләр турында язмалар әледән-әле чыгып тора. Ә проблема һаман чишелмичә кала бирә.
Үзем яшәгән йорт подъездында бер күршемнең соры чуар мәчесе бәбиләде. Балалары үзенә охшамаган: берсе кара, икесе ала – аклы-каралы. Алар башта подъездның беренче катында яшәделәр. Боларга мәченең үзенең хуҗалары да, башка күрше-күлән дә пластик, хәтта никель савытлар белән ашарга, эчәргә ташыды. Бәбиләр башта бик куркаклар иде, соңрак кешеләр янына да чыгып йөри башладылар. Зур суыткыч формасындагы электр җайланмасы артында яшәп, йоклап көн күрделәр. Ашау да мулдан булгач, инде үсә төшкәч, хаҗәтләрен шунда үти торгач, подъездга сасы ис таралды. Сөяк, аш калдыклары, пычрак савыт-саба... Майда мәче гаиләсен урамга, подъезд ишеге төбенә чыгардылар. Хәзер подъездларны үзебез җыештырмыйбыз бит, акчасын түлибез дә, бу эшне җыештыручылар башкара. Тик менә кайтып керүгә, яки урамга чыгып киткәндә бик сакланып кына басасы. Беренче катта яшәүчеләргә аеруча читен. Җыештыручыга да бик кыенга туры килә бит инде бу, ул сөяк-санак, майлы шулпа, пирог калдыклары җыярга тиеш түгел бит инде! Подъезд каршында һәр елны үзеннән-үзе үсеп, чәчәк атып утыручы түтәлләр бар иде. Әлеге мәчеләр шул түтәлләрне такыр басуга әйләндерделәр. Урамга чыгаргач тагын бер зур гына аклы-каралы мәче өстәлде боларга. Ул мәче балаларының әтиләре иде, мөгаен. Үзеннән арткан зур-зур тәлинкәләр белән аш, токмач, ипи-пирог калдыкларын халык шунда ташый башлады. Монда инде безнең подъезд гына түгел, бөтен йорт килеп кушылды. Аеруча бала-чага ияләште шушы мәче колониясенә. Көннәр дә бик җылы торды. Күзгә күренеп үстеләр болар. Кешеләрдән дә курыкмыйлар. Бала-чага бәбиләрне кулларына алып сөя, битләренә кадәр ялашалар. Төнгелеккә яки салкын җил искәндә йорт астында калдырылган бер тишеккә кереп качалар. Әле тагын бәбиләренең дә бер икесе ана булса, күпме артым көтә йортны! Инде хуҗасыз этләргә күчик. Яше 80нән өстә бер таныш карчыгым күренми башлады. Бик якын таныш түгел, өй адресларын да, телефоннарны да алышмаган идек. Аралашу кибетләрдә, урамда очрашып хәл-әхвәл сорашудан ары узмады. Менә шул карчыкны югалттым бит берара. Ике айлар үткәч янә очраштык. “Кая югалдың, күптәннән күренмәдең?” – дим. “Мине эт тешләде бит, хастаханәләрдә яттым”, – диде танышым. “Әллә таяк белән селтәндеңме, ачуын чыгардыңмы, шуңа тешләде микән?” – мин әйтәм (ул сыңар таяк белән йөри). “Юуук, тик торганда арттан килеп тешләде, әле бер генә дә түгел, ике, өч тапкыр тешләде”, – ди. Нәтиҗәдә каны бозыла башлаган.
Хуҗасыз этләр паркларда да, урамнарда да йөриләр. Ярый инде мәчеләре кешегә ташланмый. Фаҗигәле хәлләр турында язып, сөйләп торалар. Эт асраучылар да хайваннарын борындыксыз йөртәләр, хуҗасыз этләр дә бихисап. Аллаһы Тәгалә үзе сакласын инде, берүк.
Халисә Шәйдуллина.
Фото: klkfavorit.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев