Өлкәннәрне аңлап булмый
ГЭС бистәсеннән автобуска утырып, яңа шәһәргә эшкә йөрим. Бер көнне мондый күренешкә тап булдым: алгы утыргычта өлкән яшьтәге ханым белән ун-унике яшьләр чамасындагы малай утыра. Бала кулындагы айфонына текәлгән. Берничә тукталыш үтүгә, автобус кеше белән тулды.
Һәм теге ханым, ягъни малайның әбисе торып басты. Әмма ул урынга беркем дә утырырга җөрьәт итмәде. Мин теге хатынга: “Ни өчен оныгыгыз түгел, ә сез басып барасыз?” – дидем, аптырап. “Бала бит әле ул, – диде әби кеше. – Аңа унбер яшь кенә”. “Сабый түгел лә инде ул”, – мин әйтәм. Мин биш яшьтә көтүдән сыерлар алып кайта идем. Беренче сыйныфны бетергән апам зур өйнең буялмаган идәннәрен юып чыгара, савыт-саба юа иде. Мәктәпкә дә без күрше авылга җәяү йөреп укыдык. Мин боларны теге ханымга сөйләмәдем, билгеле, уйларыма батып, сабый чагымны гына искә төшердем. Ә теге малай, телефонына текәлеп барганлыктан, безнең сөйләшүне ишетмәде дә бугай. Менә шушындыйлар үскәч олыларга транспортта урын бирмиләр дә инде, чөнки тәрбияләре шундый. Аннары картлык килгәч, нигә болай булды соң дип зарланабыз.
Яшь әниләр арасында балаларын дөрес тәрбияләүчеләр дә бар. Бервакыт тулы “Газель”дә эштән кайтып киләм. Урта яшьләрдәге бер ханым 4 яшьлек балага урын бирмәкче булды. “Рәхмәт кирәкми, сез эштән кайтасыз, Руслан бакчада уйнап, йоклап ял иткән. Әле аның өйгә кайткач та уйнарлык хәле бар. Басып барсын, яхшырак йоклар”, - дип, бала әнисе урыннан баш тартты. Шундый яшьләрне очраткач, күңелдә киләчәктә әхлаклы балалар да булыр әле дигән өмет туа.
Фәрит Фәхретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев