Шəhри Чаллы

Онытылмый мәктәп еллары

Оныгыбыз быел 1нче сыйныфка укырга барырга әзерләнә. Портфелен инде яз көне ук әзерли башлаган иде. Тиешле китап-дәфтәрләр дә, ручка-карандашлар да, башка әсбаплар да тутырып куелган.

Оныкның мәктәпкә әзерләнгәнен күреп, үземнең дә укырга кергән беренче көнем искә төшә. 1960 елның 1 сентябре иде ул. Портфельсез генә киттем мин мәктәпкә, чөнки юк иде ул минем. Авылда яшәүче ата-аналарның укырга кергән балаларын җитәкләп, мәктәпкә илтеп йөрү гадәте юк заманнар. Әнкәй дә миңа Әлифбаны, тагын ниндидер китапны, ике-өч дәфтәрне марля кисәгенә төреп биреп, чүпрәк янчыкка кара савыты белән ручка тыкты да, догасын укып, күрше урамдагы мәктәпкә озатты.
1нче сыйныфка сигез бала кердек без. Безнең елгылар авылда шактый булсалар да, көз көне туганнарны укырга алмадылар. 1нче сыйныф  3нче сыйныф белән, 2 нче сыйныф  4нче сыйныф белән бергә укыдык. Укытучы чиратлап дәрес бирә. Болай бергә уку бик тә күңелле тоелды безгә. Ә бәлки белем алуда файдалы да булгандыр, 3 нче сыйныф дәресләрен дә тыңлап мәгълүматны күбрәк аласың бит. Яңа елга йөгерек укый идем инде мин. Кышкы каникулда беренче тапкыр клубтагы китапханәдән китап алырга бардым. Китапханәче ышанмыйча башта укытып карады, аннан соң гына миңа китап укучы формулярын ачты. Шул көннән башлап китаплар уку яраткан шөгылемә әйләнде.
5нче сыйныфтан 8нче сыйныфка кадәр безнең авылдан биш чакрым ераклыгындагы Теләкәй авылына йөреп укыдык. Яңгырда да, кар-бураннарда да җәяүләп, бер генә көн дә укуны калдырмый йөрдек. Элек 30-33 градуслы салкыннар еш була торган иде бит, андый көннәрне дә бардык Теләкәйгә. Авыл башындагы күпергә җиткәч, бер-ике малай мәктәп түбәсе күренердәй урынга разведкага китәләр иде. Анда кызыл флаг эленгән булса, уку булмый дигән сүз, киредән авылыбызга кайтып китә идек. Гаҗәп, шундый салкыннарда йөрсәк тә, авырып ятучылар булмады. Уку булмый дип кайтсак та, урамга уйнарга чыкмый калмадык тагын.
Теләкәй сигезьеллык мәктәбендә биш авыл балалары укыды. Шуңа да  тормышта танышларыбыз күп булды. Мәктәп укытучылары безгә ныклы белем бирергә тырыштылар. Теләкәй мәктәбендә укучылар арасыннан әллә никадәр күренекле кешеләр чыккан икән, монда мөгаллимнәребезнең хезмәте дә бәяләп бетергесез.
Теләкәй мәктәбе үзендә укып чыгучылар арасында журналистларның, газета хәбәрчеләренең шактый булуы белән башка мәктәпләрдән аерылып торды. Безгә татар теленнән белем биргән Миңкамал апа Низамова еш кына шигырь, хикәя, әкият язып килүне өй эше итеп бирә иде. Дәрестә аларны тыңлый идек. Җөмләләрдә тыныш билгеләре кую тәртибен дә Миңкамал апа өйрәтте, башка уку йортларында аны өйрәтүче булмады. Әдәби язмаларда вакыйгаларны тасвирлау, шигырь язу үзенчәлекләрен дә сеңдерергә тырышты безгә Миңкамал апа. 
Оныкның мәктәпкә барырга әзерләнүе менә шулай бераз уйлатып алды әле. Хәзер, әлбәттә, тормыш икенче инде, безнең заман мохтаҗлыгы юк. Укучы балаларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Иң мөһиме, Аллаһ сәламәтлек биреп, бу уку елын да уңышлы үткәрергә язсын.
Җәүдәт ХАРИСОВ.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: хатлар
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: