Шəhри Чаллы

"Мәйдан"ның мәйданы киң

<...> Күпчелек матбугат чарасының зур кимчелеге – үз аудиториясенең мәнфәгатьләрен, таләпләрен ачык белмәү. Бүген матбугат һәм халык арасындагы мөнәсәбәт-багланышлар турында сүз йөртәбез икән, милли матбугат чарасының төп бурычларыннан берсе – милләт проблемаларын тиешенчә яктырту, мөмкин кадәр аның мәнфәгатен яклау булырга тиеш. Менә шундый югарылыкка ирешкән милли басма дип, Чаллы җирлегендә нәшер ителүче «Мәйдан » журналын әйтергә мөмкин.

Мин бәхетле! Матбугат базарында үзенә лаеклы урын тапкан, саннан-санга камилләшә баручы «Мәйдан» журналын әзерләп халкыбызга таратуда шәхси катнаша алуым белән бәхетлемен.
Анда ничек килеп эләктем мин?
Чаллыга күченеп килеп берара «Чаллы-ТВ»да хәбәрләр бүлегендә эшләп алганнан соң, басма матбугат журналисты буларак, атаклы «Аргамак» журналына күчкән идем, ике ай чамасы үтүгә бу басманың ябылуын хәбәр иттеләр. Инде нишләргә? Эш эзлим, Чаллы язучылар оешмасының ул чактагы җитәкчесе Вахит Имамов янына барып, көнне шунда үткәрәм. Ә эш юк. Өйдә – хатыным, ун яшьлек улым. Нормаль кеше кебек ай саен күпме булса да хезмәт хакы алып кайта алмагач, бик авыр. Типсәм тимер өзә торган ир бит әле мин!..
Менә бер заман безнең янга Факил Сафин килеп керде. «Рәшит Сәетович (ул чактагы шәһәр башлыгы Р.С.Хәмәдиев) яныннан килүем, татар журналы ачарга килештек. Хәзер инде коллектив кына туплыйсы калды», – ди. «Бик яхшы, – ди Вахит әфәнде. – Менә, монда бер каләм иясе эшсез йөри, аны да үз яныңа ал».
Шулай итеп, мин бүген инде бөтен татар дөньясында билгеле булган, мәртәбәле «Мәйдан» журналы редакциясендә җаваплы сәркатип буларак эшли башладым.
Элекке «Аргамак» редакциясеннән калган берничә өстәл һәм иске генә компьютерны шәһәр хакимиятенә алып килеп («Мәйдан» редакциясе беренче елларда шунда урнашты), басманың тәүге санын әзерләргә керештек. Һәм шактый аз гына вакыт эчендә «сынау саны» әзер дә булды. Редакциядә эшләүче һәр иҗатчының, Чаллы төбәгендә яшәүче каләм ияләренең, классик әдипләрнең әсәрләре тупланып 2001 елның августында дөнья күргән беренче сан, һич арттырусыз әйтим, бөтен татар даирәсендә алкышлар белән каршы алынды.
Хәтерлим, әллә ихластан шулай уйлап, әллә үзләре коллективка кабул ителмәгәнгә үчләшеп, «Мәйдан» һәм аны нәшер итүчеләр адресына төртмәле һәм хәтта пычрак сүзләр атырга тырышучылар да булмады түгел. Имеш, милли хәрәкәт трибуны булган «Аргамак» журналын махсус яптырып, хакимнәр кубызына биюче басма чыгарганбыз. Кемдер аны шул ук «Аргамак»ның дәвамы дип тә атады. Ләкин «Мәйдан» һич кенә дә «Аргамак»ның дәвамы түгел иде. Аның максаты, бурычы бөтенләй башка. Беренче чиратта, шушы җирлектә яшәүче каләм ияләренә, башлап язучыларга зур әдәбият белән якынаю, үз сәләтләрен барлау, камилләштерү мөмкинлеге бирүче киң иҗади мәйдан иде ул.
Бүгенге көн татар әдәбиятына күз салсак, бик күп язучыларның, шагыйрьләрнең күпмедер вакыт үткәннән соң зур бәя алган әсәрләре беренче тапкыр нәкъ менә «Мәйдан» журналы битләрендә дөнья күргәнлеген, шушы басма белән иҗади хезмәттәшлектә яшәгән авторларның профессиональ язучы яки шагырь булып җитлеккәнлеген аңлыйбыз.
Кайбер кешеләр бик гадел сүз әйтә. «Журналда нинди дә булса әсәрең басылып чыгу каләм иясе өчен гаять зур нәрсә», - ди алар. Дөрестән дә, бу басманы кемнәр генә укымый! Балалар да, өлкәннәр дә, гади эшче халык та, түрәләр дә... Меңәрләгән-меңәрләгән кеше! Бер уйласаң, бу бит хәтта китабың нәшер ителүдән дә кулайрак килеп чыга. Чөнки китап, гадәттә нибары мең ярым, ике мең данә генә була, ә журнал? Нәкъ шулай, бигрәк тә мин анда эшләгән елларда ул биш-алты, җиде-сигез мең тираж белән тарала иде. Бу бит синең әсәрне китабыңа караганда дүрт-биш мәртәбә күбрәк кеше укый дигән сүз!
Әйе, журнал бик күпләргә зур әдәбиятка юл ачты. Һич икеләнмичә әйтә алам: мин фәкыйрегезгә дә. Монда эшли башлаганчы ук әз-мәз генә языштыргаласам да, чын әдәби әсәр дәрәҗәсенә китерелгән язмаларым беренче булып шушы басмада басылып чыкты. Шушы «Мәйдан» журналы редакциясендә эшләгән елларымда Татарстан китап нәшриятында ике китабым дөнья күрде. Аларны әзерләүдә төпле киңәшләре белән турыдан-туры ярдәм күрсәткән әлеге дә баягы остазларым - Факил Сафин белән Вахит Имамовка (сүз уңаеннан: алар бүген икесе дә күренекле әдипләр, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре) мәңге рәхмәтлемен. Шул китапларым нәшер ителгәннән соң үземне Татарстан Язучылар берлегенә дә кабул иттеләр.
Барысы да истә. Әледән-әле иҗади командировкаларга йөрүебез дә, ялларны, бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрүебез дә, типография таләп иткән графиктан калышмас өчен журналның чираттагы санын бөтен коллектив белән төннәр буе әзерләүләр дә, атна саен үткәрелә торган «планерка»лар да, шәһәр башлыгы янына кереп хезмәт хакы яллап йөрүләр дә (хезмәт хакын зур тоткарлык белән биргән чаклар да булды бит), төрле урыннарда иҗади очрашу үткәрүләр дә...
Командировка дигәннән... Чаллыда чыгып килүче журнал булса да, аның иҗади мәйданы, географиясе тиз арада киңәеп китте. Булдыра алганча, татарлар яшәгән бөтен төбәкләр турында да мәгълүматлар биреп барырга тырыштык. Татарстанның барлык районнарында да диярлек, Идел буе республика-өлкәләрендә булып, андагы милләттәшләребез тормышы белән таныштык, иҗади өлгеләрен туплап журнал битләрендә яктыртып бардык.
Ә «планерка»лар үзе бер тарих. Безнең редакциядә ул башка бик күп коллективлардагы кебек гадәти киңәшләшү, гаеплеләрне «утлы табага бастыру», эш фронтын билгеләү, басылып чыккан санны «энә күзе аша» үткәреп, ялгышларны, уңай якларны ачыклау рәвешендә генә бармый иде. Редакциябез беренче катта. Бер бүлмәдә баш мөхәррир утыра, калган икесендә без – хезмәткәрләр. Планерка менә шул ике бүлмә арасындагы мәзәк бәйгесеннән башланып китә иде. Атна буе редакция әгъзалары белән нинди кызыклы вакыйга булган, ярыша-ярыша шуларны сөйлибез. Җиңүчене баш мөхәррир белән баш хисапчы билгели, «чәйлек» кенә булса да акча бирә. Төшке аш вакытында исә бөтен коллектив белән бергәләп, шул акчага тәм-том алып кереп чәй эчә идек. Шундый мәзәкләрнең берсе истә калган:
«Илнар дигән егетебез эшкә үзенең «Ока»сы белән килгән. Ишегалдында тәмәке көйрәтәбез. Гәүдәгә «сөбханаллаһ» Ирек «Ока»га карап-карап торды да: « Мин дә мондый машинада бер ай йөрдем», - дип куйды. Ә Алмаз Сафин дигән егетебезнең  хайран зур, түм-түгәрәк гәүдәле Иреккә карап әйткән сүзе барыбызны да «егып салды» – «Чыга алмыйча мени?»
Үзем эшләгән чорлардагы үзенчәлекләргә килгәндә, тагын шуны искә алмый мөмкин түгел. «Мәйдан» гадәти әдәби-иҗтимагый басма гына түгел иде. «Журнал эчендә журнал» дигән төшенчә бар. Менә шул, «Мәйдан»да «Шифа» (җаваплы редакторы – Айгөл Әхмәтгалиева), «Яшьлек адымы» (Амур Фәләх), «Фән һәм мәгариф» (Лариса Яруллина), «Таяныч» (Рафис Могыйнов), «Мәйданчык» (Гөлшат Илалетдинова) дигән тематик журналчыклар укучыларыбыз тарафыннан гаять җылы кабул ителә иде. Ә әдипләрнең тормышы һәм иҗатына багышланган аерым саннар? Алары инде, лаеклы төстә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, студентларның «өстәл китабы» буларак бәяләнде.
Бу – сагынып искә ала торган беренче елларда, шәһәр хисабына яшәгән чорлар. Инде шәхсән үзем «Мәйдан» журналы редакциясендә эшләмим. Ун елга якын вакыт үтеп киткән. Шулай булуга карамастан, шөкер, коллектив белән элемтә өзелмәде. Гомеремнең иң матур чорын, иңгә-иң торып эшләгән, иҗат иткән егетләрне, кызларны онытырга мөмкинме соң?! «Сагынмаган кая ул...»
Басманың һәр яңа саны, һәр яңалыгы, хезмәткәрләренең һәр гамәле, һәр адымы белән танышып барырга тырышам. Иң куандырганы – ул әле дә, нәшер итү юлында нинди генә авырлыкларга тап булуына карамастан, өзлексез, һәр ай саен чыгып килә. Беренче көннәрендә үк сайланган кыйбласына тугры калган. Күрәм, язучылары да, язылучылары да җитәрлек. Аның битләрендә хәзер дә элеккеге кебек үк милләткүләм актуаль мәсьәләләр күтәрелә, татар халкын бердәмлеккә-бергәлеккә өндәгән тирән эчтәлекле публицистик язмалар бастырыла. Шул ук максатны күздә тотып иҗат ителгән шигъри һәм чәчмә әсәрләр дөнья күрә. Географиясе дә көннән-көн киңәя бара. Афәрин, егетләр-кызлар!
Үз күзәтүләремнән чыгып туган фикерне әйтим: «бүгенге татар матбугатын укымыйлар» дигән сүз, йомшак кына әйткәндә, ялган!
Татар журналистикасын, матбугат чараларын саклау өчен ниләр эшләргә? Кадрлар тәрбияләргә! Әлегә безнең төп тотка – өлкән буын журналистлар. Эш тәҗрибәләрен булдыра алганча отып калырга кирәк. Профессиональ каләм ияләре олыгая бара. Яшьләрне үстерү турында уйларга күптән вакыт. Күрәм, бу мәсьәләдә дә «Мәйдан» шактый эш башкара икән. Бүгенге көндә коллективның умыртка баганасы – өметле яшь журналистлар.
Өметем зур әле: татар милли матбугатының, шул исәптән бик күпләребезгә зур тормыш юлына, зур әдәбиятка юллама биргән «Мәйдан» журналының дәрәҗәсе тагын да югарырак күтәрелер. Ниндидер рәсми документларда, мөнбәрләрдә яңгыраган канатлы чыгышларда гына түгел, ә чынбарлыкта. Өмет зур...
Амур ФӘЛӘХ,
ТР язучылар берлеге әгъзасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: