Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Нияз Хәмәтшин: «Чаллыга татарча җырлыйсым килгәнгә күчендем» - ФОТОЛАР

«Шәһри Чаллы»да яңа проект старт алды. Ул «Йолдызлы мизгел» дип атала.

Газетабызның ВКонтакте челтәрендә видеоформатта театр артистлары, сәнгать әһелләре, җырчылар белән туры эфирда кызыклы әңгәмәләр урын алачак. Тапшыруыны тәҗрибәле журналист Резидә Ганиева алып бара. Тәүге кунагыбыз – талантлы җырчы, операдан алып классика, хәтта рокны да башкарырга сәләтле тавыш иясе Нияз Хәмәтшин булды.

– Нияз, кешене беләсең килсә, аның туган ягындагы якыннары белән аралашу да җитә. Әйтик, авылда һәркемнең ата-бабасын белеп торалар. Болар тегүчеләр, болар тимерчеләр, диләр. Үзеңнең нәселең турында сөйлә әле.

– Мин Башкортостанның Тәтешле районы Шулган авылыннан. Әле менә кичә генә кайтып килдем. Биш сәгатьлек юл. Әнкәйгә әйтеп тормадым. Капка төбенә кайтып туктадым да телефоннан шалтырам, хәлләрен сорыйм, нишлисең дип сораган булам. Кич утырып телевизор карыйм, ди. «Ник капкаңны япмадың?» – дим. Аптырады инде. Аннары сөенде, билгеле. Әнкәй үзе генә калды, шуңа бераз ямансулый. Бергәләп тәмле итеп чәй эчеп, рәхәтләнеп, туйганчы сөйләшеп утырдык. 

Нәсел дигәндә, әти ягыннан бабам танылган тимерче, әни ягыннан зур әтием балта остасы булган, атлар өчен зур-зур чаналар эшләгән. Ул чор өчен бик оста кешеләр булганнар. Миңа хәзер әллә нинди эш кораллары бирсәләр дә, ул чананы да, тимерне дә эшли белмим.

– Чаллыга ничек килдең?

– Минем монда килүемнең төп сәбәбе татарча җырлыйсым килү иде. Аңа кадәр Башкортстанда мебель фабрикасында проектлаштыручы, Екатеринбургта сакчы булып эшләдем. Нинди генә эш башкармадым – хәтта электрик һәм нефтьче дипломнарым да бар. Тик кешенең язмышын башка кеше үзгәртә ала. Башкортостанда Раил Гыйззәтуллин дигән бик талантлы музыкант бар. Аны оркестр-кеше дип тә атыйлар. Ул мине туй алып барырга үгетләде. Беренчесен алып барганчы, хәтеремдә, бер атна йокламадым. Ул мине җырларга да өйрәтте. Бервакыт мин алып барган туйга Чаллыдан кунак булып Анна белән Борис исемле ирле-хатынлы кешеләр килделәр.Тәнәфестә сөйләшеп киттек, уенын-чынын бергә кушып, «Чаллыга барасым килә, тик анда якыннарым юк», – дидем. Туй беткәндә Аня апа үзләренең адрес һәм телефоннары язылган кәгазь тоттырды. Гадилекләренә, ярдәмчел булуларына шаккаттым. Әле дә аралашабыз. 

– Синең рәсем ясаганыңны да беләм. 

– 2009 елны без Чаллыга күченеп килдек. Халыклар дуслыгы йортына рәссам булып эшкә кердем. Моңарчы биш ел сәнгать-графика факультетында укып, сызым, дизайн, рәсем укытучысы белгечлеген алган идем. Иптәшем дә шул өлкәдә эшли, балалар укыта, абый-апаларым да рәсем ясый. Әткәй белән әнкәйнең кул эшенә хирыслыгы безгә менә шундый сыйфат булып күчкән. Шул ук вакытта рәссам булып эшләгән елны әкрен генә җырлар ятладым, сәхнәгә чыгасым килде. Хәзерге вакытта мин «Энергетик» мәдәният сараенда эшлим, җырлар язам, көйләр иҗат итәм, күп төрле чараларда катнашам.

– Кызларың турында да сөйлә әле.

– Аллага шөкер, ике кызым бар. Зурысы Альзанага 14 яшь, кечкенәсе Эвелинага 7. Икесе дә 2нче татар гимназиясендә укый. Эвелина бии, Альзана белән бергәләп укытучылар көненә багышланган бәйрәмне алып бардык. Ул кадәр матур чыгар дип уйламаган да идем.

– Нияз, Эвелина «Шәһри Чаллы» башлап җибәргән «Мин татарча сөйләшәм»  проектында да катнашты бит?

– Әйе, ул анда сәнгатьле итеп шигырь сөйләп, лаеклы урын алды.

– Сезнең гаиләне республикакүләм шәҗәрәләр бәйгесендә дә күреп сөендек.

– Бу бәйге өчен шәҗәрәләр ясаттык. Борынгы әби-бабайларым нәрсә эшләгән, нинди ашлар пешергән, барысын да ачыкладык. Сәхнәдә барыбыз бергә «Туган тел»не җырладык, тормыш иптәшем Лиана рәссам буларак милли бизәкләр ясады. Мәртәбәле жюри безнең чыгышны 2нче урынга лаек дип тапты.

– Мәҗлесләр дә алып барасың.

– Соңгы елларда хәләл бәйрәмнәр үткәрергә тырышам. Эшемне яратып, бирелеп эшлим. Кайда гына никахлар үткәрмәдек, шул яшьләрне хәзер очратсам, сөенеп куям, вәгъдәләренә тугры калып, бергә тату яшәүләренә рәхмәт әйтәм. Әлеге гаиләләрнең матур булуында безнең дә бераз хезмәтебез бар. 

– Авыр язмышка дучар булган, мөмкинлекләре чикле балаларга җыр өйрәтәсең икән.

– Әлеге кызлар-егетләр белән эшләвебезгә елдан артып китте. Башта осталыкларын карадым – җырлаганнарын тыңлап чыктым. Хәзер инде трио, дуэт итеп җырлар башкарабыз, аларны сәхнәгә чыгарабыз. Чыгышларыннан соң тамашачы кул чаба – аларның сөенгәннәрен күрсәгез! Үземә рәхәт. Мин гел шулай – иртән бөкедә юл бирсәм дә шул кечкенә генә яхшылыктан ләззәт алам. 

– Нинди уй-хыяллар белән яшисең?

– Шундый идеям бар – мәктәпләрдә 6-7нче классларда махсус дәресләр үткәрәсем килә. Балалар белән аралашып, патриотик җырларны бергәләп башкарырга мөмкин. Очрашуга кадәр укытучылары аларга әби-бабалары, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында белешеп килергә куша. Исемнәрен, кайда, кем булып хезмәт иткәннәрен белсеннәр өчен. Аннары балалар сыйныф алдында шуны сөйли. Без тарихны онытмаска тиеш. Шул дәресләрдә Россия, Татарстан гимнарын да өйрәнергә була. 

Айдар Хәлимнең «Хәтерләүләр» җырын, Зөләйха Минһаҗева сүзләренә Илгизәр Мортазин иҗат иткән «Ветераннар» җырын, Россия турында яңа җырлар әзерләдем. Җиңү көне турындагы җырның сүзләрен дә бөтен кеше яттан белсен иде. Шушы идеямне тормышка ашыру өчен рөхсәт алу белән мәшгульмен.

– «Шәһри Чаллы»ны укучыларга нинди теләкләрең бар?

– Минем иң зур теләгем, хәтта тормыш девизым дияргә дә була – юлыгызда һәрвакыт яхшы кешеләр очрасын. Күрешепләр яшик әле, гомер үтә дә китә, бер утырып сөйләшергә бер чынаяк чәй җитә, диләр бит. Җырлап калыйк, гөрләп калыйк, гомер кыска, гомер бер, күрешепләр яшик әле, бер күрешү – бер гомер. «Шәһри Чаллы»га безне очраштырган өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев