Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Психолог Римма Гарифова: «Эчке дөньям белән тормыш тәңгәл килми иде»

"Кешеләр еш кына үз-үзләренә түбән бәя бирәләр. Өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә шуннан интегә. Бу гаиләдән, совет чоры тәрбиясеннән киләдер".

Римма Гарифова – психолог, эшмәкәр, Чаллыда эшмәкәрләр өчен танышу, фикер алышу урыны булган «Толковая среда» проекты авторы. Ике бала үстерә. Ун елдан артык журналистикада, шул исәптән Чаллы телевидениесендә диктор булып эшләгән аралашучан, өлгер хезмәттәшебезнең күптән түгел киенү рәвеше дә үзгәрде – ул шәригать кушканча яулыктан йөри башлады. Аның үзе белән очрашып, эше һәм тормышы турында сөйләштек.

– Римма, үзең белән таныштырып үт әле. 

– Мин һөнәрем буенча психолог. Институтта 5 ел укып, диплом алдым. Әйтергә кирәк, безгә төпле белем бирделәр – классик психологияне тирәнтен өйрәндек. 2000 елларда бу юнәлештә күпчелек мәгариф, медицина оешмаларына эшкә урнашалар иде. Мин дә эшли башладым, тик кешеләрдә психологка бару ихтыяҗын тоймадым. Шул вакытта Чаллы телевидениесендә бәйге игълан иткәннәрен ишетеп, шунда киттем һәм ун елдан артык журналистикада эшләдем. Кино һәм телевидение режиссеры дигән белгечлеккә укыдым.

Әйтергә кирәк, психологиягә зур тәҗрибә туплап килдем – телевидениедә миңа йорт-җирсезләр белән дә, криминаль сәхифә алып барганда җинаятьчеләр белән дә, шул ук вакытта сәхнә йолдызлары, текә бизнесменнар, сәясәтчеләр белән дә аралашырга туры килде. Гадәти психолог гомере буена ул кадәр категория кеше белән очрашмаска мөмкин.

Хәзерге вакытта мин психолог-консультант, әни һәм шәхси эшмәкәр дә – клининг компаниям бар. «Кеше вак эштә үзен ничек күрсәтсә, зур эштә дә шундый» дигән фикер ошый миңа. Телевидениедә эшләгәндә мин кечкенә булса да шедевр иҗат итәргә тырыша идем, эшмәкәрлектә дә юу-чистарту технологиясен җитәрлек дәрәҗәдә беләм. Психолог буларак гадәти консультациядә зур максатларны күз алдында тотам.

– Бүген кешеләрне нәрсә борчый, сиңа нинди сораулар белән киләләр?

– Үз-үзеңә бәянең түбән булуы еш күзәтелә. Өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә шуннан интегә. Бу гаиләдән, совет чоры тәрбиясеннән киләдер. Элек мәктәптә дә кызыл төс белән сызып, хаталарга гына игътибар юнәлткәннәр, кайбер укытучылар бу вакытта баланы мактарга да кирәклеген оныткан. Ә бит эш башкарылган, уңай моментлар да юк түгел. Тормышта да шулай – кешенең начар якларын ассызыклаганнар, шуңа басым ясаганнар. Төзәлсен диптер инде. Хәзер исә башка ысул да кулланыла – кешенең көчле, яхшы якларын күрергә, үзенә дә аларны күрә белергә өйрәтергә кирәк. Яхшы башкарган эшләрен тагын да камилләштерү өстендә эшләү яхшы. Мин шуның яклы. 

Аннары бүгенге көндә «ялган белгеч синдромы» («синдром самозванца») еш күзәтелә. Хәтта үз эшен бик яхшы белүче кешеләр дә кимчелек-хаталарына зур игътибар бирә, үз эшенең остасы булуга ирешүен танымый. Премия бирсәләр дә алар: «Бу ялгыштыр, дөреслек ачылгач, бу акчаларны миннән кире алырлар инде. Кем соң мин ул кадәрле», – дип уйлый. Әлеге синдром аларга уңышка ирешергә, канәгать булырга комачау итә. 

– Син мөселман хатын-кызларына хас киемнән – җиңле озын күлмәкләрдән, башыңда – яулык. Белүемчә, тышкы кыяфәтең соңгы бер ел эчендә үзгәрде. Бу үзгәрешләргә сине нәрсә этәрде?

– Тормышымда 5-6 ел элек булган кризис вакытын хәтерлим. Мин анда бик күп уйландым. «Кем мин? Ник тормышта алай яки болай?» дигән сорауларга җаваплар эзләдем. Эчке дөньям белән әйләнә-тирәдәге тормыш тәңгәл килми иде. Күңелем белән дин шартларын күптән кабул иткән булсам да, киемем, чәчләрем элеккечә ачык иде. Мин моны ниндидер ялган кебек кабул иттем, үз-үземә урын таба алмыйча күп энергия югалта идем. Шул чорда үз-үземне эзләү процессын үттем – төрле урыннарда эшләп карадым, төрле һөнәрләрне үзләштердем, күп нәрсәләргә карашым үзгәрде. Хәзер астролог, нумеролог, эзотерик кебек «белгечләр» күп. Мин бу юнәлешләр белән дә таныштым. Чыганакларын тикшергәч, шундый нәтиҗәгә килдем: ни әйтсәң дә, безгә тумыштан ук салынган ислам нигезләренә таяну дөресрәк. Коммунизмда яшәгән әти-әниләребез бераз читләшкән булса да, әби-бабаларыбыз, аларның әти-әниләре дә мөселман булган ич. Хакыйкать янәшәмдә генә булган, ә мин аны күрмәгәнмен генә. Шәригать кушканча киенеп, биш вакыт намаз укый башлагач, күңелемдә, ниһаять, тынычлык таптым. Ир-атлар белән мөнәсәбәтләр күзлегеннән караганда да яулыклы булу отышлырак, чөнки билгеле бер категория кешеләр сине «күрми» башлый икән, оятсыз карашлар да юкка чыга – кием сине саклый кебек.

– Якыннарың, танышларың моны ничек кабул итте?

– «Син дингә кердеңмени?», «Син хәзер яулыктанмыни?» дип сораучылар әле дә бар. Якыннарым тыныч кабул итсә дә, күпчелек бик гаҗәпләнде. Алар мине башкача күрергә күнеккән. Өстәвенә, күпләр ни сәбәпледер, шәригать буенча киенгән хатын-кызны тыйнак, хәтта пассив итеп кенә күз алдына китерә. Ә чынлыкта ислам хатын-кызларга белем алуны да, максатчан булуны да, үз эшеңне алып баруны да тыймый, хәтта үз балаларың, мөслимәләр өчен үрнәк булуны хуплый да. Билгеле инде, аралашу даирәм дә үзгәрде. «Ялгыз сарык бүре өчен азык» дигән хәдис бар. Бу очракта бүре сүзе шайтан, ягъни коткы, икеләнү мәгънәсендә әйтелә. Мин хәзер үзем кебек психология белән шөгыльләнүче мөселман хатын-кызлары белән аралашырга яратам. Аларның теләктәшлеген тоям. 

– Син Чаллыда «Толковая среда» проектын оештыручы да.

– Инде дүрт ай дәвамында чәршәмбе саен без эшмәкәрләр белән очрашабыз. Максатыбыз – позитив, үзара ихтирам булган мохиттә аралашып, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтү, ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашу. Бирегә ватсапта язышудан, онлайн, зум-конференцияләрдән арып, чын аралашуга сусаган кешеләр килә. Башта спикерлар көн кадагына суга торган темаларга чыгыш ясый. Әйтик, соңгысында персонал буенча белгеч Елена Сабирова хезмәткәрләр эш дип «янсын», җаваплы булсын, идеяләр тәкъдим итеп, бизнесны камилләштерергә ярдәм итсен өчен нишләргә кирәклеген сөйләде. Аннары 40 минут нетворкинг бара – кешеләр үзара таныша, бер-берсенә ничек файда китерә алуларын ачыклый. Аннары бергәләп төшке аш ашый. Әлеге проект түләүсез, анда бик күпләр бик теләп килә.

Кыска сорауга – кыска җавап

– Яраткан төсең? 
– Фирүзә
– Атнаның яраткан көне?
– Барысы да.
– Яраткан урының?
– Чаллының Табеев исемендәге яр буе.
– Яраткан ризыгың?
– Токмачлы аш.
– Яраткан цитатаң?
– «Вак эштә нинди булсаң, син һәркайда шундый».
– Яраткан паблигың?
– Шәһәр яңалыклары булганнары. «Шәһри Чаллы»ны да күзәтәм, психологлар өчен каналларны укыйм.
– Яраткан китабың?
– Татьяна Черниговская, Елена Русская аудиокитаплары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев