Өйләнгәнче уйларга иде...
Күрше фатирда яшь гаилә яши. Күптән түгел бәбиләре туды. Бик елак, стена аша безгә ишетелеп тора.
Кышка авылдан әниебезне алып килгән идек, аның да түземлеге бетте хәтта. «Өшкерүнең файдасы тимәсме», – дип, күршеләргә керергә булды. Тик ул аннан аптырыган аптыраган хәлдә чыкты. «Тыкшынып йөрмә!» – дип әйттеләрме әллә мин әйтәм. «Юк, бик әйбәтләр, ачык йөзлеләр», – диде әни. «Ире – татар, хатыны марҗа икән. Балага әлегәчә исем кушылмаган, шуңа елый инде ул. Врачлар бит бернинди чир тапмаган. Исеме билгеле ди, тик дини йола буенча куштыру кирәк. Шуңа бәхәс туган. Ире мулла чакырмакчы, хатыны чиркәүгә алып барыйк ди. Их, өйләнгәнче уйларга иде бит бу хакта...» – диде әни, уфтанып.
Г. САДЫЙКОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев