Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Нурсания Госманова: "Бу дөньяга кире кайттым"

“2 яшеңдә мәрткә киткән идең”- дип сөйли иде әнкәй. Күземнең карасы өскә менеп киткән. Хәрәкәтсез бер атналап урын өстендә ятканмын.

Гармун моңына бер гашыйк булсаң, бу мәхәббәт гомерлектер. Хәзерге заман баласын телефон-интернеттан башка күз алдына китереп булмаган шикелле, безнең әти-бабайлар буынын, аларның үсмер чакларын гармунсыз күзаллау кыен. Гармун күтәрерлек яшькә җитү белән аларга я әтисеннән, я абыйсыннан калган музыка уен коралы эләккән. Аны шыңгырдатып көй чыгара башлагач, кайберәүләргә яңасын ук алып биргәннәр. Әле гаиләдә икешәр, өчәр, дүртәр малай үскәннәр дә бар. Я чиратлашып, я бер-берсеннән качып гармун тарткалаганнар. Әтием дә кулына гармун эләккәч, башта кара мунчада качып көй чыгарырга өйрәнгән. “Буш вакыт чыгу белән кул гармунга үрелә иде”,- ди ул. Иртә таңнан кичкә кадәр басуда эшләп кайткан авыл егетләре дә кич гармун сыздырып ял иткән.

Әйе, егетләр, ир-атлар кулында әлеге уен коралын күрү гадәти хәл. Ә менә нәфис иңсәләргә гармун элеп, нәзек бармакларын гармун төймәләрендә биетеп җыр сузган Нурсания апаны күреп таң калырдык. Шәһәребезнең моңлы сандугачы Нурсания Кәшәфетдин кызы Госманованы Чаллыда гына түгел республика күләмендә дә яхшы беләләр. Ул Татарстанның төрле шәһәр-районнарда юбилей, туган көн, бәйрәмнәр алып бара. Танылган артисталар да болай булдыра алмый. 

Сөйкемле, ачык йөзле, исемендәгечә нурлы Нурсания Госманова Актаныш районы Чәчер авылы кызы. 1958 елның 10 гыйнварында моңлы гаилә - Кәшәветдин абый белән Рәкыя апаның алтынчы сабые булып дөньяга килә. Өч абыйсы, ике апасы һәм бер энесе белән бергә тәгәрәп үсә кечкенә кыз. 
Нурсания ханым,  “Эх, Чаллы пятачоклары” үткәреләчәген белеп, бәйрәмдә катнашырга теләк белдерде. Якыннарын, дусларын, танышларын бәйрәмгә дәште. 

Бу көннәрдә Нурсания Госманованы редакциябезгә дә кунак итеп чакырдык.

- Нурсания апа, сездән бәхет бөркелгән сыман тоела. Тирә-юньдәгеләргә дә шатлык өләшәсез, бәйрәмнәр алып барасыз. Көн дими, төн дими юлда сез. Тормышны, кешеләрне яратуның сере нәрсәдә?

- Чыннан да үземне бәхетлеләр рәтенә кертәм. Әйе, тормыш башлаганда бер дә җиңел булмады. Мин кичергәннәрне Ходай үзе генә белә. Гомеремнең бәхетле кисәге шушы елларыма калган икән. Ә бәхет бүлешкән саен арта торган нәрсә. Өйгә кайтсам кунак сыйлыйм, чыгып китсәм кунак көйлим мин. Әткәй-әнкәй шулай тәрбияләде, үзем дә шулай яратам. Алып барган бәйрәмдә дә соңгы кунакны озатканчы эшлим. Кешеләрне чыннан да яратам. Хәзер бер нәрсә сөйлим сезгә. Мин гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килдем. “2 яшеңдә мәрткә киткән идең”- дип сөйли иде әнкәй. Күземнең карасы өскә менеп киткән. Хәрәкәтсез бер атналап урын өстендә ятканмын. Әткәй-әнкәйнең баштан-аяк эшкә чумып, йорт салып йөргән мәшәкатьле чаклары булган. “Алып кайтасы калмаган. Барыбер яшәр түгел. Төшертик дип әйткән идем бит мин сиңа,”- дип елый икән әнкәй. Әткәй: “Тимә балага!”-дигән. 

Әткәй бригадир булып эшләгән ул чакта. Ижау шәһәренә ит сатырга барасы булган моның. Юлга чыгар алдыннан : “Бу баланы күмеп куяеммы? Үлгән булып, бозылып ятмагае”,- дип сораган әнкәй. Әткәйнең сүзе бер: “Тимә балага!”. Шулай ул кайтканчы үз урынымда ята биргәнмен. Кичкырын өйгә тукыма төргәге күтәреп әткәй кайтып керә: “Мә, әнкәсе, ал! Чират торып сезгә күлмәклек алдым. Нурсаниягә бер, сиңа өч метр итеп, яме,”-дигән дә, кулларын юып, ашарга утырган. “Үлдеме теге бала?” дип тә, “Исәнме әле?” дип тә сорамаган. Әткәй-җаным яшәячегемне белгән, күрәсең. 

Бер атна үзгәреш булмагач, мине төреп, Пучы бүлнисенә алып киткәннәр. Табиб мине кулына алып әйләндереп-әйләндереп караган да: “Мондый авыру күргәнем юк. Нинди диагноз куярга да белмим,”- дип кире тоттыра. Әнкәй-җаным мин салынган төргәкне кулына ала да, шул килеш кайтырга чыгалар. Бераз баргач: “Баланың битен ач, һава керсен,”- ди әткәй. Әнкәй одеялны ачып җибәрүгә, “Аһ!” дип сискәнеп куя. Күзләремне тутырып аңа карап ятам икән. Кай арада күз караларым кире урынына “төшеп утырган” да, Ходай кушып кире шушы дөньяга кайтканмын?! Ул чакта үземне белер яшьтә булмасам да, мәрткә китүчеләр турында ишетеп беләм. Әнкәй дә: “Әйткән сүзләрең гел юш килеп тора. Шулкадәр барын да тоемлыйсың. Кызым, синең белән күк арасында пәрдә юктыр,”- дип кабатлый торган иде. Кемнең кем икәнен бер карауда аңлап алам. Дөньяга болай гына кире кайтармыйлардыр ул.

- Ике ул үстереп, аякка бастырган ана бит син, Нурсания апа. Аларда үзеңә икешәр кыз онык бүләк иттеләр. Шулар арасында да кечкенә Нурсания үсеп килмиме?

- Улларымны үстердем, аллага шөкер. Киленнәрем бик әйбәт. Бер киленем белән 15, икенчесе белән 20 ел тату яшибез. Гүзәл киленем килсә өйгә гүзәллек иңә, Светланам килсә өем яктыра. Икесе дә үзебезнең Актаныш кызлары. Берсеннән-берсе уңган дүрт онык алып кайттылар үземә. Кызларым кунакка килгән саен концерт күрсәтәләр. Шкафта нинди сәхнә күлмәгем бар, барсы чыгып бетә. Озын булсалар шарф белән билдән тарттырып бәйләп куябыз. Ике кызым баянда, берсе фортепьянода уйный, берсе җырлый. Тәҗрибәле педагогларда белем алалар. Мин моңа бик шат. Чөнки сәхнәдә йөргән бала тәртипсез булмый. 

- Кеше идеаль була алмый. Сез үзегездә нинди сыйфатны кимчелек дип атар идегез?

- Мин гафу итә белмим. Чөнки үземнең беркайчан да кеше рәнҗеткәнем юк. Мине кыерсыткан кешеләрне үз тормышымнан сызып атам да үз юлымнан тыныч кына атлый бирәм. Күңелемдә рәнҗүгә, үпкәләргә урын юк. Алар бит тора бара күтәрелмәс ташка әйләнә торган нәрсәләр. Ә мин матурлыкны яратам. Урамда берәр нәрсәгә сокланып торып, автобустан калган чакларым да булгалый. Тормышымнан кәнәгатьмен, шуңа рәхәт яшим дип саныйм. Шул бәхетне калганнар белән бүлешкәнгә, Аллаһы тәгәлә кулыма, юлыма, яшәешемә бирә. Кояш көн дә нурын сибә, әммә аңа карап аның яктысы да, җылысы да кимеми. Һәркемгә үзенеке җитә. Иң зур теләгем – һәркем бәхетле булсын иде! Яшәү үзе бәхет икәнне аңласыннар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

54

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч